Арттагы күл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арттагы күл latin yazuında])

Арттагы́ күл - Көнбатыш Кама аръягында, Идел елгасының биек террасасында, Спас районының Ямбакты авылы янында урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 3,08 га. Су күләме 35 мең м³ чамасы. Озынлыгы 330 м, иң зур киңлеге 120 м. Уртача тирәнлеге 1,2 м, иң зур тирәнлеге 1,7 м. Күл карст процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Суы җиңелчә минеральләшкән, бик йомшак, гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы.

Хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]