Апостол Филипп

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Апостол Филипп latin yazuında])
Апостол Филипп
Туган 5(0005)
Вифсаида
Үлгән 80(0080)
Иераполь
Үлем сәбәбе распятие[d]
Милләт яһүд
Ватандашлыгы Борынгы Рим
Һөнәре вәгазьче

 Апостол Филипп Викиҗыентыкта

Изге Филипп (грек. Φίλιππος) — Гайсә Мәсихнең унике апостолының (шәкертенең) берсе.

Инҗилләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Филипп хакында Маттай (10:3), Марк (3:18), Лүк (6:14) Инҗилләрендә һәм Апостолларның эшләре китабында (1:13) китерелгән апостоллар исемлекләрендә хәбәр ителә.

Яхъя китергән Инҗилдә Филиппның Андрей һәм Петр белән бер үк шәһәрдән, ягъни Вифсаидадан булуы әйтелә. Ул дингә өченче булып килә. Үзе артыннан Нафанаилны — Апостол Варфоломейны да ияртә.

Гайсә күккә ашкач, Филипп Самариянең башкаласы Наблуста вәгазьләр сөйли, Газада, Азотта һәм Кайсариядә була.

Искәндәрияле Климент хәбәр итүенчә, Филиппның хатыны һәм кызлары булган. Ул Скифия һәм Фригиядә дин тараткан. Бу эшчәнлеге өчен аны, башын аска куеп, тәрегә асып үтерәләр. Башка риваятьтә исә башын кисүләре әйтелә. Һәрхәлдә, әлеге вакыйга 87 елда Кече Азиядәге Иераполь каласында булган, дип санала.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус православ чиркәвендә хәтер көне 14 ноябрьдә (яңа стиль буенча 27сендә) үткәрелә. Бу көнне Раштуа уразасы башлануга бер тәүлек калган була, шуңа күрә Раштуа уразасын да еш кына Филипп уразасын дип атыйлар. Католик чиркәвендә исә хәтер бәйрәме 3 майга туры килә.

Гностикларның Филипп Инҗиле исемле апокрифы бар (IIIIV гасырларда язылган). Филиппның эшләре дип аталучы апокрифик текст сакланган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]