Артур Гёргей

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артур Гёргей latin yazuında])
Артур Гёргей
Туган 30 гыйнвар 1818(1818-01-30)[1][2][3]
Топорець, Кежмарок[d], Прешовский край[d], Словакия
Үлгән 21 май 1916(1916-05-21)[1][3][4][…] (98 яшь)
Будапешт, Аустрия-Маҗарстан
Күмү урыны Керепеши[d]
Ватандашлыгы  Маҗарстан
Һөнәре инженер, сәясәтче, хәрби хезмәткәр, химик
Сәяси фирка Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Кардәшләр István Görgey[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар 1848—1849 еллардагы Маҗарстан инкыйлабы[d]
Хәрби дәрәҗә курпыс янаралы[d]

 Артур Гёргей Викиҗыентыкта

Артур Гёргей (венг. Görgei Artúr; 30 гыйнвар 1818, Топорец — 15 май 1916, Вишеград, Венгрия) - Венгрия хәрби лидеры, революционер.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Артур Гёргей венгр протестантлар гаиләсендә туа, сас нәселеннән. 19 яшендә ул Венада Венгрия дворяннарының сакчы хезмәтенә кушыла. Ул үз хезмәтен университетта уку белән берләштерә. 1845 елда әтисе үлгәч ул армиядән китә һәм химия фәнен өйрәнү өчен Прага университетына укырга керә. Укып чыккач, ул нәсел утарына кайта.

Будапештта Артур Гёргей һәйкәле

Венгр революциясе башланганнан соң , ул Венгрия хакимияте ягында сугыша. Ул армиягә капитан дәрәҗәсе белән керә, ләкин тиздән Тисаның төньягында бөтен Милли Гвардияне җитәкли, төбәктә Хорватия гаскәрләренә каршы уңышлы эшли.

1849 елның 4 маенда Артур Гёргей Венгрия башкаласын камап ала һәм яулап ала, аннан соң ул революцион хакимиятнең сугыш министры була. Рәсәйнең сугышка катнашуы белән, сугыш фронтындагы хәл кискен үзгәрә. Походларның берсендә Гёргей принц Паскевич экспедиция корпусыннан генерал Ридигерга әсирлеккә бирелергә мәҗбүр була[5] .

Кораллы иптәшләрдән аермалы буларак, Гёргей хәрби суд тарафыннан каралмый. Берникадәр вакыт төрмәдә утыра, аннары Клагенфуртта яши, химик эш белән шөгыльләнә. 1867 елда аны кичерәләр һәм Венгриягә кайтырга рөхсәт итәләр. Атылган яки асылган күпчелек генераллардан һәм революцион хакимият түрәләреннән аермалы буларак, үзенең гомерен саклап бирелүе өчен  Венгрия җәмгыяте аны куркак һәм хыянәтче дип саный. Майн Ридның "Кыз-хатын" романында Гёргейнең хыянәт варианты да нигез булып алына. Азат ителгәннән соң, Артур Гёргей Венгриянең сәяси тормышында бернинди роль уйнамый.

1885 елда кайбер дуслары аны Венгрия җәмгыяте алдында реабилитацияләргә тырышалар. Ул вакытта Гёргей мыскыллау һәм рәнҗетү астында йәши. Соңыннан, аның хәрби хезмәтләре һәм революция вакытында уйнаган мөһим роле аның ватандашлары тарафыннан таныла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Encyclopædia Britannica
  3. 3,0 3,1 Брокгауз энциклопедиясе / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  4. Proleksis enciklopedija, Opća i nacionalna enciklopedija — 2009.
  5. Вайцен // Хәрби энциклопедия : в 18 т. / Василий Новицкий һәм башкалар мөхәррирлек кылу астында. — СПб. : Т-во И. В. Сытина, 1911—1915.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]