Аскар Мамин
Аскар Мамин | |
---|---|
![]() | |
Казакъстан премьер-министры | |
Вазыйфада 2019 елның 25 феврале – 2022 елның 5 гыйнвары | |
Президент | Нурсолтан Назарбаев Касыйм-Юмарт Тукаев |
Аңа кадәр | Бәхетҗан Сагынтаев |
Дәвамчысы | Алихан Смаилов (в.б.) |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 23 октябрь 1965 (59 яшь) ССРБ, Казакъстан ССР, Целиноград |
Сәяси фирка | Nur Otan |
Белем | Целиноград төзүче инженерлар институты; В. Г. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты |
Аскар Мамин, Аскар Узакбай улы Мамин (каз. Асқар Ұзақбайұлы Мамин, 1965 елның 23 октябре, ССРБ, Казакъстан ССР, Целиноград) — Казакъстан дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2019―2022 елларда ― Казакъстан премьер-министры. Казакъстанның шәрәфле тимер юлчысы (2012), шәрәфле төзүчесе (2013); Астана шәһәренең шәрәфле гражданины (2011).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1965 елның 23 октябрендә Целиноградта (2019 елдан Нур-Солтан) туган. Целиноград төзүче инженерлар институтын (1996 елдан Л. Н. Гумилев исемендәге Ауразия милли университеты, каз. Гумилев атындағы Еуразия ұлттық университеті составында), Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хезмәт эшчәнлеген «Целинтяжстрой»трестында монтажчы булып башлаган.
1996 елдан — Астана шәһәре хакименең беренче урынбасары.
2005–2006 елларда — Казакъстан Республикасы Транспорт һәм коммуникацияләр министры.
2006–2008 елларда — Астана шәһәре хакиме (мэр).
2008–2016 елларда — «Қазақстан Темір Жолы» Милли Ширкәте» АҖ президенты. 2016 елның сентябреннән «Қазақстан Темір Жолы» Милли Ширкәте» АҖ Директорлар шурасы рәисе.
2016 елның 9 сентябреннән — Бәхетҗан Сагынтаев хөкүмәтендә: Казакъстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары[1].
2019 елның 25 февралендә Казакъстан Республикасы премьер-министры вазыйфасына билгеләнә.
2022 елның 5 гыйнварында, газ бәясе артуга бәйле массакүләм протестлар фонында, Казакъстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев, Казакъстан Республикасы Хөкүмәтенең отставкасын кабул итә, премьер вазифаларын башкаручы итеп Алихан Смаиловны билгели [2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2006 — Құрмет (Хөрмәт) ордены (Казакъстан)
- 2011 — 2нче дәрәҗә Барыс ордены (Казакъстан)
- 2013 — Почетлы легион ордены (Франция)
- 2013 — Абруйлык Хачы (Латвия)
- 2014 — Гражданлык хезмәтләре орденының Зур хачы (Испания)
- 2017 — Дустлик (Дуслык) ордены (Үзбәкстан)
- 2018 — «Астанага 20 ел» медале (Казакъстан)
- башка медальләр
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Алтынай Касыйм кызы (1965). Балалары: улы Данияр (1986); кызы Динара (1991).
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Новым премьер-министром Казахстана стал Аскар Мамин. zakon.kz, 25.02.2019(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 23 октябрь көнне туганнар
- 1965 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Нур-Солтанда туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Казакъстан сәясәтчеләре
- Казакъстан премьер-министрлары
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- XXI гасыр сәясәтчеләре
- Плеханов институтын тәмамлаучылар
- Ауразия милли университетын тәмамлаучылар
- «Құрмет» ордены кавалерлары
- 2нче дәрәҗә Барыс ордены кавалерлары
- «Астанага 20 ел» медале белән бүләкләнүчеләр
- Почетлы легион ордены кавалерлары
- Абруйлык Хачы (Латвия) кавалерлары
- «Дустлик» ордены кавалерлары