Арча районы флагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арча районы флагы latin yazuında])
Арча районы флагы
Нигезләнү датасы 2006
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Арча районы

Арча районы флагыТатарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Арча район Советының 55нче утырышы карары белән 2006 елның 17 мартында расланган.[1]

Герб 2259 номерлы теркәү номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм 50 номерлы астында Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелгән.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттә, уртасына сары бүрәнәле кальга, читләре буйлап 14 сары башак һәм 14 ак кашкарый чәчәкләре урнаштырылган туры почмаклы яшел тукыма».

[2]

Символиканы нигезләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арча районы флагы Арча районы гербы нигезендә эшләнгән һәм 2006 елның 17 мартында Татарстан Республикасының Арча район советында кабул ителгән.

Татарстанның Арча районыКазан ханлыгының иң борынгы төбәкләреннән берсе булуы белән билгеле. Биредә хакимнәрнең һәм аксөякләрнең шәхси биләмәләре урнашкан булган. Бу җир гасырлар дәвамында Казан ханнарының ышанычлы терәге булгып хезмәт иткән. Арча тарихы татар халкының дәүләтчелеген торгызуда төп роль уйнаган күпсанлы вакыйгалар белән бәйле төбәк. Хәзерге Арча районы үзәге — Арча шәһәренә урта гасырда чик буе ныгытмасы-форпост буларак нигез салына. Ныгытма күп еллар дәвамында тыныч халыкны дошман яуларыннан саклап, үз функциясен уңышлы башкарып килде. 1781 елның 18 (29) октябрендә расланган Арча өяз шәһәре гербыннан алынган сары (алтын) ныгытма образы төбәкнең тарихи үзенчәлекләрен чагылдыра. Ныгытма сурәте шулай ук шәһәр һәм районның үзара бәйләнешен ассызыклый.

Икмәк башакларыннан һәм кашкарый чәчәкләреннән эшләнгән кайма авыл хуҗалыгын районның хәзерге икътисады нигезен аңлата. Кашкарый чәчәге кояшны һәм озак яшәүне гәүдәләндерә. Ак төс (көмеш) - чисталык, камиллек, иминлек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Сары төс (алтын) - уңыш, байлык, тотрыклылык, интеллект һәм хөрмәт символы.

Яшел төс - табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арча районы гербы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]