Эчтәлеккә күчү

Артур Дәүләтбәков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артур Дәүләтбәков latin yazuında])
Артур Дәүләтбәков
Туган телдә исем баш. Артур Хәсән улы Дәүләтбәков
Туган 25 гыйнвар 1971(1971-01-25) (54 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Зиянчура районы, Үтәгол
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист, баш мөхәррир
Ата-ана
  • Хәсән Галиәкбәр улы (әти)
  • Фәния Заһит кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре БР атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре[d]
Шәһит Ходайбирдин премиясе
Сайт Артур Давлетбаков

Артур Дәүләтбәков, Артур Хәсән улы Дәүләтбәков (баш. Артур Хәсән улы Дәүләтбәков; рус. Артур Хасанович Давлетбаков; 1971 елның 25 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Зиянчура районы, Үтәгол) ― журналист, 2006 елдан «Йәшлек» газетасының баш мөхәррире. 2010—2020 елларда Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2016). Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2025).

БР Журналистлар берлеге рәисе А. Х. Дәүләтбәков Шөһрәтнамә тапшыра
Баш мөхәррир А. Х. Дәүләтбәков (түрдә) комиссия утырышы үткәрә

1971 елның 25 гыйнварында Башкортстан АССР Зиянчура районы Үтәгол авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Хәсән Галиәкбәр улы (1939―2008) — тарих, әнисе Фәния Заһит кызы (Бердикулова)[1] ― башлангыч сыйныфлар укытучысы. Зиянчура районы Ибрай авылы мәктәбенә укырга кергән. Гаиләсе белән шул ук районның Идәш авылына күчкәч, әлеге авыл мәктәбендә укуын дәвам иткән. 1987 елда Уфадагы 1нче интернат—мәктәпне (1994 елдан Рәми Гарипов исемендәге 1нче республика гимназия-интернаты[2]) тәмамлаган[3].

1987 елда Уфа дәүләт авиация институтына укырга кергән. 1988 елда Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистикасы факультетына күчкән, 1993 елда тәмамлаган[4]. БДУда укыганда «Йәнгүзәл» ансамбленда катнашкан. Студент чагында ук «Йәшлек» газетасында эшли башлаган[5].

1995―2002 елларда ― «Йәшлек» газетасы хәбәрчесе.

2002 ел ― «Башкортостан кызы» журналы мөхәррире урынбасары.

2002 ел ― «Аманат»[d] (1991 елга кадәр «Пионер») журналы мөхәррире.

2006 елдан ― Йәшлек газетасы баш мөхәррире.

Иҗтимагый эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • 2010―2020 елларда ― Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе[6].
  • Интернат мой — дом родной. Коллектив авторов: Кудакаев Ф. Ш., Галимова Г. Г., Давлетбаков А. Х.[7]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • 2016 ― Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре[8]
  • 2025Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия ― «Бельские просторы» журналында басылган «Уфа — Донбасс арасы ― барасы да, барасы» (Өфө – Донбасс араһы – бараһы ла, бараһы[9]) юлъязмалары (рус. путевые заметки «Уфа - Донбасс: нам дороги эти позабыть нельзя») өчен[10][11]

Гаиләле. Хатыны Лиля[12], кызы. Курайда, думбырада уйный.

  1. Фания Давлетбакова Вконтакте
  2. ГБОУ БРГИ № 1 имени Рами Гарипова
  3. Выпускники БРГИ № 1(рус.)
  4. Артур Давлетбаков ВКонтакте
  5. Мавлида Якупова. Человек, который любит родину, профессию и жизнь. Сайт Союза журналистов РБ, 25.01.2021
  6. Лейла Аралбаева. На XXII съезде Союза журналистов Башкортостана выбрали нового председателя. Башинформ, 15.12.2020
  7. КОНКУРСЫ. Претенденты на журналистскую премию определены Газета «Республика Башкортостан», № 174, 2005, 9 сентябрь. 2016 елның 4 март көнендә архивланган(рус.)
  8. Наиля Искандерова. Взгляд на республику сквозь призму профессиональных достижений. «Вечерняя Уфа», 20.09.2016
  9. Өфө – Донбасс араһы – бараһы ла, бараһы.(үле сылтама) ye102.ru, 25.11.2024
  10. Мавлида Якупова. Признание таланта и достижений журналистов. сжрб.рф
  11. Элина Әхмәтова. Башҡортостанда Шәһит Хоҙайбирҙин исемендәге премия лауреаттары билдәле булды. Башинформ, 21.10.2025
  12. Лиля Давлетбакова Вконтакте