Арча
| Арча | |
|---|---|
| Байрак | Илтамга |
| Нигезләнү датасы | XIII гасыр |
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Арча районы |
| Административ-территориаль берәмлек | Арча районы |
| Халык саны | 20 421 (2021)[1] |
| Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 100 метр |
| Почта индексы | 422000 һәм 422002 |
| Җирле телефон коды | 84366 |
| Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Арчада вафатлар |
![]() | |
Арча (лат. тат. Arça, рус. Арск) — Татарстандагы шәһәр, Арча районының үзəгe. Халык саны — 20 046 мең кеше (2016).
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казансу елгасында урнашкан, Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 65 км ераклыкта тора. Казан — Ижау тимер юлының станциясе.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Риваять буенча, Арча XIII гасырда Батый хан тарафыннан нигезләнә. Рус елъязмаларында Арча турында беренче мәртәбә 1497 елда мәгълүмат очрый. 1552 елда руслар тарафыннан алына, 1606 елдан — рус ныгытмасы. 1781 елдан — Казан калгайлыгы Арча өязе үзәге, 1796 елдан — өяз үзәге булмаган шәһәр. 1856 елда Арча шәһәрендә 2 чиркәү, 265 йорт һәм 30 лавка (кибет) булган. 1926 елда Арча шәһәр статусын югалта. 1920—1930 елларда — ТАССРның Арча кантоны үзәге, 1930 елдан Арча районы үзәге булып тора. 2008 елда Арчага шәһәр статусы кайтарыла.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| 1840[2] | 1866[3] | 1897[4] | 1926[5] | 1939[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[11] |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1 551 | 1 338 | 1 228 | ~2 600 | ~5 200 | 7 519 | 9 329 | 11 376 | 13 938 | 17 211 | 18 114 |
Төп милләтләр:
- 1989 елгы җанисәп буенча: татарлар — 83,7%, руслар — 15,0%.
- 2002 елгы җанисәп буенча: татарлар — 88,2%, руслар — 10,7%.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 20421 кеше яши[12], шул исәптән:
татарлар — 89.24%,
урыслар — 8.97%,
башка халыклар — 1.23%,
милләтен күрсәтмәүчеләр — 0.55%[12].
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кирпеч заводы, крахмал заводы, бәрәңге киптерү заводы, асфальт заводы, төзү материаллар комбинаты, мех фабрикасы, сөт комбинаты. 2006 елда «Милли аяк киеме» ААҖ ябылган.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Арча педагогика көллияте
- Арча агросәнәгать һөнәри көллияте
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Арчада туганнар.
- Равил Айдаров (1950), КДАТУның Архитектура һәм дизайн институты график модельләштерү кафедрасы профессоры.
- Гөлнара Габдрахманова (1971), Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе (2018 елның 4 маеннан). Татарстанның атказанган укытучысы (2016).
- Гөлүсә Галиева (1997), боксчы, халыкара класслы спорт мастеры.
- Марат Гатин (1976), Россотрудничество хезмәткәре (2025 елга кадәр), ТР Рәисе ярдәмчесе (2025 елдан).
- Эрнест Дышаев (1938―2017), рәссам-карикатурачы.
- Ленар Сафин (1969), ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры (2010 елның 22 апреленнән).
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Вокзал
- Мәдәният йорты
- Совет мәйданы
- Арча педкөллияте. «Әлифба» музее да шунда урнашкан
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ Казан губернасы торак урыннары исемлеге, 1866
- ↑ Населенныя мѣста Россійской Имперіи въ 500 и болѣе жителей. Санктъ-Петербургъ, 1905.
- 1 2 http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/arsk/index.html
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-05-25
- 1 2 Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.
