Артур Сәгыйтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артур Сәгыйтов latin yazuında])
Артур Сәгыйтов
Туган 7 гыйнвар 2000(2000-01-07) (24 яшь)
Алабуга, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Рубин, Олимпиетс[d], Волгарь[d], Сморгонь[d], Сатурн[d], DNŠ Primorje[d] һәм Сморгонь[d]

 Артур Сәгыйтов Викиҗыентыкта


Артур Дамир улы Сәгыйтов (2000 елның 7 гыйнвары, Алабуга, Татарстан, Россия) — Россия футболчысы, «Волгарь» клубы һөҗүмчесе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Артур Сәгыйтов «Рубин» футбол клубы академиясендә 8 яшьтән[1], 2018 елның гыйнварыннан яшьләр командасында шөгыльләнә башлый. Премьер-лигада 2018 елның 30 ноябрендә «Динамо»га каршы үз мәйданнарында узган матчта (1:1) 90 нчы минутта алмашка чыгып, дебют ясый.

2019/20 ел сезоны алдыннан «Түбән Новгород» ФНЛ клубына арендага бирелгән[2]. Чыгыш ясаган вакытта карьерасында икенче тапкыр борынын сындырганнар[3]. Сәгыйтов 13 уенда өч гол керткән[4]. 2020 елның августында аренда хокукларында Әстерханның «Волгарь» клубына күчә[5]. Кышкы тәнәфескә кадәр 10 матч уздыра. Клубның баш тренеры Виталий Панов Сәгыйтов үзенә бирелгән уен вакытын акламавын һәм «Волгарь» вакытыннан алда аренданы өзәргә ниятләвен белдерә[6]. 2021 елның гыйнварында «Рубин» белән контракт ике яклы килешү буенча өзелә[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Артур Сагитов
  2. «Рубин» отдал в аренду нападающего Сагитова
  3. Сагитову во второй раз сломали нос
  4. Гаджибеков и Сагитов покидают «Нижний Новгород»
  5. «Рубин» отдаст Сагитова в аренду в «Волгарь»
  6. «Волгарь» планирует вернуть Сагитова в «Рубин»
  7. «Рубин» расторг контракт с Сагитовым

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]