Астана Арена

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Астана Арена latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Астана Арена
каз. Астана Арена
Сурәт
Изображение интерьера
Дәүләт Flag of Kazakhstan.svg Казакъстан[1]
Административ-территориаль берәмлек Нур-Солтан
Урын Нур-Солтан
Хуҗасы Нур-Солтан
Спорт төре футбол
Архитектор Populous
Рәсми ачылу датасы 2009
Инженер-строитель Buro Happold[d]
Торучы Астана[d] һәм Казакстан милли аяк тубы җыелмасы
Сыйдырышлык 30 000
Рәсми веб-сайт astanaarena.kz
Commons-logo.svg Астана Арена Викиҗыентыкта

«Астана Арена» — 30 000 тамашачыны сыйдыра торган Казакъстан башкаласы, Нур-Солтанда, урнашкан стадион.

Стадион башта, рәсми ачылыш көнендәге кебек үк, танылган көрәшче Хаҗимукан Мөнәйтпасулы(рус.) хөрмәтенә Хаҗимукан стадионы дип атала[2]. Соңрак стадион үзенең хәзерге Астана Арена исемен ала.

Стадион, беренче чиратта, футболга юнәлдерелгән, әмма башка спорт чаралары, шул исәптән спорт төрләре — көрәш, дзюдо һәм бокс өчен дә җайлаштырылырга мөмкин. 30 000 урынга исәпләнгән Арена ике дәрәҗәле структуралы зур амфитеатр буларак уйланылган: уен кыры әйләнгән 15 000 урынлы түбән терраса, көнбатыш һәм көнчыгыш якларда 15 000 урынлы югары позиция. Һәр яктан кырны күзәтеп була[3].

Стадионның хәрәкәттәге түбәсе тулысынча ачыла һәм ябыла 20 минут эчендә. Стадионның ясалма кыры һәм дөнья дәрәҗәсендәге матчларны һәм концертларны үткәрүгә яраклаштырылган барлык бүлмәләр инфраструктурасы бар.

Стадион тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Астана Арена, 2014 ел

Стадион 2009 елның 3 июлендә ачыла. Стадион тарихында беренче матчта Казакъстанның «Астана» һәм яшьләр җыелма командалары очраша. Матчны Италиянең танылган арбитры Пьерлуиджи Коллина хөкем итә, Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев тупка беренче һөҗүм ясый. Һәр команда составында даими уенчыларыннан тыш, чакырылган ике «йолдыз» чыгыш ясый: Казакъстанның яшьләр җыелма командасы составында — Грузия җыелма командасы һәм Италиянең «Милан» командасы сакчысы Каха Каладзе(рус.) һәм Украина җыелма командасы һөҗүмчесе Андрей Шевченко(рус.), ә «Астана» составында Төркиянең танылган футболчылары Хәсән Шаш(рус.) һәм Хакан Шөкер.

2009 елның 14 октябрендә стадионда беренче тапкыр милли җыелма командаларның рәсми матчы уза: 2010 елгы дөнья чемпионатының квалификация турниры кысаларында Казахстан җыелма командасы Хорватия җыелма командасы белән очраша. Матч кунаклар файдасына 2:1 исәбе белән тәмамлана, хәлиткеч туп матч азагында, компенсацияләнгән вакытта кертелә.

Стадионда 2011 елгы Кышкы Азия уеннарын ачу тантанасы[4] һәм бердәнбер Мәскәүдә узмаган МУЗ-ТВ каналы премиясе уза[5]. 2017 елның 27 июнендә һәм 2019 елның 29 июнендә биредә Димаш Кудайбергенның «Бастау» һәм «Арнау» концертлары уза, анда 30 һәм 40 мең тамашачы җыела.

2020 елның февралендә «Астана Арена» стадионында күп тонналы кар һәм бозга түзә алмыйча түбәнең пыяла куелуы җимерелә, нәтиҗәдә, холлга ишелә. Бер генә кеше дә зыян күрмәгән[6][7].

Аренаның төп характеристикалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дүрт трибуна — Төньяк, Көньяк, Көнбатыш һәм Көнчыгыш.
  • Сыйдырышлыгы — 30 000 тамашачы.
  • Кырның күләме — 105 х 68 метр.
  • Катлам — табигый.
  • Утыргычлар — пластик.
  • VIP-ложалар.
  • Матбугат ложалары.
  • Киенү-чишенү бүлмәләре — 4.
  • Судьялар бүлмәсе.
  • Инспектор бүлмәсе.
  • 120 кешелек матбугат конференцияләре залы.
  • ММЧ өчен 100 кешелек 4 бүлмә.
  • Дикторлар өчен бүлмә.
  • 2 заманча табло.
  • УЕФА таләбенә җавап бирә торган яктырту.
  • Тренажёрлар залы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]