Аппендицит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аппендицит latin yazuında])
Аппендицит
Сурәт
Саклык белгечлеге Общая хирургия[d]
Симптомнар рвота[d][1], анорексия[d], Эч авыртулары һәм косасы килү[d][1]
Диагностика юллары канның биохимик анализы, Ультратавышлы тикшеренү һәм CT
Дәвалау юллары аппендэктомия[d] һәм антибиотиклар
Дәвалануда кулланыла торган дару Меропенем[d][2]
Анатомик урнашуы аппендикс человека[d]
Возможные медицинские заключения Aaron's sign[d][3]
Риск факторы тарту[d][4]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/appendicitis[5]
ICD-9-CM 540-543.99[1][6] һәм 541[1][6]
ICPC 2 идентификаторы D88
NCI Thesaurus идентификаторы C35145[1]
 Аппендицит Викиҗыентыкта

Аппендицит — сукыр эчәктәге суалчансыман үсентесенең специфик булмаган ялкынсынуы. Сукыр эчәк корсакның уң ягына, аскы өлешенә урнашкан. Аппендицит корсак куышлыгына хирургик операция таләп иткән иң күп авыруларның берсе. Статистика күрсәткечләренә караганда, Русиядә суалчансыман үсентене кисеп алу буенча ел саен 1,5 млн операция ясала.

Аппендицит 10-30 яшьләрдәге кешеләрдә ешрак күзәтелә, сирәгрәк булса да мәктәпкә укырга кермәгән балаларда һәм олы яшьтәге кешеләр арасында да очрый. Авыру кискен, хроник һәм кабатлана торган төрләргә аерыла.

Чир барлыкка килүнең төп сәбәбе — эчәклек флорасы (стафилококклар, стрептококклар, эчәк таякчыкларының) активлашуы. Нормаль флорада артык күбәеп киткән бактерияләр аппендикста ялкынсыну тудыралар.

Бу халәт эчәк белән аппендикс арасында булган тишемне чит җисемнәр томалаганда яки тишемгә катлам-катлам куе лайла ябышып, юан эчәк конкременты белән каплаганда барлыкка килә. Авыруның барлыкка килүенә ашказаны-эчәклек трактының итле ризыклар белән чамадан тыш нык тулуы һәм мондый ризык продуктларындагы аксымнар таркалып эч кибүе һәм моның организмны агулануга китерүе дә бер сәбәп булып тора.

Балаларны кечкенә вакыттан ук «эч авыртулары» арасында аеруча аппендицит өянәгеннән куркырга «өйрәтәләр». Чөнки бу авыру балаларда симптомнарның аз гына вакыт эчендә көчәюенә һәм тиз арада перитонитка китерүе белән характерлана. Үз вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, аппендицитның үлемгә китерүе дә ихтимал. Шуңа күрә аның билгеләрен тагын бер кат искә төшереп үтү зыян булмас.

Хирурглар әйтүенчә, аппендицит беркайчан да авыртусыз булмый.

Аппендицит өянәге кинәт башланып китә. Иң элек кендек тирәсендә авырту барлыкка килә, ул бераздан бөтен эч буйлап тарала, алга таба корсакның уң ягына — янбаш тирәсенә күчә.

Авырту 1-2 сәгать вакыт узганнан соң көчәя. Тән температурасы 37,8-38,5 градуска кадәр күтәрелә, кайчагында укшыта һәм костыра. Йөткергәндә, төчкергәндә яисә йөргәндә эч авыртуы тагын да арта. Тел ак кунык белән каплана. Корсак өслегендә, бигрәк тә янбаш тирәсендә авыртудан саклану киеренкелеге барлыкка килә.

Сукыр эчәк үсентесе төрлечә урнашкан булганга, диагноз кую һәрвакытта гади мәсьәлә түгел. Әйтик, ул бик югары урнашкан булганда, холецистит өянәге башланган дип уйларга, артка табарак бөгелеп урнашса — бөерләрдән, түбәнрәк ятса (хатын-кызларда) гинекологик авырудан шикләнергә мөмкин.

