Эчтәлеккә күчү

Арый

55°36′43″ т. к. 58°12′33″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арый latin yazuında])
Арый
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Арый авыл советы[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Арый авыл советы[d], Дыван районы һәм Златоуст өязе
Халык саны 76 (1795)[2],
114 (1816)[2],
188 (1834)[2],
256 (1859)[2],
119 (1870)[2],
461 (1920)[2],
361 (2002)[3],
385 (2010)[4]
Почта индексы 452539
Карта

Арый (рус. Ариево, баш. Арый) ― Россия Федерациясе Башкортстан Республикасы Дуван районында урнашкан торак пункт (авыл). «Арый авыл советы» авыл җирлегенең[d] административ үзәге. 2010 елның 14 октябренә халык саны 385 кеше. Почта индексы — 452539.

Авыл Әй елгасы кушылдыгы Әнҗәк[d] елгасы ярында, район үзәге Мәсәгут авылынннан төньякка 18 километр һәм Силия (Чиләбе өлкәсе) тимер юл станциясеннән төньяк-көнбатышка 93 километр ераклыкта урнашкан.

  • Район үзәгенә кадәр (Мәсәгут): 18 км
  • Якындагы тимер юл станциясенә (Силия): 93 км

Бирегә беренче килеп урнашучы Арый чыганаклар буенча күзәтелми[5]. Ләкин аның уллары һәм оныклары 1816 елның VII ревизиясендә исәпкә алынган: өлкән улы Әмин Арыев ― 1776 елгы (улы Сафиулла), кече улы Нигъмәтулла Арыев ― 1779 елгы (балалары: Мөлхия һәм Алмашәкәр). Алар 1894 елда әле исән булган[6].

Уфа губернасының Златоуст өязе составына кергән.

1795 елда Арый авылындагы 13 йортта 76 кеше, 1816 елда 14 йортта — 114 кеше, 1834 елда 30 йортта — 188 кеше яшәгән.

Авылда яшәүчеләр арыш, солы, арпа һәм бодай чәчкән. Ашлык үстерү бик файдалы булган. Аны атлар белән көнчыгыш төбәкләргә алып барып сата торган булганнар. Көнбатышка исә Әй елгасындагы Мәтәле[d] пристаненнән су юлы белән озатканнар. Бәрәңге утырту да күпләрнең хәлен җиңеләйткән.

Арыйда 1 суккыч һәм җилгәргеч, тегермән булган. Халык күпләп мал тоткан.

1906 елда 1878 елда ук төзелгән мәчет, мәдрәсә, мануфактура кибете теркәлгән.

Авылда 1нче санлы Мәсәгут лицее филиалы — Арый төп мәктәбе, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, Мәдәният йорты, китапханә бар.

Халык саны
1795[7]1816[7]1834[7]1859[7]1870[7]1920[7]2002[8]2010[9]
76114188256119461361385

Күпчелек милләт ― башкортлар (96%).

Авыл хуҗалыгы файдалану зонасы булган шәхси ярдәмче хуҗалык, утар тибындагы индивидуаль төзелеш.

Авылга автотранспорт белән барып була. «Каракүл[d] ― Арый ― Мәрьямгол[d]» төбәк әһәмияттәге автомобиль юлында «Арый» җәмәгать транспорты тукталышы (идентификация номеры 80 ОП МЗ 80Н-251) [10].

  1. ОКТМО
  2. 1 2 3 4 5 6 Ариево
  3. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  4. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
  5. Ариево. Генеалогия и архивы(рус.)
  6. Ариево | Генеалогия и архивы.
  7. 1 2 3 4 5 6 Ариево. әлеге чыганактан 2014-05-10 архивланган. 2014-05-10 тикшерелгән.
  8. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  9. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланган. 2014-08-20 тикшерелгән.
  10. https://npa.bashkortostan.ru/upload/uf/5a4/201202030001.pdf 2021 елның 17 июнь көнендә архивланган Постановление Правительства Республики Башкортостан от 2 февраля 2012 г. N 28 «Об утверждении перечня автомобильных дорог общего пользования регионального и межмуниципального значения»