Артур Әхмәтхуҗин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Артур Әхмәтхуҗин latin yazuında])
Артур Әхмәтхуҗин
Туган телдә исем Артур Камил улы Әхмәтхуҗин
Туган 21 май 1988(1988-05-21) (35 яшь)
Яңа Актанышбаш, Башкортостан
Милләт башкорт
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Русия дәүләт физик мәдәният, спорт, яшьләр һәм туризм университеты[d]
Һөнәре Рапира спортчы (фехтование)
Бүләк һәм премияләре Олимпия чемпионы

 Артур Әхмәтхуҗин Викиҗыентыкта

Артур Камил улы Әхмәтхуҗин (1988 елның 21 мае, Яңа Актанышбаш, Кызыл Кама районы, РСФСР, ССРБ) — Россия фехтовальщигы, рапирада командалар ярышларында Олимпия чемпионы (2016), 2013 елгы Дөнья чемпионатында көмеш медаль иясе (рапирада ярыш), 2012 елгы Олимпия уеннарында катнашучы. Фехтование буенча Россиянең спорт остасы (2005).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Артур Әхмәтхуҗин 1988 елның 21 маенда Башкорт АССРның Кызыл Кама районы Яңа Актанышбаш авылында туа. Милләте буенча башкорт[1].

Уфа шәһәренең 23 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче. Тренерлары — Р. И. Әюпов, И. Я. Мамедов[2].

2005—2010 елларда — яшүсмерләр, ә 2010 елдан — фехтование буенча Россия җыелма командасы әгъзасы[2].

2011 елда Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университетын тәмамлый, 2012 елда Башкортстан Республикаcы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенә укырга керә[2].

Будапештта узган Дөнья чемпионатында Әхмәтхуҗин шәхси рапирада көмеш медаль яулый, бот җәрәхәтләнү сәбәпле, спортчы мәҗбүри тәнәфес ала. Ике җитди операция кичереп, Әхмәтхуҗин бер елдан соң, 2014 елның декабрендә, күнегүләр ясый башлый. Бер елдан соң Әхмәтхуҗин үз кырында узган Дөнья чемпионатында америкалы Александр Миссиаласка 10:15 исәбе белән оттырып, бакыр медаль яулый.

Уфада яши, татарча сөйләшә белә, «Динамо» һәм ГҮСК (ЦСКА) командасы өчен чыгыш ясый.

Спорт казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхси зачётта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия чемпионатының көмеш призеры (2010);
  • Ир-атлар арасында Россия Кубогы иясе (2012), көмеш призеры (2008);
  • Бөтенроссия җәйге Универсиадасының көмеш призеры (2010);
  • Дөнья Кубогы этабының көмеш призеры (2012);
  • Россия яшьләр Спартакиадасы чемпионы (2010);
  • Яшьләр арасында Европа чемпионатының бакыр призеры (2010).

Команда зачетында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Олимпия чемпионы (2016);
  • Европа чемпионатының көмеш призеры (2007);
  • Юниорлар арасында дөнья чемпионатының бакыр призеры (2007);
  • Россия чемпионы (2010; 2011; 2012);
  • Россия чемпионатының бакыр призеры (2006);
  • Россия Кубогы иясе (2011, 2012);
  • Ир-атлар арасында Россия Кубогының көмеш призеры (2008, 2010);
  • Бөтендөнья җәйге Универсиада чемпионы (2009);
  • Россия яшьләр Спартакиадасы чемпионы (2010).

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Не только башкиры, уже и узбеки тянут на себя!»: как у татар «отбирают» чемпионов Рио
  2. 2,0 2,1 2,2 Ахматхузин Артур Камилевич. Федерация Фехтования Республики Башкортостан. 2016-08-13 тикшерелгән.
  3. Указ Президента Российской Федерации от 25.08.2016 № 429 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  4. Министр обороны встретился с армейскими спортсменами-триумфаторами Олимпийских игр в Рио: Министерство обороны Российской Федерации

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]