Аркадий Фрид

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аркадий Фрид latin yazuında])
Аркадий Фрид
Туган 21 февраль 1946(1946-02-21) (78 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт авиация техник университеты
Һөнәре иликтер миханиге
Эш бирүче Уфа дәүләт авиация техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Аркадий Фрид (21 февраль 1946 ел) — галим-инженер электромеханик. 1972 елдан Уфа авиация институты һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты укытучысы. Техник фәннәр докторы (2000), профессор (2002). Россиянең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре, Башкортстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (2002), ССРБ-ның уйлап табучысы (1985).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аркадий Исаакович Фрид 1946 елның 21 февралендә Уфа шәһәрендә туа. 1968 елда Уфа авиация институтын (УАИ, хәзерге Уфа дәүләт авиация техник университеты, УДАТУ) тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Уфа “Молния” агрегат конструкторлык бюросында эшли, 1972 елдан алып Уфа дәүләт авиация техник университетында укыта. Өлкән инженер, өлкән гыйльми хезмәткәр, өлкән укытучы, доцент, профессор була

Фәнни эшчәнлеге билгесезлек шартларында катлаулы динамик системалар белән идарә итүгә багышланган. Авиация көч корылмалары белән автоматик идарә итүнең яраклаштырылган цифрлы системаларын төзү проблемалары, нефть химиясе производствосында мәгълүмат-идарә итү системалары, селектор белән бәйле авиация энергиясе җайланмалары белән автоматик идарә итү системалары белән шөгыльләнә. Авиация көч корылмалары белән автоматик идарә итүнең яраклаштырылган сызыклы булмаган системалары һәм авиация двигательләрен очуда сынау өчен прецизион приборлар структураларын, аналог сигналларны кодка үзгәртү, нефть продуктларын тотуны исәпкә алу, полимерлар җитештерү процессында реаль вакыт масштабында мәгълүмат белән тәэмин итүне уйлап таба[1]. Фрид катнашлыгында авиация двигательләренә идарә итүнең адаптив системасын төзү принциплары, автоматлаштырылган идарә итүнең цифрлы системалары һ.б. уйлап чыгарыла. Ачышлары Башкортстан Республикасының, Россия Федерациясенең авиация һәм нефть сәнәгате предприятиеләрендә кертелгән. 300‑дән артык фәнни хезмәт һәм 78 уйлап табу авторы. 12 фән кандидаты, 1 фән докторы әзерләгән[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ССРБ Авиация сәнәгате министрлыгының Мактау грамотасы (1982)
  • Башкортстан Республиканың атказанган уйлап табучысы (2002)
  • Россия Федерациянең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2010).
  • М.С. Рязанский исемендәге медаль,
  • ССРБ ВДНХ-ның бронза медале белән бүләкләнгән[1].

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Проблемы проектирования и развития систем автоматического управления и контроля ГТД. М., 1999 (авторҙ.); * Нейрокомпьютеры в авиации (самолёты). М., 2004 (автор.);
  • Проблемы управления сложными динамическими объектами авиационной и космической техники. М. (автор.).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Фрид Аркадий Исаакович(үле сылтама)
  2. Фрид Аркадий Исаакович, archived from the original on 2022-09-25, retrieved 2022-05-09 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фрид Аркадий Исаакович // Башкорт энциклопедиясе. —Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.