Архимед кануны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Архимед көче җисем тартылыш көченә тигез булган очракта, җисем йөзеп батмый

Архимед кануныгидростатика һәм газостатиканың төп кануннарының берсе.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Архимед көченең сәбәпләре

Сыекчага яки газга чумган җисемгә җисем күләменең авырлыгына тигез булган этеп чыгару көче тәэсир итә. Ул көч Архимед көче дип йөртелә:

биредә - сыекча (газ) тыгызлыгы,
- ирекле төшү тизләнеше
- чумган җисем күләме

Этеп чыгару Архимед көче тартылыш көченә модуле буенча тигез, юнәлеше буенча каршы була.

Җисем тулысынча сыекча белән чолгап алынган яки сыекча өслеге белән кисешкән булырга тиеш, мисал өчен: Архимед кануны резервуар төбендәге герметик рәвештә беркетелгән җисемгә тәэсир итми.

Аңлатма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Архимед көче гидростатик басымнар аермасы белән аңлатыла

Архимед көче гидростатик басымнар аермасы белән аңлатыла:

биредә PA, PBA һәм B нокталарында басымнар,
ρ — сыекча тыгызлыгы,
hA һәм B нокталары дәрәҗәләре аермасы,
S — җисем аркылы кисеменең мәйданы,
V җисемнең сыекчага (газга) чумган өлешенең күләме.

Теоретик физикада Архимед кануны интеграль төрдә күрсәтелә:

,

биредә — өслек мәйданы, - теләгән ноктада басым

Канун чыгару теләгән җисем өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тирәнлектәге сыекча гидростатик басымы

Җисемгә тәэсир итә торган көч:

Остроградский-Гаусс теоремасы буенча:

Җисемнәр батмау шартлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • — җисем бата;
  • — җисем сыекчада (газда) йөзеп батмый;
  • — җисем калкып чыга һәм батмый.

Яки тыгызлык шартлары: (биредә — җисем тыгызлыгы, — җисем чумган мохит тыгызлыгы):

  • — җисем бата;
  • — җисем сыекчада (газда) йөзеп батмый;
  • — җисем калкып чыга һәм батмый.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Архимедов закон // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Закон Архимеда // «Энциклопедия Кругосвет».