Артур Батыров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артур Батыров latin yazuında])
Артур Батыров
Туган телдә исем Артур Артур улы Батыров
Туган 19 октябрь 1993(1993-10-19)
РФ, Башкортстан, Дәүләкән
Үлгән 21 май 2022(2022-05-21) (28 яшь)
Украина, Харьков өлкәсе, Изюм
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Әлма-матер Военная академия материально-технического обеспечения имени А. В. Хрулёва[d]
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Катнашкан сугышлар/алышлар Россиянең Украинага бәреп керүе (2022)
Бүләк һәм премияләре Батырлык ордены - 2022
Генерал Шайморатов ордены
Хәрби дәрәҗә өлкән лейтенант

Артур Батыров, Артур Артур улы Батыров (1993 елның 19 октябре, РФ, Башкортстан, Дәүләкән2022 елның 21 мае, Украина, Харьков өлкәсе, Изюм) ― Россия Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәре, гвардия өлкән лейтенанты, Россия гаскәрләренең Украинадагы махсус операциясендә катнашучы, Батырлык, Генерал Шайморатов орденнары белән бүләкләнгән (2022, үлгәннән соң).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елның 19 октябрендә Башкортстанның Дәүләкән шәһәрендә туган. Әтисе ― Артур Нәфиз улы; әнисе ― Рәсилә Солтангали кызы, Дәүләкән шәһәренең 4нче санлы лицей-мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы [1]. Артур беренче класска шәһәрнең 2нче санлы мәктәбенә укырга керә, 4нче санлы лицейның 9 нчы классын тәмамлаганнан соң, 103нче санлы һөнәр училищесына пешекче-кондитер һөнәре буенча укырга керә һәм аны кызыл дипломга тәмамлый. 2012 елда Башкорт дәүләт аграр университетына укырга керә. Шул ук 2012 елда хәрби хезмәткә чакырыла. 2013 елда А. В. Хрулев исемендәге матди-техник тәэмин итү хәрби академиясе(рус.) курсанты, 2019 елдан Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафында «лейтенант» званиесендә хезмәт итүен дәвам итә: ул мотоукчылар полкын матди тәэмин итү ротасы командиры итеп билгеләнә. 2020 елның ноябреннән – Көнбатыш хәрби округының 1нче гвардия танк армиясенең мотоукчылар взводы командиры.

Россия гаскәрләренең Украинадагы махсус операциясендә аның башыннан ук катнаша. Мотоукчылар взводы командиры Артур Батыров Харьков өлкәсендәге Изюм шәһәре янында батырларча һәлак була. 2022 елның 23 маенда Дәүләкән районы Мәдәният йортында хәрби офицер хөрмәтенә матәм мәрасиме үтә. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнаша. Ул һәлак булган яугирнең әти-әнисенә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң бүләкләнгән Генерал Шайморатов орденын тапшыра. Район хакимиятеннән хәрби хезмәткәрнең исемен мәңгеләштерү чарасын күрүне сорый [2].

Артур хезмәт иткән хәрби бүлек вәкиле, өлкән лейтенант Сергей Маринов, иптәше белән хушлашканда: «Мин аны яхшы белә идем, ул намуслы һәм әдәпле офицер, изге күңелле һәм эчкерсез кеше булды. Россия президенты Указы белән өлкән лейтенант Артур Батыров каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителде, бу бүләк әти-әнисенә тапшырылачак. Каһарманга мәңгелек дан, Россия сине беркайчан да онытмаячак» [3].

Дәүләкәннең 4нче санлы лицее директоры Фирүзә Кунакбай кызы Ахунҗанова Артур турында: «Мәктәп елларында ук ул тәртип, гадәти булмаган акыл, укуда һәм хезмәттә ныклык күрсәтте. Ул эчке мәдәнияте һәм сөйкемлелеге белән аерылып торды».

Хәрби бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2022 – Батырлык ордены (үлгәннән соң)
  • 2022 – Генерал Шәйморатов ордены (үлгәннән соң)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]