Атом-төш энергиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Саскуэһанна атом электр станциясенең су җылыту реакторы. Станция көн дә 63 млн. кВт/сәг. электр чыгара.
АКШның атом-төш кораблары: крейсерлар “Бейнбридж” белән “Лонг-бич”, авиайөрткеч “Энтерпрайз “1964 елда 65 көнлек сәфәрдә ягулык салмыйча 49 190 км узганнар.
Русиянең атом-төш бозваткычы Ямал берләшкән фәнни экспедициягә чыккан көннәрдә, 1994 ел.

Атом-төш энергиясеатом төшендә сакланган, атом-төш реакциясе һәм радиоактив таркалыш барышында бүленеп чыга торган энергия. Атом электр станцияләре бу төр энергияне эшкәртеп, электр һәм җылылык энергиясен битештерәләр. Атом электростанцияләре 2012 елда дөньяның 13% электр энергиясен һәм 5,7% гомуми энергия җитештергәннәр.[1][2].

Физик нигезләр[үзгәртү]

Төп мәкалә: Атом физикасы

Атом энергетикасы тарихы[үзгәртү]

Атом энергиясен электр энергиясенә әйләндерү буенча беренче нәтиҗәле тәҗрибәне 1951 елның 20 декабрендә АКШның хәзерге Энергия департаментының INEEL Милли лабораториясе үткәрә. Атом-төш реакторы бу тәҗрибә вакытында 4 яктырткычтан торган чылбырга җитәрлек электр энергиясе бирә. Шул ук көнне тәҗрибә реактор-бридеры егәрен 100 кВтка җиткерә. 1966 елның 26 августында EBR-1 реакторы АКШның милли-тарихи һәйкәле дип игълан ителә.

Аңа кадәр 1945 елның августында АКШ Япониянең Хиросима белән Нагасаки шәһәрләренә атом бомбасы ыргытып, дөньяга үзендә яңа төр куркыныч корал булуы белән “мактанырга” өлгергән иде. 1949 елга кадәр АКШ атом-төш өлкәсендә беренче булып кала. Ә 1949 елда СССРда беренче атом бомбасын сынап карыйлар. Атом бомбасы белән беррәттән, СССРда атом электр станциясен төзү проекты да эшләнә. Һәм озак та үтми, 1954 елның 27 июнендә, Калуга өлкәсендәге Обнинск шәһәрендә дөньядагы беренче атом электр станциясе эшли башлый. Аның егәре нибары 5000 кВт була, әмма ул атом энергиясен тыныч шартларда куллану буенча яңа дәвергә нигез сала. 1958 елда Себер АЭСының беренче чираты сафка кертелә. Аның егәрлеге — 100 МВт. Проект буенча ул 600 МВт эшләргә тиеш була. Шул ук елда Белояр АЭСын төзү эше башлана. Аның беренче чираты 1964 елның 26 апрелендә ток бирә башлый. Ә сентябрьдә Нововоронеж АЭСының 1нче блогы тапшырыла. Аның егәрлеге 210 МВт була. Икенче блок 350 МВт егәрлек белән 1969 елның декабрендә сафка керә. 1973 елда Ленинград АЭСы эшли башлый.

СССРдан читтә атом-төш сәнәгате тыныч максатларда Бөекбританиянең Колдер-Холл шәһәрендә барлыкка килә. Андагы АЭС 1956 елда 46 МВт егәрлек белән эшли башлый. Бер елдан соң егәрлеге 60 МВт булган АЭС АКШның Шиппингпорт шәһәрендә төзелә.

Икътисади мөһимлеге[үзгәртү]

Хәзерге вакытта атом-төш электр энергиясе җитештерү буенча дөнья лидерлары түбәндәгеләр:

2004 ел башына дөньяда 441 атом-төш реакторы эшли иде, Русиянең “ТВЭЛ” ачык акционерлар җәмгыяте шуның 75енә ягулык бирә. Европадагы иң эре АЭС — Запорожье АЭСы. Аны 1980 елда төзиләр. 2008 ел уртасына анда 6 реактор 5,7 ГигаВатт егәрлек белән энергия эшли.

Дөньядагы иң эре АЭС Япониянең Касивадзаки шәһәрендә. Аның егәрлеге 8,212 ГигаВатт.

Атом энергетикасы тарихында афәтләр[үзгәртү]

Беренче эре авария Канаданың Онтарио штатында 1952 елның 12 декабрендә була. Авария вакытында бүленү продуктлары тирә-як мохиткә тарала, ә радиоактив зарарланган су Оттава елгасы янындагы җирләрдән агып төшә.
1969 елда Швейцариянең җир асты атом-төш реакторында радиация тирә-як мохиткә тарала. Шул ук елда Франциянең “Сант-Лаурен” АЭСында оператор хатасы белән 50 килограмм эретелгән ягулык реактор корпусына эләгә, нәтиҗәдә, радиация табигатькә чыга. Реакторның эшчәнлеге бер елга туктатыла.
1975 елның 20 мартында АКШның Декатур шәһәрендәге АЭСта янгын чыга. Шушы ук елда Ленинград АЭСында авария була. 1987 елда шул ук АЭСта тирә як мохиткә радиоактив матдәләр ташлана.
1981 елда Япониянең бер атом электр станциясендә 56 эшче көчле радиациягә дучар була, тагын 278е төзекләндерү вакытында төрле дәрәҗәдәге нурланыш ала.
Иң куркыныч авария 1986 елда Чернобыль атом электр станциясендә була. Дүртенче блоктагы ике көчле шартлау вакытында реактор блогының һәм машина залының бер өлеше сафтан чыга. Әйләнә-тирәгә 190 тонна радиоактив матдә тарала. Дистәләгән мең кеше төрле дәрәҗәдәге нурланыш ала, 28 кеше авария вакытында ук һәлак була. Зарарланган зонадан 400 мең кеше эвакуацияләнә, 160 мең квадрат километр мәйдан көчле радиация астында кала.
2011 елның 12 мартында Япониядәге көчле җир тетрәүдән соң, Токиодан 150 чакрымта урнашкан “Фукусима-1” атом электр станциясендә көчле шартлау булды. Җир тетрәү һәм диңгез ташкыны нәтиҗәсендә 6539 кеше үлгән һәм 10259 кеше хәбәрсез югалган.[3]

Шушы аварияләрдән соң кешелеккә атом электр станцияләренең файдасы зурракмы, зыянымы дигән сорау туа. Бу турыда бәхәсләрнең әле булса тынганы юк. Бу урында водород бомбасының атасы, Нобель премиясе лауреаты академик Андрей Сахаровның сүзләрен китерик: “Тынычлык, прогресс һәм кеше хокуклары — шушы өч максат аерылгысыз бәйләнгән, аларның берсенә дә калган икесенә илтифат итмичә генә ирешергә ярамый”.

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар:

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]