Арам Гукасян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арам Гукасян latin yazuında])
Арам Гукасян
Туган 14 август 1901(1901-08-14)
Тбилиси, Россия империясе
Үлгән 11 май 1972(1972-05-11) (70 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Күмү урыны Армянское кладбище[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре терапевт, гастроэнтеролог, тарихчы, табиб
Эш бирүче С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d][1], Беренче Мәскәү медицина университеты[d][1], Министерство здравоохранения СССР[d][1] һәм Терапевтический архив[d][1]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе[1]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы[1]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы
Гыйльми исем: профессор

Арам Григорьевич Гукасян (1901 елның 14 августы, Тбилиси, Россия империясе1972 елның 11 мае, Мәскәү, ССРБ) — совет галиме һәм педагог, терапевт, медицина фәннәре докторы, профессор, ССРБ медицина фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты (1965). РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1961).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арам Гукасян 1901 елның 14 августында Тбилисида туган.

1921 елдан 1926 елга кадәр Мәскәү дәүләт университетының медицина факультетында укый. 1926 елдан 1927 елга кадәр академик Владимир Виноградов җитәкчелегендә ординатурада, 1927—1929 елларда профессор Максим Кончаловский җитәкчелегендә аспирантурада белем ала. 1929 елдан 1932 елга кадәр Кызыл профессура институтының фәлсәфә һәм табигать белеме бүлегендә укый.

1932—1941 һәм 1945—1972 елларда И. М. Сеченов исемендәге беренче Ленин ордены медицина институтының санитар-гигиена факультетында педагогик эштә укытучы вазыйфаларында, 1939—1941 һәм 1945—1972 елларда — факультет терапиясе кафедрасы мөдире. Педагогик эшчәнлек белән бер үк вакытта медицина уку йортларының баш идарәсе җитәкчесе вазыйфасында административ-медицина эше белән дә шөгыльләнә. ССРБ сәламәтлек саклау министрлыгының коллегиясе әгъзасы була. 1961 елдан алып 1968 елга кадәр ССРБ сәламәтлек саклау министрлыгының дүртенче Баш идарәсенең баш терапевты булып тора.

Бөек Ватан сугышы чорында Көнбатыш фронтының эвакуация госпитале башлыгы һәм Ленинград һәм 3 нче Балтыйк буе фронтларының баш армия терапевты буларак Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафларына җибәрелә[2][3].

1972 елның 11 маенда Мәскәүдә вафат була, Әрмән зиратында җирләнә.

Фәнни-педагогик эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арам Гукасянаның төп фәнни-педагогик эшчәнлеге медицина тарихы һәм гастроэнтерология проблемалары өлкәсендәге мәсьәләләр белән бәйле була. Терапевтлар Бөтенсоюз фәнни җәмгыяте Президиумы әгъзасы һәм гастроэнтерологлар Бөтенсоюз фәнни җәмгыяте рәисе урынбасары.

1965 елда ул ССРБ медицина фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты итеп сайлана. А. Г. Гукасян җитәкчелегендә йөзгә якын фәнни эш, шул исәптән ун монография язылган, аның катнашында һәм аның җитәкчелегендә 42 докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре әзерләнә. 1961 елда медицина һәм фән өлкәсендәге казанышлары өчен аңа РСФСРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә. «Терапевтический архив» журналының баш мөхәррире һәм зур медицина энциклопедиясенең икенче басмасының «Внутренние болезни» редакция бүлегенең мөхәррире булып тора[4].

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Максим Петрович Кончаловский и его клинико-теоретические взгляды. - Москва : Медгиз, 1956. - 155 с.
  • Внутренние болезни: Для мед. училищ. - Москва : Медгиз, 1956. - 395 с.
  • Запоры и их лечение. - Москва : Медгиз, 1959. - 174 с.
  • Болезни кишечника. - Москва : Медицина, 1964. - 475 с.
  • Хронический алкоголизм и состояние внутренних органов. - Москва : Медицина, 1968. - 312 с.
  • Эволюция отечественной терапевтической мысли: (По материалам съездов и конф. терапевтов). - Москва : Медицина, 1973. - 368 с.[5]

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Әрмән совет энциклопедиясе / мөхәррир Վ. Համբարձումյան, Կ. ԽուդավերդյանՀայկական հանրագիտարան հրատարակչություն, 1974.
  2. Большая медицинская энциклопедия / гл. ред.Б. В. Петровский. — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1986. — Т. 2. — 576 с.
  3. Памяти Арама Григорьевича Гукасяна / Советская медицина // 1973. — №1 — С.147
  4. Айриян А. П. Армянские учёные-медики. - Ереван, 1998. — 276 с. — ISBN 99930-1-001-7
  5. Гукасян, Арам Григорьевич / РГБ
  6. Гукасян Арам Григорьевич / Подвиг народа

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Большая медицинская энциклопедия / гл. ред. Б. В. Петровский. — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1986. — Т. 2. — 576 с.
  • Айриян А. П. Армянские учёные-медики. - Ереван, 1998. — 276 с. — ISBN 99930-1-001-7