Аркаим

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аркаим latin yazuında])
Аркаим

Аркаим манзарасы
Ил

Россия

Өлкә

Чиләбе өлкәсе

Чор

БЭК III һәм II меңьеллык чиге

Статус

РФ мәдәни мирасы объекты № 7410020000

Халәт

1995 елда соңгы казылма ясалган, һәйкәл ландшафтта торгызылган

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү
Аркаим ныгытылган шәһәрчеге. Аэрофототөшерү

Аркаим яки Аркаем (Арка + им сүзләреннән чыккан) — БЭК III—II меңьеллык урта бронза чорындагы "Шәһәрләр иле"нә караган ныгытылган корылма. Россия территориясендә иң борынгы табылган шәһәрчек.

Аркаим. Казылган бина.

Зур Караганка һәм Үтәгән елгалары буендагы калкып торган борында, Чиләбе өлкәсе Кызыл районында урнашкан. Аркаимга иң якын торак пункты - Чиләбе өлкәсенең Кызыл районы Александровски авылы 2 чакрым ераклыгында урнаша. 2010 елга кадәр шәһәрчек янында Аркаим авылы булган.

Аркаим шәһәрчеге һәм янындагы төрле чордагы археологик һәйкәлләр Ленин исемле Илмән дәүләт тыюлыгының табигый тарихи-археологик филиалы булып тора.

Мигъмари һәйкәл сакланган ныгытмалар, синхрон борынгы каберлекләр һәм тарихи ландшафтның бөтенлеге булуына хас.

Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы шәһәрчек янындагы Аркаим тавы хакына аталган, тау көньякта 4 чакрым ераклыгында урнашкан.

Аркаим исеме арка сүзеннән чыга, кушымчасы хакында төрле карашлар бар, им татарча - дару, дәвалану дигән сүз, шуңа күрә арка һәм им сүзтезмәсе билгеле мәгънәгә ия.

Табу тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елда Чиләбе өлкәсенең авыл хуҗалыгын үстерү һәм сугару өчен Зур-Караган сусаклагычын төзү хакында карар ителә. Шуның өчен су астында каласы җирләрне алдан археологик тикшерү башлана.

1987 елда ике археолог С. Боталов һәм В. Мосин җитәкләгән Урал-Казакъстан археологик экспедициясе Аркаим шәһәрчеген таба.

Сугару системасын төзү эшләренә күп акча сарыф ителгәнгә карамастан археологик һәйкәлләр батырылмаган. Аркаим шәһәрчеген саклауда Эрмитаж директоры Борис Пиотровский һәм академик Г. Месяц зур роль уйный.

1992 елда Аркаим тирәсендәге 3300 га мәйданында тарихи-археологик тыюлык оеша.

1991 елда Г. Зданович җитәкчелегендәге зур тикшеренү башланып китә.

2015 елда «Синташта IV» дигән мигъмари комплекс табылган, 2016 елда Г. Зданович «Синташта 2016» археологик чарасын оештыра.

Табылдыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кеше мәетләре, сабыйлар диварда күмелгән урыннары
  • Өй хайваннары мәетләре, шул исәптән атлар
  • Дирбияләр
  • Каешчылар кораллары
  • Балчыктан ясалган әйберләр
  • Чүлмәкчеләр кораллары
  • Ук очлыклары
  • металл әйберләрне кою өчен формалар
  • Сандаллар
  • Суүткәргеч
  • Канализация
  • Көпчәклек калдыклары

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Археологик һәйкәл ныгытылган шәһәрдән, ике төрбәдән һәм борынгы көтүлекләрдән тора.

Шәһәр радиаль төзелешенә ия, диаметры 170 м, ике әйләнүле дивардан тора, беренче дивар икенчесе белән чолгап алына.

Шәһәр кирмән булып ике "күп фатирлы" йорттан торган.

Боҗра диварлары агачтан, балчыктан һәм яндырылмаган кирпечтән ясалган.

Кайбер бинада чүлмәкче остаханәләре һәм тимерче кярханәләре табылган.

Шәһәр үзәгендә мәйдан урнашкан булган. Диварлар арасында боҗра урамы һәм шул урамнан үзәк мәйданга баручы кече туры урамнар булган.

Шәһәрдә урнашкан яңгыр канализациясе суны шәһәр тышына чыгарылган.

Күмү урынында табылган баш сөякләрен тикшерү нәтиҗәсендә Аркаим кешесе европеоидка охшаган булган дип раслана.

Аркаим һәйкәле БЭК III—II яки II меңьеллык башы чорына карый. Аркаим ничә ел торганы билгесез.

Аркаим шәһәре янгын нәтиҗәсендә янып беткән. Янгын килеп чыгуының 3 карашы бар:

  • җирле кешеләр шәһәрне яндырган
  • тышкы дошман шәһәрне яндырган
  • очраклы янгын булган

Уралда табылган "Шәһәрләр иле"нең шәһәрчекләре яше якынча 3800—4000 ел тәшкил итә. Тикшеренүләр Синташта шәһәрчеген казылмалар белән башланган.

Ялган фәндә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аркаим һәм "Шәһәрләр иле" образы ялган фәнни, экзотерик һәм милләтчеләр карашлы язуларда бик популяр. Әлеге уйлап чыгарылган "тәгълиматлар"да Аркаим "көч урыны", ариләр (славян, индоевропа кешеләре) борынгы ватаны, кешелекнең бишеге,Зәрдөшт ватаны дип атала.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]