Асия Хәйруллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Асия Хәйруллина latin yazuında])
Асия Хәйруллина
Туган телдә исем Асия Хәсән кызы Хәйруллина
Туган 15 июнь 1921(1921-06-15)
Ясаклы Барыш, Апас районы, ТАССР
Үлгән 2004(2004)
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБКалып:Россия байрагы Россия
Һөнәре актриса, педагог
Җефет Халит Кумысников
Балалар Җәмилә (1950),
Наилә (1958)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Асия Хәсән кызы Хәйруллина (1921 елның 15 июне2004 ел) — атаклы татар артисткасы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992), ТАССРның атказанган артисты (1971), Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты (1958).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Асия Хәйруллина 1921 елның 21 июлендә Татарстан АССРның Апас районы Ясаклы Барыш авылында туган[1]. Урта мәктәпне тәмамлагач, Спас педагогика училищесына керә. Соңрак Дәүләт театраль сәнгать институтының актерлык факультетында укый,в Татарской студии ГИТИС. О.И. Пыжов, Б.А. Бибиков, М.П. Чистяков, Б.М. Седой, О.А.Якубовский кебек сәхнә осталарыннан белем ала. Укуын тәмамлагач, юнәлтмә буенча Татар яшьләр театрына җибәрелә, ә бер елдан соң Камал театрына чакырыла.

19501971 елларда Камал театры труппасында эшли, төрле әһәмиятле рольләр башкара. 1962 елдан Казан театр училищесында, ә 1970 елданКазан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта. Соңгы уку йортында ул сәхнә теле курсы алып бара, соңрак, лекцияләрендә җыелган материал нигезендә, «Дөрес сөйләшергә өйрәнегез» исемле дәреслек яза.

Асия Хәйруллина 4 ноября 2004 елда вафат була.

Рольләр[2][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роль Спектакль Пьеса авторы
Садрый «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи
Миңлеәхмәт «Миңлекамал» Мирсәй Әмир
Идел «Зифа»
Сәхилә «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт
Рокыя «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин
Гүзәл «Рәхим итегез!»
Бибиәсма «Кайда соң син?» Хәй Вахит
Екатерина «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш
Галимә «Тормыш җыры» Мирсәй Әмир
Зөлкагыйдә «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камал театрында Кәрим Тинчуринның «[[Җилкәнсезләр]]» пьесасы буенча куелган спектакльдә Рокыя ролен башкарганы өчен, Асия Хәйруллина 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе белән бүләкләнә. 1971 -Заслуженная артистка ТАССР.

1992 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]