Аскын мәгарәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аскын мәгарәсе latin yazuında])
Аскын мәгарәсе
баш. Аҫҡын боҙ мәмерйәһе
Сурәт
Дәүләт  Россия
Карта
 Аскын мәгарәсе Викиҗыентыкта

Аскын боз мәгарәсе[1]Көньяк Уралдагы иң зур боз мәйданы һәм боз сталагмитлары белән аерылып торган мәгарә. Ул Көньяк Уралның капчыксыман типтагы эре тау куышлыгы. Бөтенрусия әһәмиятендәге табигать һәйкәле булып тора. 2017 елдан мәгарәгә керү чикләнгән, ул Рус географик җәмгыятенә микроклиматны торгызу һәм бозлык реликтларын саклау өчен бирелгән[2]


Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу мәгарә Архангель районының Аскын авылыннан 3 км алыслыктагы Кече Аскын елгасының үрендә, елга тамагыннан 70 м биеклектә Олытауның көнчыгыш битләвендә урнашкан.

Мәгарәгә керү урыны биек известьле кыяның 5 м тирәнлегендә һәм 15 м киңлегендәге чокырында урнашкан. Аска 20 м озынлыгындагы бозло шугалак авышлык алып төшә.

Аскын мәгарәсе авызы

Мәгарәнең озынлыгы 104 м, киңлеге 40-60 м һәм 12-26 м биеклегендә гөмбәз түшәмле залы бар. Идәне борынгы боз катламы белән капланган. Идәнендә ел саен 7-10 эре һәм хисапсыз вак боз сталагмитлар үсеп чыга. Мәгарәдә кайтаваз яңгырап тора.

Бу мәгарәне беренче булып 1902 елда геолог Л. Конюшевский тасвирлап язган. 1924-1926 елларда Г. В. Вахрушев һәм В. Петров җентекләбрәк тикшерә.

Мәгарә турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шакиров А. Төбәктә Аскын боз мәмерйәсе Рус география ширкәтенә арендага тапшырыла. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2016, 29 февраль[3].
  • Колоколова Е. В Башкирии «плачет» Аскинская ледяная пещера. Общественная электронная газета. 2016, 15 февраль[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Аскинская пещера / Б. Р. Мавлюдов // Анкилоз — Банка. — М. : Большая российская энциклопедия, 2005. — С. 361. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 2). — ISBN 5-85270-330-3.
  2. В Башкирии Аскинская ледяная пещера передается в аренду РГО. әлеге чыганактан 2020-09-24 архивланды. 2017-08-28 тикшерелгән.
  3. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2016, 29 февраль(Тикшерелгән 1 март 2016)
  4. Общественная электронная газета. 2016, 15 февраль 2017 елның 15 март көнендә архивланган.(рус.)(Тикшерелгән 1 март 2016)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]