Армандо Диамантэ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Армандо Диамантэ latin yazuında])
Армандо Диамантэ
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Альберт Нәбиуллин

Туу датасы:

11 ноябрь 1972(1972-11-11) (51 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Чепья

Һөнәре:

режиссер, театр директоры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2013-х. в.

Бүләк һәм премияләр:
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - 2023

Армандо Диамантэ, Армандо Луиджиевич Диамантэ (псевдоним, [1] [2][3] чын исем-фамилиясе Альберт Нәбиуллин, 1972 елның 11 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Чепья) ― мәдәният эшлеклесе, 2013 елдан Яр Чаллының «Мастеровые» рус драма театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2023).

2013 елдан А. Диамантэ директоры булып торган «Мастеровые» театрының яңа бинасы.
Яр Чаллы, Чулман проспекты, 77

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1972 елның 11 ноябрендә Татарстан АССР Балтач районы Чепья авылында туган. Инвалид балалар өчен интернатта үскән. [4] 1992 елда Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультетына «Режиссура» белгечлеге буенча укырга кергән, 1993 елда Кинематография хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү институтына күчеп, аны 1995 елда «Уен киносы» белгечлеге буенча тәмамлаган (РСФСР халык артисты Владимир Меньшов(рус.) остаханәсе). [5] 2009 елда ТИСБИ юридик факультетын «бик яхшы»га тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992-1998 елларда – Мәскәүнең 2×2 каналында(рус.) «Ты у меня одна» (Син минем бергенәм) тапшыруы авторы.

1998 елдан 2004 елга кадәр — реклама өлкәсендә эш.

2004-2005 елларда – «Татнефтепродукт» холдинг компаниясенең маркетинг бүлеге башлыгы, «Татнефтепродукт-медиа» агентлыгын оештыручы һәм җитәкчесе, «Ширкәт дусты» (Друг компании) бонусын кертүче. [5]

2005 елдан 2013 елга кадәр — «Эфир» телеканалының Яр Чаллыдагы филиалы җитәкчесе. [6]

2012 елдан 2014 елга кадәр — «Мәдәни шәһәр» (Культурный город) шәһәр проекты җитәкчесе, [7] Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең мәдәният буенча киңәшчесе. Әлеге вазифада ике ел буе иҗтимагый башлангычларда шөгыльләнгән булган. [8]

2013 елдан – «Мастеровые» рус драма театры директоры.[9]

2020 елда Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең (БСМП) түләүле бүлеге мөдире булып эшләгән. [10]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле – өйләнмәгән. Буш вакытта китап укый, [13] шахмат уйный, интеллектуаль кино карый һәм мәдәни чараларда катнаша. Моннан тыш, психология һәм психиатрияне өйрәнә. Шәһәрдә фатиры, Минзәлә районы авылында йорты бар. [14]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 42 года исполняется директору русского драмтеатра «Мастеровые» Армандо Диамантэ. Челны ЛТД, 11.11.2014(рус.)
  2. Армандо Диамантэ ― итальянча: сугышчан бриллиант
  3. Дон Армандо челнинского театра: почему искусство важнее «тосэр-мосэр», а приглашенные режиссеры достойны гонораров в 300 тысяч. sntat.ru(рус.)
  4. Юлия Зайнуллина. Армандо Диамантэ: «Я произвожу впечатление эпатажного человека, но это не так". Челнинские известия, 8.09.2020(рус.)
  5. 5,0 5,1 Как им живётся с такими фамилиями? chert-poberi.ru(рус.)
  6. Дон Армандо: И целого мира мало. Челны ЛТД, 12.10.2010(рус.)
  7. Программа "Культурный город" на ТНТ Эфир ВКонтакте
  8. армандо диамантэ биография настоящее имя. kinobaza24.ru(рус.)
  9. Айрат Нигматуллин, Регина Шафиева. Армандо Диамантэ: «Я говорю: «Не превращайтесь в ДК КАМАЗа, ребята!» Бизнес-Онлайн, 4.11.2021(рус.)
  10. Влас Мысько. Армандо Диамантэ покинул БСМП: «Я благодарен за интересный опыт, но у каждого свой путь». Вести КАМАЗа, 29.01.2021(рус.)
  11. Поздравляем! Театр "Мастеровые" - официальная группа ВКонтакте, 18.01.2023
  12. Глава Татарстана вручил государственные награды Гайсину, Зайнуллину и Диамантэ. chelny-biz.ru, 24.02.2023(рус.)
  13. Книжная полка Армандо Диамантэ. Журнал "Татарстан", 02.12.2020
  14. Армандо Диамантэ: "Я еще не все сказал!". Челны ЛТД, 28.08.2013(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]