Асанбиби

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Асанбиби latin yazuında])

Асанбиби (Бенгаль телендә: আসানবিবি) ул Халык дине Алиһәсе, аңа алты кыз туганы Олабиби (Ваба Алиһәсе), Аджгаибиби, Чандбиби, Баһадабиби, Җһетунебиби һәм Җһолабиби белән Көньяк Бенгалиядә табыналар. Кайбер хәзерге заман галимнәре ышануы буенча бу җиде Алиһә бергә Сатбиби (җиде ханым) буларак мәгълүм, алар Саптаматрикаларның  (Браһми, Маһешвари, Вайшнави, Вараһи, Индрани һәм башкалар) метаморфозалары, әмма Саптаматрикалар һәм Сатбибилар арасында охшашлыклар юк диярлек. Җиде Алиһәгә коллектив табыну Борынгы Һиндстанда Синдхта урнашкан Инд Үзәне Цивилизациясенең төп шәһәр үзәге Мохенджодарода табылган терракотта мөһердә бар, анда бергә торучы җиде хатынның сурәте урнашкан.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Basu, Gopendrakrishna (2008) [1966]. Banglar Laukik Debata (in Bengali), Kolkata: Dey's Publishing, ISBN|81-7612-296-3, pp.187-91