Эчтәлеккә күчү

Артур Исламов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артур Исламов latin yazuında])
Артур Исламов
Туган телендәге исеме Артур Муллаян улы Исламов
Туган 13 гыйнвар 1988(1988-01-13) (38 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Актаныш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан музыка көллияте[1]
Һөнәре җырчы
Эш бирүче Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры[1] һәм Мария театры[d][1]
Җефет Эльза Исламова
Бүләк һәм премияләре

 Артур Исламов Викиҗыентыкта

Артур Исламов, Артур Муллаян улы Исламов (1988 елның 13 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Актаныш) — җырчы (баритон), Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры һәм Мария театры (Петербург) каршындагы яшь башкаручылар академиясе солисты. «Тантана» (2020, 2023) һәм Илһам Шакиров исемендәге (2025) премияләр лауреаты.

Alqanat төркеме. Артур уртада
«Ак бүре» операсында Ак бүре. 2012
«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә. 2006

1988 елның 13 гыйнварында Актанышта туган. Әтисе Муллаян – көрәшче. Әнисе Луиза – музыкант. Апасы Сиринә консерватория тәмамлаган, гаиләсе белән Чаллыда яши.[2] Музыка мәктәбенең баян классын, Казан музыка укуханәсенең халык уен кораллары бүлеген, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (Клара Хәйретдинова сыйныфы, 2012) тәмамлаган.

Эльмир Низамов: «Артур – үз эшенең фанаты. Җырлый да, көй дә яза. Без аның белән бер дулкында. Көйязар буларак, Артурның әсәренә үзгәрешләр кертергә әзер булуы миңа ошый».

Башкарган партияләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Данкайро, Моралес «Кармен» Ж. Бизе.
  • Фигаро «Фигаро туе» (Свадьба Фигаро).
  • Онегин «Евгений Онегин» П. Чайковский.
  • Граф Робинзон «Яшерен туй» (Тайный брак) Д. Чимароза.
  • Король Треф «Өч әфлисунга мәхәббәт» (Любовь к трем апельсинам).
  • Хома «Вий» Е. Анисимова.
  • Бен «Телефон» Д. Менотти.
  • Эдвин «Сильва» И. Кальман.
  • Акыл ияләре «Турандот» Д. Пуччини.
  • Кәрим бай «Башмагым» Җ. Фәйзи.
  • Сабиров «Җәлил» Н. Җиһанов.
  • Фатыйх «Шагыйрь мәхәббәте» Р. Ахиярова.
  • Кошчак «Сөембикә» Р. Ахиярова.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Операдан дуэт. Башкара Артур һәм Эльза Исламовлар. Мәскәү, 2022

Өйләнгән. Хатыны Эльза Исламова (1989 елда Казанда туган), җырчы. Кызлары Иделия[11].

  1. 1 2 3 https://realnoevremya.ru/articles/334276-artur-islamov-prosto-vyyti-i-krasivo-spet-mne-etogo-malo
  2. «Мин җиңәм дип киләм»
  3. С. Гафарованың шәхси сайты, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-04-14
  4. А. Исламов Vissi D'Arte лауреаты булды, archived from the original on 2017-04-28, retrieved 2015-04-14
  5. «Казан вакыйгалары» порталы
  6. Кубанские ведомости, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-04-14
  7. "Тантана" онлайн узды, төп җиңүчене билгеләмәделәр. Азатлык радиосы, 27.03.2020
  8. Камал театры артистлары «Тантана» театр премиясендә 3 номинациядә җиңү яулады.(үле сылтама) Камал театры сайты, 27.03.2020
  9. Р. Мөхәммәтова. «Кави-Сәрвәр» операсы солистларына «Тантана» премиясен Әлмәт районы башлыгы тапшырды. Татар-информ, 27.03.2023
  10. Юлай Низаев. Илһам Шакиров исемендәге III Республика премиясе лауреатлары билгеле булды. Татар-информ, 15.02.2025
  11. Рузилә Мөхәммәтова. Эльза Исламова: «Әтием әнигә Сөембикә образында портрет ясарга теләде - җитешмәде». Интертат, 4.11.2020