Эчтәлеккә күчү

Арча педагогика көллияте

56°05′46″ т. к. 49°51′51″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арча педагогика көллияте latin yazuında])
Арча педагогика көллияте
Тармак педагогика[d]
Нигезләнү датасы 27 май 1920
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Арча районы һәм Арча
Идарә итүче орган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бүләкләр
Адрес 422000, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Арча шәһәре, Вәгыйзовлар урамы, 14 йорт
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/arsk/page956635.htm
Карта

Көллият бинасы

Арча педагогика көллияте, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, рус. Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая1920 елдан Казан губернасы Арча кантоны (1920 елның 27 маеннан Татарстан АССР, 1990 елның 30 августыннан Татарстан) Арча шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы.
Каюм Насыйри премиясе лауреаты (2007).
Көллият директоры — Гөлнара Гарипова.

Көллият алдында Әлифбага һәйкәл

2011 елда «Иман» продюсерлык үзәге көллият тарихына багышланган «Ягымлы кычыткан» (рус. Ласковая крапива) фильмы төшергән (реж. Николай Морозов)[4].

  • Башлангыч сыйныфларда укыту
  • Мәктәпкәчә тәрбия
  • Физик тәрбия
  • Музыка белеме
  • Компьютер системаларында программалаштыру
«Әлифба музее»ннан күренеш

Көллияттә дөньяда уникаль булган дәүләт «Әлифба» музее ачылган. Музей Бөтенроссия музейлар ресстрына кертелгән. Төп экспозициядә — 37 мәртәбә нәшер ителгән татар «Әлифба»сы һәм аны төзүчеләр Сәләй Вәгыйзов, Рәмзия Вәлитова турында мәгълүмат. Музейда 200 дән артык төрле милләт әлифбалары үрнәкләре җыелган[5][6].

Укуханәдә рус теле һәм чуаш теле укытучысы булып чуаш язучысы Ефрем Еллиев (1907-1942) эшләгән.

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны әлма-матер һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Хәлим Искәндәрев 1888 Арслан «Рәсүлия» мәдрәсәсе
«Галия» мәдрәсәсе
1958
1937 No/unknown value Сәләй Вәгыйзов 1908-10-24 Байтуган (Камышлы районы) укытучы Saley Vagizov 2005-10-05
1937 1969 Рәмзия Вәлитова 1914-03-29 Стәрлетамак Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты укытучы 2002-10-22
1961 1990 Хөсәен Хәйруллин 1930 Кече Тормы тарих укытучысы
1963 2002 Илдус Сәгъдиев 1936-12-25 Ямашурминское сельское поселение Арча педагогика көллияте
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
математика укытучысы
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.

Нигез салынганнан бирле, уку йорты 16 меңнән артык башлангыч сыйныфлар укытучысы әзерләп чыгарган.

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1936 1939 Миңлегөл Җәләева 1910 Курамьял
Арбур вулысы
Малмыж өязе
укытучы No/unknown value
1947 Мөхәммәт Мәһдиев 1930-12-01 Гөберчәк язучы Muhammad Magdeev 1995-06-14
Фәрваз Миңнуллин 1934-08-05 Арча районы язучы
1956 Илдус Сәгъдиев 1936-12-25 Ямашурминское сельское поселение математика укытучысы Арча педагогика көллияте
1973 1977 Илдар Абдулла улы Шакиров 1958-09-02 Борындык мәктәп директоры Олы Урсак урта мәктәбе
Морза (Апас районы)
Борындык төп мәктәбе
Кайбыч районы мәгариф бүлеге
Кайбыч ягы музее
Олег Исаев 1964-01-14 Урта Көшкәт 1996-05-05
Лилия Хәмитова 1970-08-02 Арча җырчы
Булат Бәйрәмов 1979-02-20 Иж-Бубый җырчы Татар радиосы
Мәйдан TV
Ирек Миңнеәхмәтев 1980-12-25 Казан эшмәкәр Irek Minnakhmetov 2020-03-13
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.
  1. Арча районы тарихы, archived from the original on 2016-04-05, retrieved 2016-02-07
  2. Приказ Министерства образования Российской Федерации от 07.06.1995 N 295
  3. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы № 265/14 27.01.2014(үле сылтама)
  4. Татар-информ, 30.03.2011
  5. Әлифба музее
  6. Күчмәннәр командасы сайты, archived from the original on 2016-08-26, retrieved 2016-02-07