Авырту — хәвеф сигналы ул. Барлык ялкынсынулар да авырту китереп чыгара. Диагнозны бары тик табиб кына куярга тиеш. Әмма кайчак табиб та аптырашта калырга мөмкин. Чөнки аппендицит өянәге өчен генә хас булган авыру билгеләре аз. Бу авыруны биш-алты яшьлек балаларда, йөкле хатыннарда һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә ачыклау аеруча кыен.

Балаларда аппендицит өянәге еш кына эчәкләрнең авыртуы сыман баш­ ланып китә. Бу очракта баланың температурасы күтәрелсә, укшыту-косулар булмаса да, кичекмәстән баланы табибка күрсәтергә кирәк.

Өлкән яшьтәге кешеләрдә авыру билгеләре сизелер-сизелмәс кенә була, тән температурасы югары булып күтәрелмәскә дә мөмкин, йөрәк тибеше әллә ни үзгәрми. Моннан тыш өлкәннәр гел-гел хастаханәгә баруны да өнәмиләр, авыртуга түзәргә тырышалар. Бу исә авыруның катлаулануына китерергә мөмкин.

Шуны истә тоту мөһим: аппендицит өянәгеннән аз гына шикләнгәндә дә, табиб чакыртырга кирәк. Ул килгәнче авыруны ашатырга, эч йомшарта яки авыртуны баса торган дарулар бирергә, кайнар җылыткыч кулланырга ярамый, ә менә салкын кую катгый рәвештә тыелмый.

Авыруны тынычлыкта калдырырга кирәк. Шул чагында диагнозны кую җиңелрәк һәм төрле катлауланулар да килеп чыкмас.

Эчләре авырткан балалар өйдә дә, сырхауханәдә дә табиблар күзәтүе астында булырга тиеш. Чөнки зурлардан аерма буларак, балаларда авыруның башлангыч чорында гомуми симптомнар: күңел болгану, бик еш косу, эчнең бар өлеше авырту, югары температура кебек симптомнар өстенлек итә. Мондый симптомнар балалар башка чирләр белән авырганда да күзәтелергә мөмкин, шуңа күрә балаларга аппендицит диагнозын кую шактый кыен. Диагнозны авыру баланы хастаханәгә салганнан соң, тикшерүләр уздыргач кына кую уңышлырак.

Кискен аппендицитны дәвалау хирургик юл белән алып барыла. Авырту кимегән очракта да, табиб билгеләгән операцияне соңга калдырырга ярамый. Бу организмда куркыныч катлаулануга китерергә мөмкин. Беренче чиратта суалчансыман үсенте тишелеп, эчәктә булган тизәк кисәкчекләре корсак куышлыгына таралырга һәм карындык ялкынсынуына (перитонит) китерергә мөмкин. Авыруның тагын бик куркыныч катлаулануы—эчәкләр үткәрмәүчәнлеге, сирәк кенә сепсис авыруы (кан агулануы) күзәтелә, бу очракта бактерияләр канга эләгеп бар әгъзаларга тарала.

Авыруның хроник формасы өлкәннәрдә очрый. Бу халәт авыру беренче өянәк вакытында ниндидер сәбәпләр аркасында операция ясата алмаган булса барлыкка килә. Соңрак патологик процесс тынычланырга мөмкин, ләкин авыру тулысынча бетми. Йокымсырап торган инфекция вакыт-

вакыт уң якта авыртулар белән үзен хәтергә төшереп тора. Эч кибүләр кайчак эч китү белән алышынып тора. Хроник аппендицит белән чир­ ләгән авыруларга эчәклек эшен нормальләштерә торган дәва һәм физио- терапевтик процедуралар билгеләнә. Әгәр консерватив дәвалану уңышка китермәсә, операция ясыйлар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]