Артрит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артрит latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Артрит
Сурәт
Саклык белгечлеге ревматология[d]
Симптомнар joint inflammation[d][1]
Дәвалануда кулланыла торган дару salsalate[d][2], Альфа-линоленовая кислота[d][2], meclofenamic acid[d][2], Голимумаб[d][3], Адалимумаб[d][3], Метилпреднизолон[d][3], orencia[d][3], прегабалин[d][3], Целекоксиб[d][3], Лефлуномид[d][3], Мелоксикам[d][3], Гидроксихлорохин[d][3], габапентин[d][3], Метотрексат[d][3], Устекинумаб[d][3], Инфликсимаб[d][3], тофацитиниб[d][3], Сульфасалазин[d][3], Цертолизумаб пегол[d][3], тоцилизумаб[d][3], диклофенак[d][3], Ритуксимаб[d][3], Преднизолон[d][3], Дулоксетин[d][3], Апремиласт[d][3], Бупренорфин[d][3] һәм Этанерцепт[d][3]
Анатомик урнашуы буын[d]
ICPC 2 идентификаторы L70
NCI Thesaurus идентификаторы C2883[1]
Commons-logo.svg Артрит Викиҗыентыкта

Буыннар ялкынсынуының (медицинада артрит дип йөртелә) барлыкка килү сәбәпләре төрле. Артрит белән авырып, үз вакытында дәваланмаган кешеләр уртача 10 елга якын азрак яшиләр. Дөрестән дә бу шулай. Алда язылачак юлларны күз алдында тотканда, авыруның беренче симптомнары билгеле булу белән табибларга күренү кирәклеге ачык күренә.

Еш кына бу чир инфекцияле авыру кичергәннән соң килеп чыга. Авырып китүнең башка сәбәпләре — травма, иммун системасының көчсезләнүе, организмның бик нык туңуы, матдәләр алмашы бозылу.

Буыннар үзләренә тәэсир иткән тискәре шартларга ялкынсыну реакциясе белән җавап бирәләр. Табиблар практикасында травмадан соң булган, рев­ матизм авыруыннан (монысы иң авыры, ул берничә елдан буынны җимереп бетерергә мөмкин), дистрофияле, инфекцион авырулар (мәсәлән, ОРЗ Һ.6.), аллергиядән барлыкка килгән артритлар белән еш эш итәргә туры килә.

Хәтердә тотыгыз—буыннар артрит авыруы белән зарарланганда, авыру кагыйдә буларак симметрияле йогынты ясый! Әгәр уң як авыртып китсә, шул ук күренеш сул як буында күзәтелә. Бик сирәк очракта аерым буыннар гына да зарарланырга мөмкин.

Буыннар авыртуы гына артрит симптомы түгел, тән температурасы кү­ тәрелү, буыннарның хәрәкәтчәнлеге кимү, авырткан буынның шешенүләре дә артрит билгеләре. Болардан башка лейкоцитоз — канда ак кан тән­ чекләренең вакытлыча күбәеп китүе, бизгәк тоту, гомуми хәлсезлек, аппетит югалуы, йокысызлык кебек симптомнар үзләрен сиздерергә мөмкин.

Кискен рәвештә барлыкка килгән артрит авыру буынның берничә көн эчендә зарарланып, аның авыртуы, кызарып чыгуы, шешенеп китүе, температура күтәрелү белән характерлана. Бу чир вакытында бер буын гына да , зарарланырга мөмкин. Хроник артрит үзен бик кискен белдерми, процесс бу очракта озакка сузыла, авыртуы вакыты-вакыты белән генә сизелә торган ( була. Авырулар бу очракта табибларга вакытында мөрәҗәгать итмиләр, авырту үзеннән-үзе бетәр әле дип өмет итәләр. Тик бер дә дөрес эшләмиләр. Чөнки чир үзенең яман эшен дәвам итә, процесс кул чугыннан аяк табанына, аннан тез, терсәк буыннарына, умырткалыкның муен бүлегенә күчә. Буын ялкынсынуын дәваламасаң, ул тагын да җитдирәк авыру — артрозга әйләнергә мөмкин. Дөрес, артриттан башка авырулар да артрозга сәбәп була ала. Бу авырудан күбрәк олы яшьтәге кешеләр интегә. Хәрәкәт вакытында сөякләргә басымны киметү өчен кирәк булган табигый амортизаторларның—буын кимерчәкләренең җимерелүе авыруның нигезендә ята. Яшь арткан саен, кимерчәкләрнең туклануы бозыла, алар үзләренең сыгылмалылыкларын , югалта, юкаралар, икенче төрле әйткәндә тузалар. Йөргәндә, артык көч килгәндә, беренче авыртулар сизелә башлый. Бу хәл тора-бара интектергеч авыруга әйләнә.

