Асия Нәфыйкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Асия Нәфыйкова latin yazuında])
Асия Нәфыйкова
Туган 9 октябрь 1932(1932-10-09)
Чишмә районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 4 февраль 1995(1995-02-04) (62 яшь)
Уфа, Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре Актрисы
Эш бирүче Башкорт дәүләт академия драма театры

Нәфыйкова Асия Закуан кызы (9 октябрь 1932 ел4 февраль 1995 ел) — башкорт театр актеры. РСФСРның атказанган (1982) һәм Башкорт АССРның халык (1972) артисты. «Мактау Билгесе» ордены кавалеры (1971).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Асия Закуан кызы Нәфыйкова 1932 ел Чишмә районы Уразбахты авылында туган. Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, Башкорт дәүләт филармониясендә конферансье булып эш башлый. Чираттагы концерттан соң аңа сәләтен театр сәхнәсендә сынап карарга тәкъдим итәләр. Бу 1956 елда була. Шуннан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Асия Нәфыйкова язмышын театр белән бәйли.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Эзләнү еллары» (А. Арбузов) драмасында — Галинаны, аннары «Муса» (Н. Исәнбәт) трагедиясендә татар шагыйре Муса Җәлилнең хатыны Әминә ролен ышанып тапшыралар актрисага. Сынатмый ул — спектакльдән спектакльгә сәләте ачыла бара, сәнгатьтә үз урыны төсмерләнә башлый. Аннары инде — Нурия («Әниемнең чал чәчләре», Ә. Мирзаһитов), Сания (Д. Исламовның «Юмарт җир» романы буенча В. Галимовның «Куштирәк» инсценировкасы), Ләйсән («Авыл күренешләре», Ә. Мирзаһитов), Тамара («Атаеңның кадерен бел», В. Лаврентьев) — ул гәүдәләндергән героиняларның бер ничәсе генә.

Асия Нәфыйкова иҗат иткән образлар галереясында Н. Асанбаев драмасы буенча куелган «Фәйзи» спектаклендәге әдәпсез, кыланчык Зөһрә ролен театр белгечләре «зур осталык белән башкарылып, күпләргә сабак, гыйбрәт булырлык бөтен образ» дип атаса, М. Фәйзинең «Галиябану» драмасындагы гүзәл, тормышчан Галиябануы (соңыннан Галимәбануы) Казан, Мәскәү, Ленинград тамашачыларын да таң калдыра.

М. Кәримнең «Җырланмаган җыр» драмасындагы Мәстүрә дә актрисаның җитди иҗат җимешләренең берсе буларак санала. Ә. Мирзаһитовның «Әниләр көтәләр улларын» драмасы буенча куелган спектакль республиканың Салават Юлаев исемендәге премиясенә лаек була. Анда Асия Нәфыйкова Шәфиганы уйный.

Карпенко-Карыйның «Бәхетсез күңел» драмасында ул уйнаган Варка, И. Абдуллинның «Айсылуның айлы кичләрендәге» Марфа, «Их, Уфа кызлары»нда Тамара, «Дивана яшьлектә» исә Сәйдәттәй, Л. Пиранделлоның «Лиола, яки мут егет»ендә Кояшбикә, Ә. Атнабаевның «Игезәкләре» Нәсимә, Л. Толстойның «Тере мәет»ендә Настасья Ивановна, М. Буранголовның «Башкорт туенда» Йомабикә, Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ендә Галимә, Ф. Бүләковның «Әбиләргә ни җитми»дә Хәнә, М. Кәримнең «Кичке табына»ынд Корбанбикә — театр елъязмасына сеңеп калган ачык образлар.

Асия Нәфыйкованың исеме бүген дә хезмәттәшләренең, аны хәтерләгән тамашачының теленнән төшми, якты да, ямансу да бер моң кебек күңелләренең иң түрендә саклана.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Нафиҡова Асия Заҡуан ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.