Эчтәлеккә күчү

Арта Доброши

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арта Доброши latin yazuında])
Арта Доброши
Туган 2 октябрь 1979(1979-10-02)[1] (46 яшь)
Приштина, Сербия Социалистик Республикасы, Югославия Социалистик Федератив Республикасы
Ватандашлыгы  Югославия Социалистик Федератив Республикасы
Югославия Берлек Җөмһүрияте[d]
 Сербия һәм Каратау[d]
 Сербия
 Косово Җөмһүрияте
Һөнәре киноактер, кинопродюсер, активист

 Арта Доброши Викиҗыентыкта

Арта Доброши (ингл. Arta Dobroshi; 1980 елның 2 октябре[2], Приштина) — косово-албан актрисасы.

Арта Доброши 1980 елның 2 октябрендә Приштинада туа. Башлангыч мәктәптә уку белән беррәттән ул драма курсларында да шөгыльләнә. 15 яшендә студентлар алмашу программасы буенча Америка Кушма Штатларында булып ала. 17 яшендә туган ягына кайта, анда алдагы 4 ел дәвамында Сәнгать академиясендә актёрлык осталыгын өйрәнә. Вакыт-вакыт театрда уйный.

Косовода хәрби хәрәкәтләр вакытында Арта Македония Республикасында була, анда Халыкара медицина корпусы өчен качаклар лагере оештырырга ярдәм итә. 2000 елда НАТОда тәрҗемәче булып эшли.

Кинода 2005 елда дебют ясый. 2008 елда «Лорна дәшмәүе» фильмындагы роле аркасында танылу ала[3][3][3][4].

Ел Татарча исеме Оригиналның исеме Роль
2005 ф Тылсымлы күзләр Syri magjikВиола
2008 ф Пани Шнайдрова кайгысы Smutek paní SnajdrovéЭмма
2008 ф Лорна дәшмәүе Le silence de LornaЛорна
2010 кыск Бала BabyСара
2011 ф Соңгы чәчәкләр Late BloomersМайя
2012 ф Өч дөнья Trois mondesВера
2014 кыск Сак бул, сак бул Gently, GentlyАнна
2015 кыск Atisана
2016 кыск Massive Attack: Come Near Meкамео
2018 ф Адашканнар StrayГрейс
2019 ф Дрита DritaДрита
2020 ф Лондон бандалары Gangs of LondonФлориана

Бүләкләр һәм номинацияләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ел Бүләк Категория Фильм Нәтиҗә
2008 Европа киноакадемиясе премиясе(рус.) Иң яхшы хатын-кыз роле[5] Лорна дәшмәүе Номинация
2010 Toronto Film Critics Association Awards Иң яхшы хатын-кыз роле Лорна дәшмәүе Номинация
2011 24fps International Short Film Festival Иң яхшы актриса Бала Җиңү
2013 Берлин кинофестивале(рус.) EFP Shooting Star[6][7] Җиңү