Арча районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арча районы latin yazuında])
Арча районы
Герб
Байрак
Ил

Русия

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан

Административ үзәк

Арча

Нигезләү датасы

1990 ел

Муниципаль район башлыгы

Нуриев Илшат Габделфәрт улы

Халык саны  (2019)

52 265 кеше

Милли состав

татарлар - 92,8%,
руслар - 5,9% [1]

Дини состав

мөселманнар, православ.

Мәйдан

1843,6 км²

Карта

Сәгать поясы

MSK (UTC+3)

Автомобиль номерлар коды

16, 116

https://arsk.tatarstan.ru/tat/

Арча районы (рус. Арский район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә(муниципаль район). Республиканың төньягында урнашкан. Административ үзәге — Арча шәһәре[2].

Район территориясендә табигать ядкәрьләренә караган берничә объект урнашкан: Казансу елгасының чишмә башы, Яңасала авышлыгы, Курса соры челән колониясе, «Тукай-кырлай» урманы, «Кул урманы», «Аю Урманы», Казансу һәм Шушма елгалары[2].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арча районы — Татарстан Республикасының иң зур районнарының берсе, аның мәйданы 1843,7 км2, район буенча Казанны Киров өлкәсе, Удмуртия Республикасы һәм Пермь крае белән тоташтыручы транспорт магистральләре уза. Кама аръягының төньяк өлешендә урнашкан, Балтач, Саба, Теләче, Питрәч, Биектау, Әтнә районнары һәм Марий Эл Республикасы (Мари-Төрек һәм Морке районнары белән чиктәш)[3][4].

Районның административ үзәге Казаннан 60 км ераклыкта урнашкан, башкалага тимер һәм автомобиль юллары белән барып җитәргә мөмкин[2].

Арча Татарстан картасында

Герб һәм әләм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арча районы гербы Арча район Советы утырышында 2006 елның 17 мартында раслана. Ул районда үсеш алган авыл хуҗалыгын чагылдыручы алтын ныгытма, кашкарый һәм башак рәсемнәре төшерелгән яшел калкан формасында башкарылган. Арча районы әләме турыпочмаклы формага ия, гербтагы кебек рәсем белән ясалган[5].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арча XII-XIII гасырлардан ук Болгар ныгытмасы буларак билгеле. Шәһәр буларак ул беренче тапкыр 1496-1497 елларда Казан тәхетенең Себер ханы Мамук тарафыннан яулап алынуы турындагы рус елъязмаларында искә алына[6]. 1552 елда Александр Горбатый-Шуйский һәм Андрей Курбский гаскәрләре шәһәрне яндыралар. Өч елдан соң аның урынында рус ныгытмасы төзелә[5].

1781-1796 елларда Арча өяз шәһәре, аннары Казан өязенең штаттан тыш шәһәре статусын йөртә. XVIII-XIX гасыр башында аның территориясендә игенчелек, терлекчелек, тимерчелек, кирпеч сугу һ.б. һөнәрчелек белән шөгыльләнгән хәрбиләр җирлекләре була[6].

1920 елга кадәр хәзерге Арча районы территориясе Казан губернасының Казан өязе составына керә. 1920 елдан 1930 елга кадәр җирләр Арча кантоны составында була. Арча районы 1930 елның 10 августында оеша. Ул вакытта районга 64 авыл советы һәм 113 торак пункт керә, аларда 64 136 кеше яши. Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. Мәсәлән, 1963 елның 1 февралендә аңа ТАССР ның Балтач, Тукай һәм Биектау районының бер өлеше кертелә. 1990 елда Әтнә районы Арчадан аерылып чыккач, районның заманча чикләре формалаша[2][5].

2006 елдан 2014 елга кадәр район башлыгы булып Назиров Алмас Әмин улы тора. 2015 елдан бу вазифаны Нуриев Илшат Габделфәрт улы башкара. Башкарма комитет белән Мөхәррәмов Рәсүл Ринат улы җитәкчелек итә[7][8].

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елга районда 51 291 кеше яши. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар — 92,8%, руслар — 5,9%, марилар — 0,5% ны тәшкил итә[9].

