Артемий Ющенко
Артемий Ющенко | |
---|---|
![]() | |
Туган | 1895 |
Үлгән | 1968 |
Күмү урыны | Комарово бистә зираты[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе![]() |
Әлма-матер | Петербург дәүләт университеты һәм Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d] |
Һөнәре | физик |
Эш бирүче | Н. Г. Кузнецов исемендәге Хәрби-диңгез академиясе[d] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Гыйльми дәрәҗә: | доктор военно-морских наук[d] |
Артемий Павлович Ющенко (1895 — 1968) — техник фәннәр докторы, профессор, гидрограф-геодезчы, хәрби-диңгез фәннәре докторы, атказанган фән эшлеклесе, 1 ранг капитаны, мактаулы полярник. Штурман, гидрографчы, физик, геодезчы.
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Артемий Ющенко 1917—1920 елларда Петроград университетын (физика-математика факультетын) тәмамлый, Пулково обсерваториясендә стажировка үтә.
1930 елдан Ленинград төгәл механика һәм оптика институты кафедрасын җитәкли; 1935 елдан башлап көннәр азагына кадәр Төньяк диңгез юлының баш идарәсенең Гидрография институтында (соңрак Югары Арктика Диңгез училищесына, аннары Ленинград Югары инженерлык диңгез училищесына күчерелә) көймә йөртүчеләр һәм гидрографчылар әзерләүне гамәлгә ашыра.
1938—1941 елларда ул Гидрография институтында укыта, геодезия кафедрасын җитәкли. Бөек Ватан сугышы вакытында 1941 елдан Хәрби-диңгез флоты Баш гидрография идарәсендә хезмәт итә.
1944 елдан 1947 елга кадәр Хәрби-Диңгез Академиясенең геодезия һәм астрономия өлкән укытучысы булып эшли. 1948 елда сәламәтлеге аркасында запаска китә.
1952—1955 елларда Ленинград университетының картография кафедрасы мөдире[1].
1968 елда вафат була, Комарово зиратында җирләнгән.
Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
60тан артык басма эш авторы, алар арасында «Гаусс-Крюгер координатларын исәпләү өчен таблицалар» (1931), «Диңгез картографиясе» (1935), «Картографик таблицалар» (1938), «Картография» (1941, 1953), «Навигация» (1966) һ. б. бар.
«Ющенко таблицалары» (1952) буларак танылган азимутлар һәм биеклекләрне санау өчен таблицалар эшли.
Ющенконың геодезик үлчәнүләр методларын эшләүгә, аерым алганда, диңгез навигация үлчәүләре өчен «фаза зонды» дигән методны кертүгә керткән өлеше шактый зур. Бу методта соңыннан дистәләрчә ел кулланылган радионавигация системаларына нигез салына.
Навигация карталарын төзү ысулын эшләгән, анда җирнең кәкре өслекләре турыдан-туры сызыклар (Соменр сызыклары кебек) белән сурәтләнгән, бу көймәне навигацияләү процедурасын гадиләштергән. Ющенко бу проект өстендә 1941 елда бирем алып эшли башлаган.
Яңа Җирдә һәм Каспий диңгезендә гидрографик экспедицияләр составында эшли. Хәрби-диңгез флоты Баш гидрографик һәм картографик эшләр белән җитәкчелек итә.
Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ленин ордены;
- Кызыл Байрак ордены;
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены;
- Кызыл Йолдыз ордены;
- Хөрмәт Билгесе ордены;
- РСФСРның Атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1965);
- География җәмгыяте тарафыннан «Картография» китабы өчен Пржевальский исемендәге алтын медаль белән бүләкләнгән;
- Мактаулы полярчы.
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Аның хөрмәтенә Антарктикада тирән су чокыры (Ющенко чокыры), Кара диңгезе Таймыр култыгы буенда Ющенко тавы (штурманнар ярымутравы) һәм «Профессор Ющенко» уку судносы аталган[2].
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- А. П. Белобров — «Артемий Павлович Ющенко (очерк жизни и деятельности)». «Судовождение», 1968 г., № 9, стр.2-7.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Владимир Вейхман / Сомнерова линия.- Проза.ру
- ↑ Корабли: «Профессор Ющенко»
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Виртуальный музей ИТМО(үле сылтама)
- Ющенко Артемий Павлович
- Навигатор геодезиста
- Папиросы «Самородок» // В.Вейхман — Учителя капитанов, Север № 7-8 за 2011 год 2016 елның 5 март көнендә архивланган., стр. 121—123
- 1895 елда туганнар
- 1968 елда вафатлар
- Докторлар военно-морских наук
- Әлифба буенча шәхесләр
- РСФСР атказанган фән һәм техника эшлеклеләре
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- Ленин ордены кавалерлары
- Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар