Аты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аты latin yazuında])

Аты́ елгасыКөнбатыш Кама төбәгендә; Казансуның уң кушылдыгы. Озынлыгы 20,1 км, бассейнының мәйданы 116 км². Арча районы территориясеннән ага. Елга башы Субаш Аты авылыннан 1 км төньяктарак, кәсләнгән сызада, тамагы Кишмәт авылыннан 1 км көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы — 75 м. Су җыелу территориясендә, асылда, урманнар юк диярлек. Атының 4 тән алып 11км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км². Түбән агымында елга үзәне киң һәм асимметрияле (сул сөзәклекләре текәрәк), урыны белән чокырлар ергалаган. Тугае яхшы күренә, тигез, кәсләнгән, югары агымдагы киңлеге 60 м га кадәр, түбәндә 300 м чамасы, елганың түбәнге өлеше сазланган. Елга юлы бормалы. Күп урыннарга текә ярлар хас. Елга төбе ташлы һәм комлы, түбән агымында ләмле. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,26-1 л/с•км². Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 160 мм, ташу агымы катламы 140 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,06 м³/с. Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л. Су ресурслары сугару һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]