Артур Сурин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артур Сурин latin yazuında])
Артур Сурин
Туган 6 июнь 1958(1958-06-06)
Малоарслангулово[d], Абишевский сельсовет[d], Хәйбулла районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 1 апрель 2012(2012-04-01) (53 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре педагог, дәүләт хезмәткәре

Артур Сурин (6 июнь 1958 ел — 1 апрель 2012 ел) — мәгариф һәм дәүләт эшлеклесе. 2005-2012 елларда Башкортстан мәгариф министры урынбасары. Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы (1992) һәм атказанган укытучысы (1997), Россия Федерациясенең урта профессиональ белем бирү алдынгысы 2003), Константин Ушинский һәм Михаил Шолохов исемендәге медальләр иясе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Артур Шәйхетдин улы Сурин 1958 елның 6 июнендә Башкорт АССРның Хәйбулла районы Кече Арслангол авылында туган. Унынчы сыйныфны Әбештә тәмамлагач, ул Зилаер авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, игенче һәм бакчачы булырга тели. 1980 елда авыл хуҗалыгы техникумын кызыл дипломга тәмамлый.

Укыган чакта ул чаңгычылар җыелма командасына керә, Хәйбулла, Баймак районнарында күп чаңгы ярышларында катнаша, призлы урыннар яулый. Аларның командасы республика узышларында да сынатмый һәм беренче урын яулый.

Спорт аның яшәү рәвеше була. Яхшы йөзә, мылтыктан бик төз ата, чаңгыда йөри, турникта аңа тиңнәр булмый. Сабантуйларда көрәшеп, җиңүче була. Мондый тәвәкәллек, көрәшче сәләте аңа атасыннан күчкән — ул Әбеш авыл советы сабантуйларында тугыз ел рәттән беренчелекне бирмәгән көрәшче була.

1976-78 елларда Совет Армиясендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.

1980-86 елларда читтән торып Башкорт дәүләт университетының биология факультетында укый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәт юлы Хәйбулла районы Әбеш урта мәктәбеннән башлана. 1980 елның мартыннан 1981 елга кадәр биология һәм химия укытучысы булып эшли.

1981 елның августыннан 1990 елга кадәр А. Ш. Сурин Уфадагы 2-нче педучилищеда укыта (1992 елдан 2-нче педагогия колледжы итеп үзгәртелә). Башта биология һәм химия укытучысы һәм тәрбияче булып эшли.

1990 елда тәрбия эшләр буенча директор урынбасары итеп тәгаенләнә.

1992 елдан укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары вазифасын алып бара.

2001 елдан колледж директоры итеп куялар.

Артур Шәйхетдин улы җитәкчелегендә 1992 елдан 2-нче педагогия көллиятендә берьеллык әзерлек курсы эшли башлый. Биредә авыл мәктәпләреннән килгән укучылар Башкорт дәүләт университетының музыкаль-педагогика факультында укуларын дәвам итү өчен әзерлек үтә.

2005 елның июленнән 2012 елның мартына кадәр Башкортстан Республикасының Мәгариф министры урынбасары вазифасын били.

Җиде елдан артык Артур Шәйхетдин улы җиң сызганып, җаны-тәне белән бирелеп, җөмһүрият өчен зур эшләр белән янып яши.

Башкорт мәктәпләрендә, интернат-гимназияләрдә туган телне укытуны, алар өчен дәреслекләр чыгаруны җайга сала. Һәр укучыга бушлай дәреслек тарату эше ныгытыла.

Ул мәктәптә тәрбия, сыйныфтан тыш түгәрәкләр, өстәмә белем бирү системасын яхшыртуга нык игътибар бирә.

Күрше республикаларга, өлкәләргә еш йөри, анда яшәгән башкортларның балалары туган телен өйрәнә аламы, нинди кыенлык бар, нинди ярдәм кирәк — барысын белешеп кайта.

Аннары инде Хөкүмәткә хәбәр итеп, чит өлкәдәге милләттәшләребезгә ярдәм кулы суза.

Артур Сурин мәктәпләрдәге тәрбия эшләре өчен җаваплы министр урынбасары була.

Башкортстан Республикасында балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүе, янгынга каршы саклану чараларын өйрәнүе буенча зур киңәшмәләр, конкурслар үткәрә.

Бигрәк тә балаларның сәламәтлеге һәм дөрес ял итүе спорт белән бәйле икәнен һәрвакыт ассызыклый. Республикада 119 төрле спорт мәктәпләренең эше аның күзәтүендә, җаваплылыгында була.

Яшь спортчыларны уен заллары, чаңгы, тимераяк, туп һәм башка әсбап белән тәэмин итүгә күп көч куя, алдан хәстәрли. Ул еш кына милли көрәш, чаңгы, волейбол, хоккей, гимнастика ярышларының ничек үтүен күзәтә.

«Сәламәт бала — ул җиңүче бала», — дип һәрбересенең кулын кысып, призлар тапшыра, рәхмәт әйтә. Укучыларның спорт командалары үзара даими очрашулар, бәйгеләр, спартакиадалар үткәрүен күзәтеп бара.

Артур Шәйхетдин улы Сурин озак авырудан соң 2012 елның 1 апрелендә Уфада вафат була. Туган авылында җирләнә[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Халык мәгарифе Министрлыгының Мактау грамотасы (1987),
  • Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы (1992) ,
  • Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (1997),
  • Россия Федерациясенең урта профессиональ белем бирү алдынгысы 2003) ,
  • Константин Ушинский, Михаил Шолохов исемендәге медальләр иясе.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүрт бала үстергәннәр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]