Атчылык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Атчылык latin yazuında])
Атлар

АтчылыкАвыл хуҗалыгында терлекчелекнең атлар үрчетү белән шөгелләнүче бер тармагы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атчылык б.э.к. 4 меңеллыкта Ауразиядә барлыкка килә. Б.э.к. 2нче меңеллыкта аны Кече Азия аша Африкага, ә 16нчы гасырда Америкага, 17 гасырда Австралияга тараталар.

1916 елда Россиядә 38 млн ат исәпләнгән. Ләкин Ватандашлар сугышы аларның баш санын икеләтә киметә.

1929 елга авыл хуҗалыгында алыштыргысызлык аркасында аларның баш саны 35 млнга җиткерелә.

Бөек Ватан сугышы елларында сугышта 3 млн ат кулланыла һәм 7 млн ат Алманияга куылып кителә.

20нче гасырның икенче яртысына Россиядә 15 млн гына ат кала. 1981 елга бу сан 5,6 млнга кадәр кими.

Бүген Россиядә 90лап ат заводы, 33 ипподдром эшли.

Атларның баш саны үзгәреше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер илләрдә атларның баш саны үзгәреше (еллар буенча, меңнәрдә)
Ил 1964 1966 1971 1981 1985 1988 1990 1998 2007
Кытай 7600 7600 8883 11100 10987 10691 10294 8859
Бразилия 8600 9500 м/ю 6300 6330 5850 6000 6400
Мексика 4500 4200 5579 6502 6135 6160 6170 6250
АКШ 3500 м/ю 7667 9928 м/ю м/ю 2456 [1] 2427 [2] 4028 [3] 2018 елның 25 июль көнендә архивланган.
Монголия 2500 2300 2262 1985 1961 2047 2200 2900
Россия м/ю м/ю м/ю 5619 2600 м/ю 2620 2201 1343 [4] 2011 елның 7 июль көнендә архивланган.
Казакъстан м/ю м/ю м/ю 1295 1455 м/ю 1610 1083
Румыния м/ю м/ю 686 м/ю 660 693 663 820
Алмания м/ю м/ю 411 452 471 м/ю 477 680
Польша 2600 2600 2573 м/ю 1404 1051 941 558
Франция 1500 1400 691 317 310 315 319 347
Италия м/ю м/ю 292 273 245 н/д 256 323
Дөнья буенча 65683 м/ю 61164 60946

Токымнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүген 3 төп тип атлар бар: җигүле, чабышкы һәм йөк. 1993 елда 427 ат токымы исәпләнгән. ССРБда аларның 1/7е үрчетелгән, бүгенге Россиядә бары 30лап ат токымы үрчетелә: Будденов, рус чабышкысы, чиста канлы чабышкы, гарәп, ахалтекин, тракенен, ганновер, американ рысе, першерон, шетленд поние, ольденбург, бавар, француз чабышкысы, теннесси, кватерхорс, андалуз.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ливанова Т. К., Ливанова М. А. Всё о лошади. — М.: АСТ-ПРЕСС СКД, 2002. — 384 с.: ил. — (Серия «1000 советов»).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]