Эчтәлеккә күчү

Ата-Бейит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ата-Бейит latin yazuında])
Истәлекле урын
Ата-Бейит
Урын Сүймөнкул Чокморов исемендәге авыл[d]

Ата-Бейит (кырг. Ата-Бейит, «Аталар кабере») ― Кыргызстан башкаласы Бишкәктән 30 чакрым ераклыктагы Сүймөнкул Чокморов исемендәге авылда[d] (2010 елга кадәр Чон-Таш авылы) урнашкан милли тарихи-мемориаль комплекс [1], сәяси репрессия корбаннарын җирләү урыны. 2008 елның 14 июнендә биредә кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов (1928―2008) җирләнгән.

«Ата-Бейит» (Аталар кабере) комплексы рәсми рәвештә 1991 елның 30 августында ачылган. Биредә иң әүвәл 1938 елда 8 ноябрьгә каршы төндә атып үтерелгән һәм кирпеч яндыру миче хәрабәләренә күмелгән төрле милләттән 137 кыргызстанлының җәсәде күмелгән[2].

1991 елның 31 августында Кыргызстан парламенты җөмһүриятнең дәүләт бәйсезлеген игълан итә[3]. «Ата-Бейит» мемориаль комплексы Кыргызстанның беренче (1991―2005 елларда) Президенты Әскар Акаев инициативасы белән 2000 елның 8 июлендә 1930-еллардагы репрессия корбаннары истәлегенә төзелгән.

Комплексның максаты ― кыргыз дәүләтчелеге үсешенең иң мөһим этаплары турындагы тарихи хәтерне торгызу һәм саклау.

Комплекс үзәгендә зират урнашкан. 2010 елда биредә снайперлар пулясыннан һәлак булган, 2010 елның 7 апрелендә дәүләт түнтәрелешендә катнашканнарның җәсәде җирләнгән.

2016 елда комплекста кыргыз халкының 1916 елда патша хакимиятенә каршы милли-азатлык күтәрелеше вакытында һәлак булган каһарманнарга һәйкәл ачылган.

Комплекста музей эшли.

Репрессия корбаннары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гомуми күренеш

Һәлак булучыларның гәүдәләре Кыргыз ССР НКВДсының элекке хезмәткәрләренең берсенең тануы аркасында табылган. Бубура Кыдыралиеваның әтисе, 1980 елда вафат булган чагында, кызына ату серен сөйләгән. Балигъ булгач, кыз бу серне фаш иткән. Атылганнарның җәсәден Чон-Таш авылындагы кирпеч заводы миче хәрабәләренә ташлаганнар. Алар арасында — Кыргыз Совет дәүләтенә нигез салучылар, беренче наркомнар.

Казу эшләре вакытында 40 см тирәнлектә 4×4 м зурлыктагы бушлык табылган, анда 137 кешенең скелеты, кайберләренең янында шәхси документлары булган. Эксгумациядән соң, гәүдәләрне казу эшләреннән 100 метр ераклыктагы «Ата-Бейит» зиратына күчерәләр. 1991 елның 30 августында Чон-Ташта табылган сәяси репрессия корбаннарының җәсәден яңадан күмү буенча дәүләт югарылыгында матәм тантанасы уза. Икенче көнне, 1991 елның 31 августында, Кыргызстанның бәйсезлеге игълан ителә.

Музейның уң ягында һәлак булганнарның исемнәре уеп язылган мемориаль такта урнашкан.

8 ноябрь Кыргызстанда 1937―1938 еллардагы репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

«Ата-Бейит» комплексы музеенда репрессияләнүчеләрнең шәхси әйберләре һәм архив материаллары саклана.

Ч. Айтматов җирләнгән урын

Комплекста 19 милләттән булган 137 кыргызстанлының җәсәде, шул исәптән Кыргыз ССР халык комиссарлары советы рәисләре Җ. Абдрахманов[d], Б. Исакеев, Киробком секретаре Т. Айтматов, игенчелек халык комиссары Э. Эсенаманов, мәгариф халык комиссары К. Тыныстанов һәм партиянең күп кенә җитәкчеләре җирләнгән. Чон-Таш ― Кыргызстанда документаль рәвештә билгеләнгән бердәнбер җинаять урыны.

«Ата-Бейит» комплексы Бишкәк шәһәре мэриясенең структур бүлекчәсе булып тора. Комплексның мәйданы 2 гектар тәшкил итә. Комплекс составына скульптура композициясе һәм музей, кирпеч яндыру миче — 137 кеше атып үтерелгән һәм башта күмелгән урын; һәйкәл-мемориал керә.

«Ата-Бейит» музеенда 400 м2 мәйданда Кыргызстанның 1920―1930 еллардагы сәяси үсеше документлары һәм фотосурәтләре, Чон-Ташта күмелгән корбаннар турында материаллар тәкъдим ителгән. Музей экспозициясенең авторлары ― Дәүләт тарихи музееның фәнни хезмәткәрләре А. Исраилова, О. Ильинская, К. Кималаев.

  1. Постановление Правительства КР от 30 августа 2016 года № 46 «О Национальном историко-мемориальном комплексе "Ата-Бейит"»
  2. 20 лет назад страна похоронила 137 славных сыновей.
  3. Чоротегин Т.К., Молдокасымов К.С. Кыргыздардын жана Кыргызстандын кыскача тарыхы: (Байыркы замандан тартып бүгүнкү күнгө чейин). – Бишкек, 2000. – (Кыргызларның һәм Кыргызстанның кыскача тарихы. Кыргыз телендә). (ISBN 9967-00-001-5). – 160 бит.