Аун Сан Су Чжи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аун Сан Су Чжи latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
бирм. အောင်ဆန်းစုကြည်
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык Flag of Myanmar.svg Мьянма
Туу датасы 19 июнь 1945(1945-06-19)[2][3][4][…] (76 яшь)
Туу урыны Янгон[d], Британская Бирма[d][5]
Ата Аун Сан[d][6]
Ана Кхин Чжи[d][6]
Кардәш Аун Сан Оо[d]
Ире яки хатыны Майкл Эйрис[d][7]
Балалар Александр Эйрис[d] һәм Ким Эйрис[d]
Туган тел бирманский язык[d]
Һөнәр төре сәясәтче, язучы, хокук яклаучы
Эш урыны Берләшкән Милләтләр Оешмасы
Башкарган вазыйфа глава администрации президента Мьянмы[d][8], министр иностранных дел Мьянмы[d][8], министр образования Мьянмы[d][8] һәм министр энергетики Мьянмы[d][8]
... хөрмәтенә аталган Аун Сан[d][7], Кхин Чжи[d][7] һәм Су[d][7]
Әгъзалык International IDEA[d][9], Права человека в Чечне в ходе Второй чеченской войны[d], Старейшины[d], Мадридский клуб[d] һәм Fellow of the Royal College of Surgeons of Edinburgh[d]
Политическая идеология ненасилие[d] һәм гражданское сопротивление[d]
Әлма-матер Женский колледж имени Лалы Шри Рам[d][7], Высшая школа базового образования №1 в Дагоне[d], Колледж Санкт-Хью[d][7], Лондон университетының Көнчыгыш һәм Африка тикшеренүләре мәктәбе[d][7] һәм Дәһли университеты[d]
Академик дәрәҗә фәлсәфә докторы[d]
Сәяси фирка әгъзасы Национальная лига за демократию[d]
Имза
Катнашучы Fourth World Conference on Women[d]
Бүләкләр

Тынычлык өчен Нобель премиясе (1991)

[5][10]
Шәрәфле легион ордены командоры

премия имени Сахарова[d] (1990)

[11]

Премия памяти профессора Торолфа Рафто[d] (1990)

международная премия Симона Боливара[d] (1992)

[12]

медаль Валленберга[d] (2011)

Золотая медаль Конгресса США[d] (19 сентябрь 2017)

Международная премия имени Вацлава Гавела[d] (май 2012)

Президент Ирек мидәле

премия Улофа Пальме[d] (2005)

премия ЮНЕСКО имени Маданджита Сингха[d] (2002)

Дүрт азатлык - Куркудан азатлык мөкәфәте[d]

премия Chatham House[d] (2011)

медаль Джузеппе Мотты[d] (2013)

премия Кванджу за заслуги в области прав человека[d]

Посол совести[d] (2009)

Каталония халыкара мөкәфәте[d] (2008)

[13]

почётное гражданство Канады[d] (2007)

[14]

Серебряная памятная медаль Сената[d] (2013)

гуманитарий года[d] (2016)

[15]

почётный доктор Гонконгского университета[d]

премия имени Джавахарлала Неру[d] (1993)

[16]

премия Свободы[d] (1995)

почётный компаньон ордена Австралии[17]

почётный доктор Брюссельского свободного университета (нидерландоязычного)[d] (1994)

[18]
орден Австралии
Количество фолловеров 25 210
Commons-logo.svg Аун Сан Су Чжи Викиҗыентыкта

До Аун Сан Су Чжи (19 июнь 1945 ел) — Мьянма сәяси эшмәкәре, хунтага оппозицион «Демократия өчен милли лига»ның лидеры, Нобель премиясе лауреаты (1991).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аун Сан Су Чжи Янгон шәһәрендә 1945 елның 19 июнендә туган. Аның атасы Аун Сан хәзерге Мьянма кораллы көчләрен нигезләүчесе булган һәм 1947 елда Британия империясе белән Бирманың бәйсезлеге турында сөйләшүләрдә катнашкан, шул ук елда башка хөкүмәт әгъзалары белән үтерелә. Аун Сан Су Чжиның һәм тагын ике улларын аналары — атаклы сәясәтче Кхи Чжи тәрбияли[19].

1960 елда Кхи Чжи Һиндстанга илче итеп билгеләнә һәм гаиләсе белән шунда күчә. Аун Сан Су Чжи белемен Нью-Дели шәһәрендә дәвам итә һәм урындагы колледжын 1964 елда тәмамлый. Соңыннан Оксфорд университетының Санкт-Хью колледжына (Бөекбритания) укырга керә. 1969 елда фәлсәфә, сәясәт һәм икътисад өлкәләрендә бакалавр дәрәҗәсен ала. Университетны тәмамлаганнан соң Нью-Йоркта Берләшкән Милләтләр Оешмасында эшли.

1972 елда Аун Сан Су Чжи тибет белгече Михаэль Эйрис белән никахлаша, аларның ике уллары була: Александр һәм Ким. 1985 елда Аун Сан Су Чжи Лондон университетында фәлсәфә докторы дәрәҗәсен ала. 1990 елда шушы ук университетта хөрмәтле әгъзасы итеп сайлана[20].

