Аударыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аударыш latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Аударыш

Аударышатларга утырып көрәшү стилендәге спорт уены. Төрки халыклар уены борынгы бабаларда киң таралган булган. Хәзер Урта Азиянең кайбер илләрендә генә (кыргызларда — «оодарыш», казакъларда — «аударыспақ») сакланып калган.

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Татарстан чемпионатыннан фотосурәтләр.

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уенның максаты — уенчыларга (җайдакларга), ат өстендә булып, берсен-берсе төртеп, тартып ат өстеннән җиргә аударып төшерү. Уенда ат өстендә оста утырып, ат белән кыю идарә итү дә, билбау белән көрәш алымнарын оста итеп куллана белү дә таләп ителә. Ярышта иң мөһиме — дөрес утырырга һәм атта үзеңне дөрес тота белергә кирәк.

Татарстан чемпионаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 5 октябрендә Лениногорск районының Югары Каран авылы янындагы «Алмакай» ат утары территориясендә аударыш буенча Татарстан Республикасының I чемпионаты уздырыла. Әлеге ярышлар Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Лениногорск районы җитәкчелеге ярдәме белән татар токымлы атлар үрчетүче Фәрит Нәбиуллин инициативасы белән шәхси хуҗалыгы мәйданында оештырыла. Бәйгедә Татарстан районнарыннан (Тукай, Азнакай, Актаныш, Ютазы, Бөгелмә, Саба, Балык Бистәсе, Лениногорск), Алтай Республикасыннан делегацияләр катнаша.

Ярышларның баш хөкемдары — Ербол Бердимурат улы Бердильбаев («Этноспорта» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты (2019 елның 19 мартыннан)[1], Алтай Республикасы).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Расих Җәләл. Татар рухлы татар атлары. «Безнең гәҗит», 2019 ел, 16 октябрь, 8нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]