Ата (елга)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ата (елга) latin yazuında])

Ата́ елгасыКече Чирмешәннең уң кушылдыгы, Көнбатыш Кама аръягында. Югары агымында Инча исемендә йөри. Озынлыгы 23,3 км, бассейнының мәйданы 264,6 км². Әлки районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Колчура авылыннан 1,2 км көнбатыштарак, тамагы Түбән Әлки авылыннан 3 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 137 м, тамагыныкы — 81 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 18%. Атаның 4 кушылдыгы бар, аеруча зурлары: Борнай (15,4 км) — уң, Шәпкә (11,5 км) — сул кушылдыгы. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,25 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,01 л/с•км². Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 60 мм, ташу агымы катламы 40 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,022 м³/с. Түбән агымында елга кибә. Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, җәен 500-700 мг/л. Елга бассейнында гомуми күләме 686 мең м³ булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]