Ариф Енбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ариф Енбаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ариф Енбаев
А.Енбаев.jpg
Туган телдә исем Ариф Мөхәммәтҗан улы Енбаев
Туган 1892(1892)
Рәзән губернасы Касыйм өязе Кушчуклы авылы
Үлгән 27 октябрь 1937(1937-10-27)
Карелия, Сандармох[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре сәясәтче

Ариф Енбаев, Ариф Мөхәммәтҗан улы (вариант: Гариф Мөхәммәтҗан улы[2]) Енбаев (1892-1937) — сәясәтче, Татарстан АССР игенчелек халык комиссары урынбасары. Сул эсерлар фиркасе (1917, сентябрь-1918, октябрь), РКП (б) (1919-1929) әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1892 елда Рәзән губернасы Касыйм өязе (хәзерге Рәзән өлкәсе Касыйм районы) Кушчуклы авылында крестьян гаиләсендә туган. Әтисе эш эзләп, Петербургка китә һәм официант булып урнаша. Өйдә әзерләнгәннән соң, Ариф Касыйм шәһәрендәге урта техник укуханәне тәмамлый (1912). Харкау технология институтының механика бүлегенә укырга керә, ләкин матди ягы авыр булу сәбәпле, 3 нче курстан укуын өзә. Су юлы белән минераль ягулык ташучы «Водотоп» оешмасына эшкә керә. 1917 елның августыннан хәрби хезмәттә.

Октябрь инкыйлабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инкыйлабны Харкауда каршылый. Царицын янында Каледин һөҗүмнәрен кире кагуда катнаша. Октябрь инкыйлабын сул эсерлар төркемендә каршылый. 1918 елда Казан хәрби округының III хәрби корылтаенда, сугышчы-мөселманнарның II Бөтенроссия хәрби корылтаенда (гыйнвар), Татар-башкорт республикасын төзү буенча булган киңәшмәдә катнаша.

Касыйм шәһәрендә яңа төзелгән мөселман комиссариатына җитәкчелек итә. 1918 елның августында Үзәк мөселман коллегиясенең мәдәни-агарту бүлеге мөдире итеп билгеләнә.

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанны ак чехлардан азат иткәннән соң, мөселман оешмаларын яңадан торгызу буенча Гадәттән тыш комиссиясе әгъзасы итеп җибәрелә.

Ватандашлар сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елның апреленнән Көнчыгыш фронтта, теркәү-вербовкалау бүлегенә җитәкчелек итә. Җөмһүрият инкыйлаби хәрби шурасы (Реввоенсовет) биреме буенча хәрби бүлгеләрне оештыру һәм кызыл гаскәриләрне сәяси тәрбияләү эше алып бара.

ТАССР төзелү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920-1924 Казанда РСФСР милләтләр эше буенча халык комиссариаты вәкиле булып тора. РКП (б) Казанның Берләшкән бистә район комитеты сәркатибе, ТАССР игенчелек буенча халык комиссары урынбасары булып эшли.

Солтангалиев эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М.Х. Солтангалиевкә карата репрессия чаралары кулланыла башлагач, 1923 елның 8 маенда ТАССРның бер төркем җитәкчеләре (А.М. Енбаев, К.Г. Мохтаров, Р. Сабиров, Г.Г. Мансуров, Г.Г. Галиев, М.Ю. Борындыков, М.Г. Баһаветдинов, Г.Г. Максудов, И.М. Казаков, язучылар Ф. Бурнаш, Ш. Усманов һ. б.) РКП (б) үзәк комитетына канунсыз репрессияне туктатуны сорап, хат-үтенеч җибәрә. 12 көннән соң, А. Енбаев һәм К. Мохтаров, беренче хатка кул куйган җитәкчеләрнең кушуы буенча, РКП (б) үзәк комитеты сәркатибләренә икенче хат белән мөрәҗәгать итәләр. Хатта Солтангалиевне басмачылар хәрәкәте белән бәйләнештә гаепләүне катгый кире кагалар һәм аны аклауны сорыйлар.

Сәяси золым[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренекле фирка, шура, мәдәният хезмәткәрләре (барлыгы 39 кеше, шул исәптән А. Енбаев) милли мәсьәләне хәл итүдә Ленин принципларының бозылуы турында ВКП (б) үзәк комитетына борчылулы хат яза. Җәмәгатьчелекнең бу ризасызлыгына Сталин үзенчә җавап бирә. 1924 елның апрелендә А. Енбаев Мәскәүгә чакырып алына, кооперация системасында эш тәкъдим ителә, анда аның артыннан яшерен күзәтү оештырыла.

1929 елның 23 июлендә ВКП (б) үзәк контроль комиссиясе «Мохтаров, Енбаев, Сабиров, Фирдәүс, Дерен-Айерлының Шуралар берлеге һәм фиркагә каршы эшчәнлеге турында» карар кабул итә, аларны фиркадән чыгара. «Солтангалиевче инкыйлабка каршы буржуаз-милли оешманың Мәскәү үзәге әгъзасы» буларак гаепләнә, иң югары җәзага хөкем ителә. Атуны 10 ел Соловки лагере белән алмаштыралар. 1937 елның 27 октябренда ул яңадан атылуга хөкем ителә[3].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Возвращенные имена. Документальные очерки. – Казань, 1990
  2. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-00652-3
  3. Г.Р. Кәримова. К вопросу о реализации суверенных прав ТАССР (20-е годы ХХ века). Казан, Ученые записки КФУ, том 153, кн.3, 2011.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]