Асфальт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Асфальт latin yazuında])

Асфальт (бор. грек. ἄσφαλτος «тау ысмаласы»[1], «асфальт»[2]) — грунт материаллары: гравий һәм ком (вак таш яки гравий, ком һәм минераль порошок) белән битум катнашмасы. Түбә ябу, судан һәм электрдан изоляцияләү материалы, ябыштыргычлар, җилем, лаклар әзерләү өчен һ.б. кулланыла. Югары сыйфатлы асфальт рәсем сәнгатендә һәм литографияләр төзегәндә кулланыла.

Төсе куе көрәннән карага кадәр диярлек, сумала ялтыравыклы һәм коры сынылышлы. Ябышкак, кайчакта каты, тыгызлыгы 1000—1120 кг/м3; май микъдары 25—40%, хлороформда яхшы эри, 20—100 °C температурада йомшара.

Җир кабыгы янында нефтьләрнең гиперген үзгәрүе сөземтәсендә (акрынлап авыруы һәм ябешкәге артуы белән нефтьләрнең аэроб һәм анаэроб коксланучы), күп таранлекта нефтьләрнең метаморфизм вакытында яки миграция барышында сумала нефтьләрнең фильтрация дифференциациясе юлы белән барлыкка килә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Горная смола // Малый энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 4 т. — СПб., 1907—1909.
  2. Древнегреческо-русский словарь Дворецкого «ἄσφαλτος», archived from the original on 2014-12-28, retrieved 2021-08-14