Артроз — хроник авыру. Ул шулай ук инфекцион авырулар кичергәч, организм агуланганда күзәтелергә мөмкин. Чиргә нәселдәнлек, травмалар, гормональ фонның һәм матдәләр алмашы бозылуы китерә. Куркынычлар зонасында авырлыклары артык булган кешеләр, спортсменнар (бигрәк тә авырлык күтәрүчеләр, сикерү белән шөгыльләнүчеләр) һәм бер урында озак басып эшли торган кешеләр тора. Артроз ешрак тез һәм оча-бот буыннарын зарарлый. Нәтиҗәдә аларның хәрәкәтчәнлеге шактый начарлана. . Бу очракта массаж, дәва гимнастикасы, гормональ препаратлар, авыртуны басучы чаралар ярдәм итә. Кайвакыт бердәнбер ысул — хирургик операция генә булыша ала. Авыруны бу стадиягә җиткермәс өчен, табиблар билгеләгән физиотерапевтик ысулларны кулланырга тырышыгыз.

Хәзер өйдә үзең генә дә дәваланып була торган аппаратлар чыгара баш­ ладылар. Алар белән ничек эш итәргә икәнлеген өйрәнеп, өй шартларында үз-үзеңә ярдәм күрсәтергә дә була. Мондый аппаратларны куллану авыруларның хәлен шактый җиңеләйтә. Сүз уңаеннан шуны да искәртик, бу җайланмалар варикоз авыруы белән интеккән кешеләргә дә ярдәм итә.

Артрит авыруын дәвалаганда, аны китереп чыгаручы сәбәпне бетерү моһим. Чирнең сәбәбе нидә булуына карап, бактерияләргә, ялкынсынуга каршы чаралар, антигистаминнар кулланыла.

Әгәр дә сүз хроник артрит йә артроз турында барса, медикаментлардан кала дәвалау массажы, физик терапия процедуралары, аерып әйткәндә, магнитлы-лазерлы дәвалау яхшы нәтиҗә бирә. Шулай ук шифаханәдә дәвалану да уңышлы.

Үз-үзенә ярдәм күрсәтеп буламы соң? Бу очракта иң элек физик күнегүләрне күз алдында тотарга кирәк. Хәрәкәтләнмәгән буын үз Вазыйфаларын начар үти башлый. Шуңа күрә күнегүләр савыктыру процессында зур урын алып тора. Ләкин шунысын да истә тотарга кирәк: буыннарга артык йөкләнеш зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә кинәт сикерергә, чүгәләргә, авыр йөк күтәрергә, бер торышта озак утырырга, басып торырга киңәш ителми. Тез буыннарын, оча-бот буынын хәрәкәтләндерү, дәвалау өчен өйдә үзегез дә эшли алган кайбер күнегүләрне аңлатып китик.

  • Идәнгә чалкан ятыгыз. Бер аягыгызны башта тездән, аннан оча-бот буынында бөгеп, куллар белән тотып гәүдәгә тартып китерегез. Шул хәлдә 15-20 секунд тотып, арканы идәннән аермыйча аяк табанын идәнгә тидерегез һәм аякны турайтыгыз. Шуны ук икенче аяк белән дә ясагыз. Күнегүне 10-15 тапкыр кабатларга кирәк. *Идәндә яткан килеш туры аякны идәннән 20-30 см га күтәрәбез һәм ' берничә секунд тотабыз. Икенче аяк белән дә шуны ук кабатлыйбыз. , Күнегүне 10-15 тапкыр ясыйбыз.
    • Тез буыннарында көчле артроз булса, күнегүне биек урындыкка утырып ' ясыйбыз. Урындыкка утыргач, аякларны асылындырып, җиңелчә генә селкетәсе. Авырту булырга тиеш түгел. Күнегүне көненә өч тапкыр берничә минут ясап, арттыра барырга ярый. Оча-бот буыны өчен.

*Идәнгә яткан килеш, бер аякны турайтып, булдыра алган кадәр югарыга күтәрәбез. Икенче аяк белән дә шулай эшлибез. Күнегү 10-15 тапкыр ясала.