Халык саны
2002[10]2005[11]2006[12]2007[13]2008[14]2009[15]2010[16]2011[17]2012[18]2013[19]
51 34350 91150 95951 04751 04451 04451 66751 68451 80851 810
2014[20]2015[21]
52 07352 274

Муниципаль-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арча муниципаль районында 1 шәһәр, 16 авыл җирлеге һәм аларга кергщн 128 торак пункт бар[9]. 2010 елда Татарстан Республикасының 18-ЗРТ номерлы кануны «Арча шәһәре» һәм «Төбәк-Чокырча авыл җирлеге»н  «Арча шәһәре» муниципаль берләшмәсенә, ә Шушмабаш авыл җирлегенә кергән Акчишмә, Наратлык, янәшәдәге территориясе белән Хәтнә авылларын Ташкичү авыл җирлегенә кертә[22].

Шәһәр һәм авыл җирлекләреАдминистратив
үзәк
Торак
пунктлар
саны
ХалыкМәйдан,
км²
1e-06 Шәһәр җирлеге
1Арча Арча 4 22 263[21]
1.000002 Авыл җирлекләре
2 Апаз авыл җирлеге Апаз 6 1908[21]
3 Кәче авыл җирлеге Кәче 5 1125[21]
4 Наласа авыл җирлеге Наласа 3 892[21]
5 Яңа Кенәр авыл җирлеге Яңа Кенәр 11 4582[21]
6 Яңа Кишет авыл җирлеге Яңа Кишет 4 1132[21]
7 Яңа Кырлай авыл җирлеге Яңа Кырлай 8 1912[21]
8 Сеҗе авыл җирлеге Курса-Почмак 15 2961[21]
9 Урта аты авыл җирлеге Түбән Аты 5 1038[21]
10 Урта Курса авыл җирлеге Урта Курса 7 1024[21]
11 Иске Кырлай авыл җирлеге Түбән Мәтәскә 9 2148[21]
12 Иске Чүриле авыл җирлеге Иске Чүриле 10 1487[21]
13 Ташкичү авыл җирлеге Ашытбаш 10 2614[21]
14 Үрнәк авыл җирлеге Үрнәк 16 3341[21]
15 Утар Аты авыл җирлеге Утар Аты 6 1211[21]
16 Шушмабаш авыл җирлеге Шушмабаш 7 2208[21]
17 Яңасала авыл җирлеге Яңасала 2 428[21]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге көндә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елга Арча районы тормыш сыйфаты буенча милли рейтингта 43 район арасында 35 нче урында тора (рейтингта җирле бюджет керемнәре, уртача хезмәт хакы, инфраструктура, инвестицияләр күләме һәм башка күрсәткечләр бәяләнде). Районда инфраструктура белән проблемалар бар: 127 торак пункт канализация белән тәэмин ителмәгән һәм юлларның 59% ы начар хәлдә[23].

Авыл хуҗалыгы район икътисадының нигезе булып тора: биредә балык хуҗалыгы, ит-сөт терлекчелеге, сарыкчылык үсеш алган. Моннан тыш, районда торф, известьташ һәм доломитлар чыгарыла. Эре предприятиеләрдән «Арча кирпеч заводы», «Арча элеваторы», «Арча нефть продуктлары», «Арча балык хуҗалыгы», «Арча сөт комбинаты» эшли[6][5].

2019 елдан районда 21 га мәйданлы Арча агросәнәгать паркы төзелә, проектка «Созидание» компаниясе инвестицияләр кертә, аларның күләме 140 млн.сум тәшкил итә. Парк сөт кабул итү һәм эшкәртү, яшелчә эшкәртү һәм соклар җитештерү, ит эшкәртү комплексы, аксым витаминлы минераль өстәмә җитештерү цехлары белән җиһазландырылачак. Технопаркка биш резидент җәлеп итү планлаштырыла, кимендә 300 эш урыны булдырылачак дип көтелә[24][25].

