Эчтәлеккә күчү

Асаба америкалылар резервациясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Асаба америкалылар резервациясе latin yazuında])
Асаба америкалылар резервациясе
Нигезләнү датасы 1763
Сурәт
Дәүләт  Америка Кушма Штатлары
Төрләр ареалы харитасы
Саны 574
 Асаба америкалылар резервациясе Викиҗыентыкта

Асаба америкалылар (индеецлар) резервациясе (ингл. Native American Reservation) — АКШ, Канада һәм Көньяк Америкада индеец кабиләләре идарәсендә булган территорияләр.

2019 елгы АКШ континенталь территориясендә асаба америкалылар резервацияләре харитасы

АКШта барлыгы 326 резервация исәпләнә, әмма рәсми рәвештә танылган 567 кабиләнең һәрберсенең үз резервациясе юк — кайбер кабиләләрнең берничә резервациясе бар, ә кайберләренең берсе дә юк. Мәйдан буенча иң зурысы — навахо халкының резервациясе булган Навахо-Нейшен (якынча 64,7 мең км²), ләкин территориясе 50 км²-дан да кечкенәрәк булган резервацияләр дә очрый. Гомумән алганда, асаба америкалылар АКШ территориясенең 227 мең км² җирен контрольдә тота, бу илнең гомуми мәйданының (9 629 091 км²) 2,3 процентыннан артыгын тәшкил итә. Резервацияләрнең гомуми мәйданы Айдахо штатыннан бераз зуррак. 12 резервация Род-Айленд штатыннан (3143 км²), ә 9 резервация Делавэр штатыннан (5327 км²) зуррак мәйданга ия.

АКШ хөкүмәте җирле кабиләләрнең үзидарә хокукын таный. Резервацияләрдә яшәүче кабиләләр үз хөкүмәтләрен төзергә, кануннар кабул итәргә һәм үтәүне тәэмин итәргә, салымнар билгеләргә, кабилә ватандашлыгын бирергә, шулай ук эшчәнлекнең барлык төрләрен диярлек лицензияләргә һәм көйләргә хокуклы. Юридик яктан индеецлар резервацияләре АКШ штатлары ия булган хокукларга ия. Штатлар кебек үк, алар башка дәүләтләр белән рәсми мөнәсәбәтләр урнаштыра алмыйлар (бу федераль хөкүмәт вәкаләте). Моннан тыш, аларның сугыш игълан итү һәм акча сугу хокукы юк.

Резервацияләрдә федераль кануннар да, кабиләләр тарафыннан кабул ителгән кануннар да гамәлдә. Күп очракларда штат кануннары резервация территориясендә чын көчкә ия түгел. Күпчелек резервацияләрдә кабилә мәхкәмәләре һәм хокук саклау органнары актив эшли. Индеецлар, АКШның башка яшәүчеләре кебек үк, федераль салымнар түлиләр. Резервациядә яшәүчеләр, керем чыганаклары резервация эчендә булса, штатның керем салымын һәм резервациядәге милек өчен салымны түләмиләр.

Навахо кабиләсе индеец баласы резервациядәге йорт янында

Резервацияләр җиргә ия булуның үз кагыйдәләрен билгели: 140 резервациядә барлык җир кабиләнең уртак милке булып тора, калганнарында — җир хосусый затлар кулында. Берничә штатның индеецлар резервациясе территориясендә уен бизнесы (казино) рөхсәт ителгән.

Резервацияләр барлыкка килү процессы XVIII—XIX гасырларда аерым индеец кабиләләре белән төзелгән килешүләр нигезендә формалаша башлый. Бу килешүләр кабиләләрнең һәм аларның территорияләренең махсус хокукый статусын ныгыта һәм АКШның индеецларга карата дәүләт сәясәтенең мөһим юридик нигезенә әверелә (бу сәясәт XIX гасырда тулысынча рәсмиләшә). Резервацияләр системасын булдыруда Конгресс тарафыннан 1851 елда кабул ителгән Индеецлар өчен ассигнованиеләр[ru] турындагы канун төп роль уйный. Әлеге канун асаба америкалылар яшәве өчен махсус территорияләр бүлеп бирүне беренче тапкыр канун рәвешендә ныгыта.

Мәхкәмә эшләре барышында индеецлар үз җирләрен тартып алган яки алардан канунсыз файдаланган өчен АКШ хөкүмәтеннән берничә тапкыр акчалата компенсация түләтүгә ирешәләр[1]. Вакыт узу белән резервацияләр биләгән җирләр кими барды: файдалы казылмалар табылу, күчеп килүчеләр басымы һәм хөкүмәт сәясәтендәге үзгәрешләр тәүге киң территорияләрнең кыскаруына сәбәп булды.