Апанаевлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Апанаевлар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Апанаевлар
Туган телдә исем Апанаевлар (нәсел)
Туган XVIХХ гасырлар
Казан, Казан губернасы
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Һөнәре сәүдәгәрләр, завод тотучылар, йортлар хуҗалары, химаячеләр
Бүләк һәм мөкәфәтләре «Казанның шәрәфле ватандашлары»
Апанай мәчетенең яңартылган манарасы, 2007

АпанаевларXIX гасырда һәм XX гасыр башында Казанда яшәгән I - II гилдия сәүдәгәрләр, сәнагатькәрләр, химаячеләр нәселе. Казан губернасындагы иң эре йорт хуҗалары, завод тотучылар.

Нәсел башы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1552 елда Казан ханлыгы яулап алынгач, тирече Әмәтнең ике улы һәм оныгы рус патшасына хезмәткә күчә. Аларның эзе XVII гасыр урталарына, Михаил Фёдорович Романов патшалык иткән (16131645) заманга хәтле югалмый.

  • Әмәтнең Җанбулат исемле улы һәм оныгы Айтуган Лаеш улысы Ямбулат авылында төпләнә, җир эшкәртү, сәүдә белән шөгыльләнәләр.
  • Сәүдә эшендә Айтуганның улы Үтәк баеп китә. Үтәкнең улы Ярмәк еш кына Казанга тауарга килә, сәүдәгәрләр арасында танышлык урнаштыра. Тиздән авылдагы йортын сатып, Казанга күчеп килә, Иске татар бистәсендә (Сәхтиян һәм Күнче урамнары чатында) яши башлый[1].

Казандагы хәят[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярмәкнең Казанда улы Апанай туа. Шушы Апанайдан Апанаевлар нәселе башлана.

1815 елгы янгын вакытында документлар юкка чыгу сәбәпле, аның турында мәгълүматлар аз. 15 яшендә мәдрәсә бетерүе билгеле.

Исмәгыйль Апанаев[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1715 елда Апанайның улы Исмәгыйль туа. Чордашларыннан мөстәкыйльлеге, кыюлыгы белән аерылып тора.

1763 елда Екатерина II нең татарларга бөтен Русия империясе буенча сәүдә итәргә рөхсәт итә торган указы чыккач, татар сәүдәгәрләреннән беренче булып, Мәкәрҗә ярминкәсе, Самар, Вятка, Әстерхан, Ростов, Мәскәү, Питырбур белән сәүдә элемтәләре урнаштыра. Кытайдан һәм Ираннан тауар кайтарта. Гостиный дворда үз кибетен тота.

Уллары Муса белән Йосыф тугач, Захарьевская (хәзерге Каюм Насыйри урамы, 37) урамында ике катлы йорт җиткерә. 1782 елда Татар ратушасы оешкач, дәрәҗәле вазыйфа — башлык (рус. голова) итеп сайлана.

1794 елда 79 яшендә вафат.

Муса Апанаев[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муса Исмәгыйль улы Апанаев (17981862) — Казанның шәрәфле ватандашы исемен алган шәхес.

Ике күн заводы (берсе елына 13 мең күн җитештереп, Казанда беренче урында торган), Пләтәндә сабын кайнату заводы тоткан. Гостиный дворда һәм Печән базарында кибетләре булган.

Хәйриячелеккә күп акча биргән: аның акчасына Казанда иң зур — Апанай мәчете (17681771 елларда төзелгән) (Каюм Насыйри урамы, 27) тотылган. Кызы Зөбәйдә истәлегенә Яңа татар бистәсендә Ал мәчет (Гафури урамы ,67) салдырган (1808 ел)[2]. Сәхтиян урамында ике катлы зур йорт төзетә. Җинаять пулатына казый, хөкем утырышчысы булып сайлана.

Карл Фукс Апанаевлар турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карл Фукс билгеләгәнчә[3], XIX гасыр башында Казанда I гилдия татар сәүдәгәрләре — 5 әү, II гилдиянеке — 3 әү генә булган. Апанаевлар икесенә дә кергән. Хәсән Муса улы Апанаевның 500 мең сум шәхси капиталы булган. Казанда Апанаевлар белән сәүдәгәр Юнысовлар гына ярыша алган.

« Йосыф Апанаев һәр Корбан бәйрәмендә күп санда сарык, берничә сыер, бер дөя суйдырып, ярлы гаиләләргә өләштерә
»

Апанаевларның Иске татар бистәсендә 14 йортлары булган, шул исәптән «Болгар» номерлары. Апанаевлар нәселе, гыйлемле булу сәбәпле, Казанның иҗтимагый тормышында да катнаша: Исмәгыйль Апанаев башлык, Муса Апанаев казый, Муса оныгы Мөхәммәтйосыф, оныгының улы Габдулла шәһәр думасының гласные булып торганнар. Йосыф Апанаев шулай ук хәйрияче булган. Заводларның һәм йортларның соңгы хуҗасы Йосыф оныгы Ибраһим Апанаев була.

Октябрь инкыйлабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрь инкыйлабыннан соң Апанаевлар репрессия корбаны була:

  • Габдулла Апанаев (1919[5])
  • Мөхәммәтвәли Апанаев (1922)[6]
  • Габделхәмит Габдрахман улы (1937)
  • Һарун Габдрахман улы (1937)
  • Якуб Измаил улы, Ибраһим Измаил улы (1937)
  • Әхмәт Бәдретдин улы (1941)[7]
  • Ибраһим Исхак улы (1941).[7]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Карл Фукс. «Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях». Казан, 1844.
  2. Суфия Мустафина – Апанаева. Апанаевлар. (китапта: Историческая генеалогия татарского народа. Казан, 2012, 139-143 бит.)
  3. Беляев А. Б. ”Касимовские корни и современные ветви с древнейших времен. Казан, 2000.
  4. Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Исторические мечети Казани. Казань, 2005.
  5. Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало XX веков). — Казань, 1995.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Суфия Мустафина – Апанаева. Апанаевлар. Китапта: А. Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. Казан, 2012, 139-143 бит.ISBN 978-5-298-02215-6
  2. Исторические мечети Казани
  3. Карл Фукс. «Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях». Казан, 1844.
  4. Карл Фукс. «Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях». Казан, 1844
  5. репрессияләнгән елы
  6. чахоткадан үлә
  7. 7,0 7,1 лагерьда вафат