*Идәнгә ятып, туры аяклар белән «кайчы» ясарга кирәк. Әгәр дә ясый , алмасагыз, алдан бер аякны, аннан икенчесен күтәреп, һавада йөртегез. Күнегүне 10-15 тапкыр кабатлагыз.

*Артрозның бик авыр формасы булса, урындыкка утырган килеш (аяклар идәнгә тиеп торырга тиеш) тез башларын бер-берсенә китерергә һәм аннары аерырга кирәк. Хәрәкәт амплитудаларын зурайта барыгыз, ләкин бу буында авырту тудырырга тиеш түгел. Күнегүне көненә 3 тапкыр берничә минут ясарга кирәк.

Сәламәтләнү өчен ашау рационына да игътибар бирү зарур. Алма, слива, миләш, нарат җиләге, кара бөрлегән кебек җиләк-җимешләрне үзегез яратканча (чи килешме, төеп шикәр комы беләнме яки башкача) ашагыз. Буыннар авыртканда соя ашамлыклары, үсемлек майлары, кабак, көнба­ гыш, яшел чәй, давыл чәчәге үләне (лютик едкий) файдалы. Сельдерей та­ мырлары төнәтмәсе ярдәм итә. Тамырны угычта уып, 1 аш кашыгына 2 ста­ кан кайнар су салып, 4 сәгать буе ябык банкада төнәтергә. Сөзгәннән соң, 2 аш кашыгы төнәтмәне, ашарга 20 минут кала, көненә 3-4 тапкыр эчәргә. Буыннар бик көчле авыртканда ни эшләргә? Салкын куеп торырга була.

Моның өчен башта салкын куясы урынга катмар тастымал ябып, шуның ; өстенә боз салынган пакет куялар, 10-15 минут вакыт узгач, авырту кимергә тиеш. Ләкин бу процедураны, авыруны катлауландыру куркынычы булганга, еш кабатлап торырга ярамый. Авыртуны басу өчен инде сыналган халык чарасын кулланырга була. Бу очракта яңа гына уылган суган йә сарымсак боткасын авырткан урынга бәйләргә киңәш ителә. Авырту ) кимүен сизгәч, компрессны алырга ярый.

Буыннар авырту олы яшьтәге кешеләрне аеруча интектерә һәм озак вакыт дәвамында дәвалауны таләп итә. Халык медицинасында әлеге авыруны дәвалауның зур тәҗрибәсе тупланган. Ул тышкы һәм эчке дәвалау ысулларын үз эченә ала. Тышкы дәвалау ысулларына төрледән-төрле компресслар, иримочкалар ясау, мазь сөртү, ванналар кабул итү. эчке дәвалау ысулларына дару үләннәреннән ясалган төрле төнәтмәләр, соклар эчү керә.

Авырткан буыннарны дәвалау өчен, халык медицинасы җәй көннәрендә үги ана, әрекмән, ә кышын кәбестә яфракларын төнгелеккә бәйләп ятарга киңәш итә. Бу ысул авыртуны сизелерлек киметә. Буыннар авыртуны җиңеләйтү өчен, яшелләнгән бәрәңгене уып яки иттарткыч аркылы чыгарып, авырткан буынга куюның ярдәме тия. Мо- : ның өчен кабыклы бәрәңге кулланыла. Уылган бәрәңгене кайнар суга салып, температурасы 38 градуска җиткәнче җылыталар. Массаның суын сыкмыйча, тупас тукымадан тегелгән капчыкка салырга. Бәрәңге катламының калынлыгы 1,5-2 см булырга тиеш. Бәрәңге массасы салынган кап- чык белән авырткан урынны төреп, клеенка белән капларга, компресс эченнән сыеклыгы агып чыкмаслык итеп, бинт белән бәйләргә кирәк. Компресс бәйләнгән буын астына мендәр куеп йокларга. Болай эшләгәндә авырту 20-30 минуттан соң басыла һәм тиз генә кабатланмый. Әмма ышанычлырак булсын өчен, компрессны атна дәвамында һәр төн кую хәерле.

Авырткан урыннарга шулай ук бөтен бәрәңге дә куярга була. Әгәр кул г бармакларының буыннары авыртса, бәрәңгене кулда туп кебек йөртәләр, ә төнгә бәрәңге тутырылган бияләй кияләр.

