Апанаев утары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Апанаев утары latin yazuında])
Апанаев утары
Карта
Төр бина[d]
Шәһәр Казан
Ил  Россия
Координатлар 55°47'7.2445"тн, 49°6'42.5365"кнч

«Апанаев утары» (рус. «Апанаевское подворье», «Мәскәү номерлары», Мәскәү урамы, 60,) — Казанның Мәскәү урамында урнашкан, XX гасыр башында төзелгән өч катлы йорт, кирпеч бина, XX гасыр башында (1900—1903 еллар аралыгында) беренче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтйосыф Мөхәммәт улы Апанаев тарафыннан төзетелгән. Бу йортта 1908 елда Габдулла Тукай, 1917—1918 елларда Мулланур Вахитов яшәгәннәр.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. М. Апанаев татар миллионеры Исхак Гобәйдулла улы Юны- совның кызы Бибиәсмага өйләнгән, йон һәм тире-мехлар белән сәүдә иткән, бик зур күләмдә байлык туплаган.

«Апанаев утары» яки «Мәскәү номерлары» буларак танылган кунакханә XX гасыр башында М. М. Апанаевның улы Габдулла Апанаев милкенә күчкән. Ул XIX йөзнең икенче яртысыннан ук Апанаевлар карамагында булган таш йорт һәм кибетләр урынындагы җир биләмәсендә төзелгән.

1908 ел башында бу кунакханә бинасында Г. Тукай яшәгән һәм Габдрахман Дәүләтшинның «Китап» исемле Сәүдә Иптәшлегендә экспедитор булып эшләгән. Ул әлеге иптәшлек идарәсе тоткан номерда яшәгән.

Әлеге бинада татарның күренекле эшлеклеләре (Г. Тукай (1908 ел башы), Х. Ямашев (1911—1912), М. Вахитов (1917—1918) h.б. яшәгән. Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев (1882—1912), профессиональ революционер буларак, 1908 елда легаль булмаган хәлгә күчә һәм берничә мәртәбә тору урынын узгәртә. 1911—1912 елларда ул Апанаев номерларында яши. Шушы чорда Ямашев Казан университетының юридик факультетында укый, татар яшьләренең әдәби түгәрәген җитэкли. 1912 елның 13 мартында вафат була.

1917 елның мартыннан 1918 елның 2 январена кадәр 44 но- мерларда (өченче катта) яшәгән татар революционеры М.Вахи­тов (Мулланур Муллаҗан улы Вахитов, 1885—1918) биредә Мөселман социалистик комитетын оештыру эшен җитәкли. МСК составына төрле агымнар — большевиклар (М. Вахитов, М. Солтангалиев), сул эсерлар (Ш.Әхмәдиев h.6.), мөселман социалистлары (Х. Мөхетдинов, А. Мөхетдинова h.6.), меньшевиклар (И. Алкин һ.б.) фракцияләре кергән. Аның беренче җыелышы 1917 елның мартында 17нче бүлмәдә (кунакханәнең икенче катында) уздырыла, МСК оештыру турында карар кабул ителә, президиум (М. Вахитов — рәис, А. Мөхетдинова, И. Кулиев, К. Саттаров, Х. Мөхетдинов, Г. Гобәйдуллин, С. Богданов) сайлана. М. Вахитов "Апанаев утары"н 1918 елның 2 январендә калдыра — ул Петроградка китә.

Иске Татар бистәсендәге бай сәүдәгәрләр үткән гасырда зур кунакханәләр төзеткәннәр. Хәзерге Мәскәү урамында (2004 елга кадәр ул Киров урамы дип атала иде) иң зур кунакханәләр булып"Амур"һәм «Мәскәү» номерлары саналган."Мәскәү номерлары" кунакханәсен «Апанаев утары» дип тә йөрткәннәр. Чөнки бу өч катлы кирпеч бинаны XX гасыр башында (1900—1903 елларда) беренче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтйосыф Мөхәммәт улы Апанаев төзеткән. Мөхәммәтйосыф Апанаев татар миллионеры Исхак Юнысовның кызы Бибиәсмага өйләнгәч, йон һәм тире-мехлар белән сәүдә итеп, бик зур байлык туплый. Соңыннан «Мәскәү номерлары» буларак танылган кунакханә Мөхәммәтйосыф Апанаевның улы Габдулла милкенә күчә.Кунакханә номерлары Казанга эш белән килүче башка кала кешеләре өчен генә түгел ,ә бәлки Казанның үз халкы өчен дә хезмәт күрсәтә.1908 ел башында бу кунакханә бинасында Габдулла Тукай яшәгән һәм Габдрахман Дәүләтшинның "Китап"исемле «Сәүдә иптәшлеге» оешмасында экспедитор булып эшләгән. Татарның күренекле шәхесләре Хөсәен Ямашев(1911—1912 еллар) һәм Мулланур Вахитов(1917—1918 еллар) яшәгән. Алар татар тарихында революционерлар буларак билгеле кешеләр. Революция елларында (1917 ел) бу кунакханә номерларында еш кына Мөселман социалистлар комитетының җыелышлары үтә. Комитетның рәисе Мулланур Вахитов була. М.Вахитов "Апанаев утары"нда 1918 елның 2 гыйнварына кадәр яши, аннан соң Петербурга китә.

Социализм чорында бу тарихи бинаның 2 һәм 3 катлары коммуналь фатирларга әверелә,ә 1 катында төрле елларда төрле кибетләр эшли.

2002 елның язында коммуналь фатирларда яшәүчеләр яңа йортларга күчерелә.Шул ук елның 24 июнендә Казан шәһәре хакимиятенең 970 номерлы карары нигезендә әлеге бина Татарстанда яшәүче үзбәкләрнең милли-мәдәни оешмасына тапшырыла. Татарстандагы үзбәкләрнең милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Абдумәннаб Абдусаттаров була. Шәһәр хакимияте  тырышлыгы белән бинага тулысынча  ремонт ясала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дом, в котором жил с 1917 по 1918 г. известный татарский революционер Мулланур Вахитов // Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 588. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.