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда юлларның гомуми озынлыгы 1101,2 км тәшкил итә. Аның территориясе буенча «Казан — Екатеринбург» тимер юлы, «Казан — Пермь», «Олы ӘтнәАрча» һәм «Арча — Яңа Кенәр» автомобиль юллары уза[5].

Социаль өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елга Арча районында 105 гомуми белем бирү мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, «Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Арчада өч китапханә һәм укучылар сарае эшли. Шулай ук 78 мәдәният йорты һәм клублар, 57 китапханә һәм 8 музей исәпләнә. «Арча хәбәрләре» гәҗите рус һәм татар телләрендә чыга[6][26].

Районда берничә музей бар: галим Шәмсетдин Күлтәси, Яңасала авылында язучы Гомәр Бәширов музее, «Казан арты» тарих-этнография музее һәм башкалар. Төп истәлекле урыннардан Габдулла Тукайның «Кырлай» мемориаль комплексын, Арча мәчетен, Иске Чүриле авылындагы гыйбадәтханә һәм Күлтәс авылындагы мәчетне  аерып карарга мөмкин[2].

Арча районында спорт туризмы, көрәш, ат спорты, йөзү һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар даими рәвештә уза[3].

Музейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арча район җирлегендә туган күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арча районы
Арча әдәбият һәм сәнгать музее
«Казан арты» тарих-этнография музее
Мөхәммәт Мәһдиев музее (Гөберчәк)
Арча педагогика көллияте. «Әлифба» музее да шунда урнашкан
Габдулла Тукай музей комплексы (Яңа Кырлай)
Гани Сафиуллин музей-утары (Иске Кишет)
Тукаевлар музей-йорты (Кушлавыч)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Всероссийская перепись населения 2010 года. Национальный состав населения Республики Татарстан (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2021-09-03 
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Экологический гид, 2015
  3. 3,0 3,1 Арский район: знаменитые «университеты» и родина татарского капитализма. Реальное время (2018-03-04). әлеге чыганактан 2020-11-29 архивланды. 2020-11-17 тикшерелгән.
  4. Руденко, 2013
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 Историко-культурный атлас, 2013
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Арский район: деревни ханской даруги, место учебы Шаляпина и «дивный край». Реальное время (2018-02-26). әлеге чыганактан 2020-11-26 архивланды. 2020-11-17 тикшерелгән.
  7. Назиров Алмас Аминович. Реальное время. әлеге чыганактан 2020-11-28 архивланды. 2020-11-17 тикшерелгән.
  8. Органы управления Арского муниципального района. Официальный сайт Арского район. әлеге чыганактан 2020-09-28 архивланды. 2020-11-17 тикшерелгән.
  9. 9,0 9,1 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан. Федеральная служба государственной статистики (2020). әлеге чыганактан 2021-01-24 архивланды. 2020-11-17 тикшерелгән.
  10. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  11. Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
  12. Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
  13. Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
  14. Республика Татарстан. База данных показателей муниципальных образований на 1 января 2008-2014 годов
  15. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелгән.
  16. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  17. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
  18. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  19. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  20. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
  21. 21,00 21,01 21,02 21,03 21,04 21,05 21,06 21,07 21,08 21,09 21,10 21,11 21,12 21,13 21,14 21,15 21,16 21,17 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.
  22. Закон Республики Татарстан от 16.05.2010 № 18-ЗРТ «О преобразовании муниципальных образований „город Арск“ и „Тюбяк-Чекурчинское сельское поселение“, изменении границ территорий Арского и Сабинского муниципальных районов и входящих в их состав отдельных муниципальных образований, а также внесении изменений в отдельные законодательные акты Республики Татарстан об установлении границ территорий и статусе муниципальных образований»
  23. Где в Татарстане жить хорошо: рейтинг районов республики по качеству жизни. Inkazan.ru (2020-03-16). 2020-11-17 тикшерелгән.
  24. В Татарстане достроят промпарки в Арске, Буинске и Уруссу в 2019 году. TatCenter.ru (2019-01-28).
  25. Промышленный парк «Арский» готовит рабочие места. Taтмедиа (2020-09-20). 2020-11-17 тикшерелгән.
  26. Арский район. TatCenter.ru. 2020-11-17 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]