Арча районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арча районы latin yazuında])
(Арча тарихы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Арча районы
Arsk rayon flag.gif
Байрак
Башкала Арча
Халык саны 52 265 (1 гыйнвар 2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 10 аугыс 1930
Җәгърафия
АТБ Татарстан
Мәйдан 1,843.6 дүрткел киламитер
ДДӨБ 116 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 56.2°N 49.85°E, 56.16667°N 49.91667°E Edit this on Wikidata


Арча районы (рус. Арский район) — Татарстан Республикасының төньягында урнашкан муниципаль район, төньякта Мари Ил белән чиктәш. Район үзәге — Арча.

Арча районының тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арчаның 1174 елда һәм аннан да элегрәк үк булганлыгы турында хәбәрләр бар. Арча 1000 еллык тарихи юлында Казан шәһәре белән янәшә һәм нык аралашып барган. Арча атамасы Казанның түреннән үк башлана. “Арча капкасы”, “Арча кыры”, “Арча ягы”, “Арча юлы” атамалары Казан тирәсендә Арча ягы кешеләре яшәгәнне һәм Арчаның Казан шәһәре яшьтәше булуы хакында сөйләүче дәлилләр. Тарихчы Рыбушкин үзенең Казан тарихына багышланган язмаларында: “Арча Казан шәһәренең үзенә караганда да олырак һәм Бряхов шәһәре чордашы булырга тиеш”, – дип яза һәм Арчаның Идел Болгары турындагы кулъязмаларда данлыклы шәһәр булып торуын әйтә. (Бряхов шәһәре, татар энциклопедик сүзлегендә “Бряхимов” дип язылган, рус елъязмаларында 1006 елгы дип искә алына). Гарәп чыганакларына караганда, IX-X гасырларда Арча җире Болгар дәүләтенә салым түләп торган. Белгечләр әйтүе буенча, Арчага Идел һәм Түбән Нократ арасындагы җирләр керә. XIII гасырда шул территориядә Арча кенәзлеге оешкан. Анда төрки һәм угро-фин халыклары яшәгән. Арча төбәге Болгарстан, Алтын Урда, бигрәк тә Казан ханлыгы заманында бу дәүләтләр тормышында гаять зур урын тоткан. Арча кальгасы (ныгытмасы) Нократ елгасы буенча килә торган рус баскынчыларыннан Казан ханлыгын саклап торган. Ул Казан ханлыгының иң ышанычлы һәм иң бай ягы булган.

1930 елның 10 августында барлыкка килә. 1963 елда Арча районына Татар АССРның Тукай районы кертелә. 1990 елда районнан Татарстанның Әтнә районы аерып чыгарыла.

Арча районының халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
41 878 81 139 71 367 61 959 51 343 51 667

Халык саны: 51,6 мең кеше (шул исәптән ирләр — 23,9, хатыннар — 27,7).

Халыкның 92,7 % — татарлар, 6,3 % — урыслар, 0,5 % — чирмешләр.

Рельеф һәм мәйдан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы — 1843,6 км².

Районның рельефы — Казансу һәм кушылдыклары, Ашыт, Шушма елгалары белән телгәләнгән калкулыклы үзәнлек (биеклек 170–266 м).

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгы зур үсеш алган. Аның нигезен ит-сөт һәм бөртеклеләр (уҗым арышы, бодай, сабан ашлыгы, кузаклылар) юнәлеше тәшкил итә. Эре балык хуҗалыгы бар.

Арча район җирлегендә туган күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арча районы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]