Артур Минһаҗев (1973)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артур Минһаҗев (1973) latin yazuında])


Артур Минһаҗев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Артур Гаптул улы Минһаҗев

Туу көне

30 март 1973(1973-03-30) (51 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Мари АССР Бәрәңге районы Бәрәңге

Эшчәнлек еллары

1996 ―х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, директор

Кораллар

гитара

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Казан егетләре»
«Артур & Марат» дуэты
«Сәйдәш» мәдәният үзәге

Хезмәттәшлек

Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты

mingazovv

Артур Минһаҗев, Артур Габдулла (Гаптул) улы Минһаҗев (1973 елның 30 марты, СССР, РСФСР, Мари АССР, Бәрәңге районы, Бәрәңге) – мәдәният эшлеклесе, җырчы, җырлар авторы, «Казан егетләре» төркеменең экс-солисты, «Артур & Марат» дуэты катнашучысы, Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәге директоры, Татарстанның атказанган артисты (2007), халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1973 елның 30 мартында Мари АССР Бәрәңге бистәсендә туган. Әтисе урманчы, әнисе бухгалтер, банк бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләгән. Гитара классы буенча музыка мәктәбен, армиядән соң, Йошкар-Олада мәдәният һәм сәнгать көллиятен, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының хор бүлеген (Җәвит Котдусов курсы) тәмамлаган.

1996 елда «Казан егетләре» төркеме солисты (икенче вокал һәм гитарачы) буларак сәхнәгә чыга, 2000-елларда төркем киң танылу ала (продюсер Рафаэль Мәҗитов). 15 ел дәвамында әлеге төркем белән күп конкурсларда, фестивальләрдә катнаша, беренче урыннар ала, илнең төрле төбәкләрендә чыгышлар ясый.

2013 елдан, «Казан егетләре» төркеме таркалгач (2006 елда директор Илдар Рәхимов китә, 2009 елда Вәли Фәзлиәхмәтов белән Азат Адиев «Райян» төркеме булып оеша), Марат Галимов белән бергә «Артур & Марат» дуэтын оештыручы һәм катнашучысы [1]. Дуэт белән башкарган беренче җыры ― «Әгәр мине бик сагынсаң» [2].

2012 елда Казанның Вознесение бистәсендә авыл клубларын төзүгә юнәлдерелгән республика программасы кысаларында салынган мәдәният йорты (клуб) мөдире вазыйфасын башкарган.

Ике ел Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамблендә эшләгән.

Хәзерге көндә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәге муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе (2000 елга кадәр ― Төзүчеләр мәдәният сарае) директоры [3] [4] [5].

50 дән артык җыр авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 ― «Урал моңо» (Уфа) – Гран-при
2011 ― «Белый месяц» (Бурятия) – Гран-при һ. б.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Луиза, педагогия фәннәре кандидаты, КДМИ профессоры [6]. Казан дәүләт мәдәният институтында бергә укыганнар. Казанның Вознесение бистәсендә шәхси йортта яшиләр. Улы Данил, Россия гадел хөкем академиясен тәмамлаган. Кызы Диана, инглиз телен тирәнтен өйрәнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Альбина Гайнуллина. Артур Минһаҗев: «Оркестрга теләсә кем җырлый алмый». Акчарлак, 2022 ел, 16 март, 16-17 бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]