Архиерей күле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Архиерей күле latin yazuında])

Архиере́й күле́ (Тарлаш күле) - Көнбатыш Кама төбәгендәге күл. Лаеш районының Тарлаш авылы янында.

Су өслегенең мәйданы 60 га. Су күләме 4495 мең м³. Озынлыгы 2140 м, иң киң урыны 480 м. Уртача тирәнлеге 6,5 м, иң зур тирәнлеге 22 м. Күл карст-суффозия процесслары тәэсирендә барлыкка килгән. Идел елгасының биек террасасы буйлап сузылган. Җир асты сулары исәбенә туена. Суы болганчыграк, иссез, җиңелчә минеральләшкән (68,2 мг/л), гидрокарбонат-сульфат-хлорид-кальцийлы, йомшак (гомуми катылыгы 2,5 мг-экв/л). Күл ләмләнә бара.

Архиерей күле фәнни танып белү әһәмиятенә ия; ял итү урыны. ТРның табигать истәлеге (1978).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]