Эчтәлеккә күчү

Архитектура

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Архитектура latin yazuında])
Архитектура
Сурәт
Кайда өйрәнелә архитектура социологиясе[d], архитектура теориясе[d] һәм архитектура аналитикасы[d]
Җитештерә корылма, архитектур элемент[d] һәм мигъмари ансамбль[d]
Һәштәге Architecture
Пиктограмма
Моңа өлешчә туры килә шәһәр төзелешен проектлаштыру[d]
 Архитектура Викиҗыентыкта
Сицилиядә безнең чорга кадәр V гасырда корылган Герага багышлаган грек гыйбадәтханәсе

Архитекту́ра яки мигъмарият (лат. architectura, бор. грек. αρχι — «баш, өлкән» һәм τέκτων — «төзүче, балта остасы» сүзләреннән) — кешеләрнең тормышына һәм эшчәнлегенә кирәкле биналарны, башка корылмаларны, заманча техник мөмкинлекләргә һәм җәмгыятьнең эстетик карашларына нигезләнеп, проектлаштыру һәм төзү осталыгы.

Биналарның һәм корылмаларның тышкы кыяфәте шулай ук архитектура дип атала. Шуның өстенә биналарны һәм корылмаларны җыйма рәвештә архитектура дип атыйлар.

Һиндстанда Таҗ Махал (1632–1653)

Архитектура гыйлеме

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Архитектураны өйрәнүче иҗтимагый, техник һәм махсус фәннәр комплексы. Төп тармаклары: архитектура, шәһәр төзелеше теориясе һәм тарихы, архитектура истәлекләрен реставрацияләү һәм реконструкцияләү, ландшафтлар архитектурасы, архитектура иҗаты методологиясе, архитектура тәнкыйте. Архитектура гыйлеменең фән буларак барлыкка килүен галимнәр Борынгы Рим архитекторы һәм инженеры Витрувийның «Архитектура турында ун китап» дигән трактаты (б.э.к. 1 йөз) белән бәйлиләр, анда шәһәр төзелеше, инженер-техник һәм бизәлеш мәсьәләләре бәян ителә. Архитектура гыйлеме үсешендә Л. Альбертиның «Биналар төзү турында» (1485), А. Палладионың «Архитектура турында дүрт китап» (1570), Д. Виньоланың «Архитектурада биш ордер кагыйдәсе» (1562) дигән трактатлары мөһим роль уйный. 18-19 йөзләрдә архитектура фәне үсеше нигездә архитектура (ордер) формалары теориясен эшләү, дөнья архитектурасы истәлекләрен ачу һәм өйрәнү юнәлешендә бара. Моңа күренекле француз һәм немец галимнәренең (И. Винкельман, Г. Шлиман, Ф. Майер, К. Шинкель, Виолле ле Дюк, О. Шуази һ.б.) археология һәм реставрация өлкәсендәге эшчәнлекләре сәбәп була. Нәтиҗәдә дөнья халыкларына Троя, Микен, Помпеи, Петра, Персепольдәге мәдәни истәлекләр белән танышу мөмкинлеге ачыла. Бу истәлекләрнең тарихын һәм архитектурасын тирәнтен өйрәнүгә, төрле төбәкләр һәм дәверләрнең архитектурасы арасындагы үзара йогынтыларны һәм багланышларны тикшерүгә этәргеч бирә. Бөтендөнья архитектурасы тарихын өйрәнүгә нигез салына. 20 йөздә тикшеренүләрне Л. Беневоло, З. Гидион, Г. Зитте, М. Майер, Н. Певзнер, М. Рагон һ.б. дәвам иттерә. Тикшеренүчеләр, архитектура һәм шәһәр төзелеше композицияләре мәсьәләләреннән тыш, ландшафтка бәйле, техноген, экологик һ.б. аспектларның теоретик проблемаларына да игътибар итәләр.[1]

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

исем тасвир нәрсәнең ассыйныфы
Baukörper
Neubau яңа төзелеш
бина
Pluteus балюстрада
Promenade architecturale
abated
adaptive reuse яңадан куллану
use status
afbouw
lifting beam beam
архитектур элемент
hoist
абак капительнең төп өлешеләреннән берсе, аның очында була; аскы ягы белән архитравка тоташып торучы дүрткырлы плита архитектур элемент
гөмбәз
йөзлек
пропорция
яңа төзелеш корылма
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.
  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2008., archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2013-05-18