Артур Һендерсон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артур Һендерсон latin yazuında])
(Артур Хендерсон битеннән юнәлтелде)
Артур Һендерсон
ингл. Arthur Henderson
Туган телдә исем ингл. Arthur Henderson
Туган 13 сентябрь 1863(1863-09-13)
Глазго
Үлгән 20 октябрь 1935(1935-10-20) (72 яшь)
Лондон
Күмү урыны Голдерс-Грин[d]
Ватандашлыгы Бөек Британия байрагы Бөекбритания
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе
Җефет Элеонора Уотсон
Балалар William Henderson, 1st Baron Henderson[d][1] һәм Arthur Henderson, Baron Rowley[d][1]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1934 Тынычлык өчен Нобель премиясе

 [[commons:Category:Arthur Henderson|Артур Һендерсон
ингл. Arthur Henderson]]
Викиҗыентыкта

Артур Һендерсон (ингл. Arthur Henderson; 13 сентябрь 1863 ел, Глазго20 октябрь 1935 ел, Лондон) – Бөекбритания сәясәтчесе, Бөекбритантия Лейбористлар фиркасы лидеры, 1934 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Артур 1863 елда текстиль эшчесе гаиләсендә туа. Әтисе вафат булганда, аңа нибары 10 яшь кенә була. Металл коючы булып эшли, методистлар чиркәвенә керә һәм методист дин әһеленә әйләнә. 1892 елдан – металл коючылар һөнәри берләшмәсе хезмәткәре. 1888 елда Һендерсон Элеонора Уотсонга өйләнә. Аларның гаиләсендә бер кыз һәм өч ул туа.

1900 елда Артур Һендерсон 1903 елда төзелгән Бөекбритания Лейбористлар фиркасенең нигезе булган хезмәт вәкилләре комиссиясенә нигез салучыларның берсе. 1903 елда ул Бөекбритания парламентына сайлана. 1935 елга кадәр Һендерсон төрле сайлау урыннарыннан парламентка яңадан сайлана.

1911-1934 елларда ул Лейбористлар фиркасе сәркатибе.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында, 1915-1917 елларда, Һендерсон Һерберт Һенри Асквит һәм Ллойд Джордж хөкүмәтләренә портфельсез министр буларак керә һәм «җиңү белән тәмамланачак сугыш» өчен чыгышлар ясый.

Февраль инкыйлабыннан соң Россияга килә һәм Россия Вакытлы хөкүмәте һәм Эшче һәм солдан депутатларының Петроград шурасы белән сөйләшүләр алып бара.

Сугыштан соң Һендерсон Милләтләр Лигасы оештыруны яклый. 1924 елда Джеймс Рамсей Макдональдның беренче лейбористик кабинетында эчке эшләр министры; 1929-1931 елларда Макдональдның икенче кабинетында тышкы эшләр министры, бу вазифасында ул 1929 елда ССРБ белән Бөекбритания арасында 1927 елда бетерелгән дипломатик мөнәсәбәтләрне торгыза. 1931-1933 елларда коралсызландыру буенча халыкара конференция рәисе була. 1934 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.

Артур Һендерсон 1935 елның 20 октябрендә Лондонда вафат була.


  1. 1,0 1,1 Lundy D. R. The Peerage