Архангелски вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Архангелски вулысы latin yazuında])
Архангелски вулысы
Үзәк Архангелски
Халык саны 9030 кеше  (1897)

Архангелски вулысы (тат. ئارخانگىٰلسكى ۋولىٰسىٰ, рус. Архангельская волость) — Сембер губернасына кергән административ-территориаль берәмлек.

Астрадам (Алатыр өязе), Үрәнтамак (Карсун өязе), Языков, Яңа Никулин, Югары Тимерчән (Сембер өязе), Гарадишчы һәм Памай вулыслары белән чиктәш булган (1890). 33[1] торак пунктта 9030 кеше яшәгән.[2] ТАССР барлыкка килгәннән соң Сембер губернасының Сембер өязенә күчерелә. 1921 елның 21 сентябрендә Татар Шатрашаны авылы ТАССР составына күчерелә. 1924 елда бетерелә, территориясе Астрадам вулысына кушыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]