Артур Кәбиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артур Кәбиров latin yazuında])
Артур Кәбиров
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

баш. Артур Зиннур улы Кәбиров

Туу датасы:

10 апрель 1985(1985-04-10) (39 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, БАССР, Дуван районы, Артый

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2007-х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Салават Юлаев премиясеШәехзадә Бабич премиясе - 2017БР атказанган артисты - 2023

Артур Кабиров

Артур Кәбиров, Артур Зиннур улы Кәбиров (баш. Артур Зиннур улы Кәбиров, 1985 елның 10 апреле, СССР, РСФСР, БАССР, Дуван районы, Артый) ― драма актеры, музыкант, җырлар авторы, автор-башкаручы. [1] Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты (2007 елдан), Салават Юлаев (2022) һәм Шәехзадә Бабич (2017) исемендәге премияләр лауреаты. Башкортстанның атказанган артисты (2023).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1985 елның 10 апрелендә БАССР Дуван районы Артый авылында туган. Туган авылында 8 классны, Уфада Рәми Гарипов исемендәге 1нче республика гимназия-интернатын, Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (пофессор В. П. Селезнёв остаханәсе, [2] 2007) тәмамлаган, шул елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры труппасына кабул ителә. Хәзер әлеге театр сәхнәсендә хезмәт итә.

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кыз урлау (М. Кәрим) ― күмәк күренешләрдә
  • Урал батыр (эпос) ― Заркум
  • Гөлбостан (К. Даян) ― күмәк күренешләрдә
  • Прометей (М. Кәрим) ― Гермес
  • Эңгер төшкәч (А. Дударев) ― Илгизәр
  • Мәхәббәт кошлары (И. Йомагулов) ― Апуш
  • Нәркәс (И. Йомагулов) ― Тимерхан
  • Амеля (Н. Крашенинников) ― егет
  • Ат уйнатып алдан бара (З. Буракаева) ― Шайморатов
  • Февраль.Буран (З. Буракаева) ― Рәми Гарипов
  • Чыңгызханның ак болыты (Ч. Айтматов) ― Эрдене
  • Алтын ачкыч – Remake (А. Толстой) ― Арлекин
  • Баллы, тирәкле Балтирәк (Ә. Ишбулдина) ― күмәк күренешләрдә
  • Эзләдем, бәгърем, сине (Т. Миңнуллин) ― Рәхимҗан
  • Мулла (Т. Миңнуллин) ― Эльбрус
  • Mouse story (әкият, Д. Урбан) ― Шома
  • Диңгез.Утрау.Хәзинә (Д. Сәлимҗанов) ― Кумак
  • Хыялга каршы (А. Баймөхәммәтов) ― Ильяс
  • Йосыф вә Зөләйха (Кол Гали) ― Яшһәр
  • Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы (А. Волков) ― әкият каһарманы
  • Каһым түрә (Б. Бикбай) ― Колтүбә
  • Кара йөзләр (М. Гафури ) ― Закир
  • Эдип патша (Софокл) ― икенче рухани
  • Бәхет хакы (Х. Мөдәррисова ) ― табиб
  • Җаным, иртәгә яңа көн туар (Я. Пулинович) ― егет
  • Ай тотылган төндә (М. Кәрим) ― егет
  • Руди – Never off (А. Әбүшахманов) ― КГБ агенты
  • Яшь йөрәкләр (Ф. Бурнаш) ― Фәйзулла
  • Әсма (Р. Фәхретдин) ― сөйләүче һ.б.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кыргый» фильмында, 2016
  • «Кыргый» (баш. Ҡырағай, режиссёр Фәрзәнә Утарбаева, 2016) – ананың улы (баш роль) [3]
  • «Ургала» (режиссёр Айнур Асҡаров. 2013).[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Лилия, уллары Тимерхан, Батырша; кызы Камилә. [6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]