Артем Здунов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артем Здунов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Артем Здунов
А.А.Здунов.jpg
Дагстан байрагы Дагстан премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2018 елның 7 феврале
Туган 18 май 1978(1978-05-18) (40 яшь)
РСФСР, ТАССР, Казан
Белем Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты[d]

Артем Здунов, Артем Алексей улы Здунов (эрз. Артем Алексеевич Здунов, 1978 елның 18 мае, Казан) — икътисадчы, 2014-2018 елларда Татарстан икътисад министры, 2018 елның 7 февраленнән Дагстан премьер-министры. Икътисад фәннәре кандидаты (2005). Бердәм Русия фиркасе әгъзасы[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978 елның 18 маенда Казанда туган. Мордва[2]. Казанның 5нче лицеен[3], «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2000), КФЭИ аспирантурасын (2004), РФ президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе магистратурасын (2011) тәмамлаган. Инглиз телен камил белә. Казан дәүләт финанс-икътисад институтында «Хәзерге заманда Россиянең икътисади иминлеге системасында капиталның читкә китүе» (рус. Отток капитала в системе экономической безопасности современной России) темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2005).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996-1998 елда КФЭИ студентларының һөнәри берлеге комитеты рәисе урынбасары.

2000-2001 елларда «Сәнәгати иминиятләштерү компаниясе» ААИҖ иминиятләштерү буена белгече, эчке аудиторы.

2004-2006 елларда Казан финанс-икътисад институтының (2011 елдан КФУ составында) макроикътисад һәм икътисади теория кафедрасы укытучысы.

2006-2010 елларда «Татарстан Фәннәр академиясенең перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге» дәүләт учреждениесенең фән буенча директор урынбасары.

2010-2014 елларда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары.

2014 елның октябреннән 2018 елның февраленә кадәр Татарстан икътисад министры.

2018 елның 7 февраленнән Дагстан премьер-министры. Дагстан Башлыгы в.в.б. Владимир Васильев 2018 елның 6 февралендә Артем Здунов кандидатурасын республика хөкүмәте җитәкчесе сыйфатында республика парламенты (Халык Җыены) каравына кертә. 7 февральдә Дагстан парламенты кандидатураны раслый (75 депутатның 68 е уңай,5 е каршы тавыш бирә, 2 е нейтраль)[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2009 ТР ФА «2009 елның иң яхшы галиме» бәйгесе җиңүчесе.
  • РФ башкарма хакимиятенең федераль һәм төбәк органнарының ведомство бүләкләре.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, улы һәм кызы бар.

Керем һәм милек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елда биргән декларациясе буенча кереме 6 млн 200 мең сум, 2016 елда 8 млн 539 мең сум (хатыныныныкы 538 мең сум).
Шәхси милкендә ике җир кишәрлеге — 1197 кв. метр һәм 2668 кв. метр.
Күчемсез милке: йорт 162,9 кв.м., 65,4 кв. метрлы фатирның 1/3 өлеше, 148,1 кв. м. фатирның чирек өлеше (калган өлешләренә хатыны һәм балигъ булмаган ике баласы ия), ике машина кую урыны[5].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]