Эвкалипт мае, кандала үләне, сары мәтрүшкә чәчәкләре, колмак күркәсе . мазе белән ясалган компресслар да авыртуны киметергә һәм ялкынсыну процессын акрынайтырга ярдәм итә. Мазь ясау өчен, әлеге үсемлекләрне (киптереп порошокка әйләндергәч) 2 аш кашыгы күләмендә алып, шуңа 50 г вазелин салырга кирәк. Шуның белән авырткан урыннарны ышкырга.

Мазьне караңгы салкынча урында сакларга була, кирәге чыккан саен кулланырга ярый. 800 г атланмайга 400 г каен бөресе кушып әзерләнгән мазьның да файдасы зур. Моның өчен бөреләрне май белән болгатырга һәм балчык савытка берничә катлам итеп тезәргә, өстен ябып 24 сәгатькә җылы урынга куярга кирәк (бөреләр коры булган очракта 48 сәгатькә). Барлыкка килгән катнашманы куе иләк аша чыгарырга һәм бер чеметем (7 г чамасы) камфора порошогы өстәп болгатырга. Мазьны салкын урында тотарга, төнгә каршы авырткан урыннарга сөртергә.

Тез буыннары авыртуын җиңеләйтү өчен, түбәндәге рецепт буенча ясалган мазьне дә кулланып була. Кара-коңгырт пыяладан эшләнгән 0,5 лы шешәгә камфора кисәге салып, өчтән бер өлеше күләмендә скипидар, үсемлек мае тутырырга, калган өлешенә су агызырга. Куллану алдыннан болгатырга.

Йоклар алдыннан авырткан урыннарга, тәмам сеңеп корыганчы сөртергә һәм ул урынны йон тукыма белән бәйләп куярга кирәк.

Сазанак (багульник), кандала үләне яфракларын, әрекмән, сарут (пырей) тамырларын, артыш (можжевельник) җиләкләрен, колмак күркәләрен һәм тимьян (чабрец) үләнен тигез күләмдә алып болгатырга. Бу катнашманы шешәгә тутырып аракы салырга һәм 10 көн дәвамында караңгы урында төнәтергә.

Тагын бер рецепт: 15-20 г вакланган эт тигәнәгенә 1 стакан кайнап торган су салып, 30-40 минут төнәтергә. Төнәтмәне авырткан буыннарга сөртергә.

Авырткан буыннарга сөртү, аларга компресс ясау өчен, керән тамыр, торма, шалканнан төрле катнашмаларны да кулланалар..

Артритлардан дәва ванналары куллану да файдалы. Шундый ванналар ясау өчен берничә рецепт.

Чыршы ботакларын кайнап торган суга салып төнәтергә. Авырткан буыннарны тулысынча капларлык итеп, 37-38 градуска кадәр суынган катнашмага аякларны яки кулларны тыгып утырырга кирәк. Ваннадан соң буыннарны төреп, йокларга ятарга ярый. Процедураны 2 көннән соң ; кабатларга. Дәвалану курсы — 5-7 ванна. 1 кг каен яфрагын (коры булса — 0,5 кг) киндер капчыкка салып, 9 л суда 30 минут дәвамында кайнатырга. Барлыкка килгән сыеклыкны капчыгы ; белән бергә ваннага салырга. Мондый ваннаны ай дәвамында һәр кич кабул итәргә. 1 кг печән онына 1 чиләк су салып, 30 минут кайнатырга. 30-40 минуттан марля аша сөзәргә. Эремәне кайнар сулы ваннага салырга. Бик нык тирләгәнче ваннада утырырга. Ваннадан соң буыннарны коры сөлге белән 1 сөртеп, җылы әйбер белән бәйләргә һәм йокларга ятарга. Йөрәк авырулы кешеләргә мондый ваннаны кулланырга ярамый. ; Артрит авыруын җиңеләйтү өчен иртән, көндез һәм йоклар алдыннан ач карынга 1 әр стакан пешкән җылы бәрәңге суы эчү файдалы. Шулай ук 1 көн саен кабыгы белән бергә вак итеп уылган чи бәрәңге ашау да ярдәм 3 итәргә МӨМКИН. Артриттан интегүчеләргә давыл үләненең (спаржа), алма, слива, кузгалак, караҗиләк, кызыл бөрлегән, миләш, сырганак, кара карлыган, яшел чәйнең дә файдасы зур.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]