1988 елда Аун Сан Су Чжи авыру әнисенә ярдәм итер өчен Бирмага кайта. Соңыннан ул демократик хәрәкәтне җитәкли башлый.

Сәяси карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 елда Бирманың хәрби җитәкчесе генерал У Не Вин отставкага китә һәм илдә демократия урнаштырыр өчен демонстрацияләр була. 1988 елның 26 августында Шведагон пагодасы янында җыелган ярты миллион халык алдына Аун Сан Су Чжи илдә демократик хөкүмәт кору турындагы сөйләме белән чыгыш ясый. Әммә тарихта 8888 күтәрелеше исеме астында калган күтәрелешләр каты бастырылалар. Сентябрьдә илдәге югары хөкүмәтне яңа хәрби хунта үз кулына ала[21].

Махатма Ганди һәм Мартин Лютер Кинг буддизм концепцияләренә таянып, Аун Сан Су Чжи илдә демократик хакимият урнаштырыр өчен сәясәт белән шөгыльләнә башлый һәм 1988 елның 27 сентябрендә «Демократия өчен милли лига» партиясен нигезли. 1989 елның 20 июлендә ул кулга алына һәм йорт тоткынлыгында тотыла. Аун Сан Су Чжига илдән китү шарты белән ирек тәгъдим ителә, әммә ул бу тәгъдимнән баш тарта[22].

Аун Сан Су Чжи АКШның Дәүләт секретаре Хиллари Клинтон белән (1 декабрь 2011)

1990 елда хәрби хунта парламентка сайлаулар уздыра, нәтиҗәдә «Демократия өчен милли лига» фиркасе 59 % тавыш җыеп парламентта 80 % мандат ала. Әммә партиянең лидеры Аун Сан Су Чжига үз кандидатурасын куярга рөхсәт ителми, шуңа карамастан аңа премьер-министр вазифасын биреләчәк дип күрәзәчелек иткәннәр. Әммә хәрби хунта сайлауларның нәтиҗәләрен гамәлдән чыккан дип игълан итә, ә Аун Сан Су Чжи йорт тоткынлыгында Янгонда калуын дәвам итә. Бу вакытта аңа Аурупа парламентының Сахаров исемендәге бүләк һәм 1991 елда Нобель тынычлык премиясе бирелә[23].

1996 елның 9 ноябрендә Аун Сан Су Чжи башка «Демократия өчен милли лига» фиркасе белән барган автоколонна 200-гә якын кораллы кешеләр белән һөҗүм ителә. Фирка полициягә гариза яза, әммә полиция эзләнүләре бер нәрсәгә дә китерми[24].

1988-2010 еллар арасында төрле гаепләүләр белән 15 еллап йорт тоткынлыганда тотылган, аңа бу вакытта фирка яклылар һәм чит ил кешеләре белән кавышу ярамый[25]. 1994 елның 26 сентябрендә ул хәрби хунтаның рәисе генерал Тан Шве белән очраша[26].

2002 елның 6 маенда БМО хәрби хунта белән сөйләшүләр алып барганнан соң, Мьянма хөкүмәте Аун Сан Су Чжины иреккә чыгара[27]. 2003 елның 30 маенда Депайин каласыннан ерак түгел урында Аун Сан Су Чжи барган автоколоннага янә кораллы һөҗүм ясала, күп кенә кешеләр үтерелә һәм яралана[28]. Аун Сан Су Чжины машина йөртүчесе коткара, ләкин озакламый хөкүмәт аны Ягондагы төрмәгә яба, соңрак йорт тоткынлыгында тотыла[29].

2009 елда БМОның Генераль секретаре Пан Ги Мун Мьянмага аның хөкүмәтеннән демократик реформалар башлануын һәм оппозиционерларны азат итүне ирешер өчен бара. Мьянмадан китер алдыннан Пан Ги Мун генерал Тан Швега Аун Сан Су Чжи белән очрашырга рөхсәт бирмәвенә ризасызлык белдерә[30].

Аун Сан Су Чжи үзенең яклылары алдынды чыгыш ясый

2010 елның 13 ноябрендә Аун Сан Су Чжины йорт тоткынлыгыннан азат ителә[31]. Пан Ги Мун илнең хөкүметен демократик юлда булуын дәвам итәргә кирәклеген белдерә һәм Аун Сан Су Чжи белән очрашкан чакта аны «бөтендөнья өчен өмет символы» дип атый[32].

2011 елның 1 декабрендә Аун Сан Су Чжи Янгонда АКШның Дәүләт секретаре Хиллари Клинтон белән очраша[33], ә 2011 елның 21 декабрендә ул Таиланд премьер-министры Йинглак Чиннават белән очраша[34].

2012 елгы Мьянмада парламент сайлауларында Аун Сан Су Чжи депутат итеп сайлана[35][36][37].

Фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

U2 төркеменең «Walk On» җыры Аун Сан Су Чжига багышланган.

2006 елда «New Statesman» журналы белән төзелгән «Безнең заман каһарманы» исемлегендә аңа беренче урын бирелә[38].

2007 елда Канада парламенты карарында Аун Сан Су Чжига Канаданың хөрмәтле гражданлыгы бирелә. 2008 елда АКШның югары бүләге — АКШ Конгрессы алтын медале белән бүләкләнә. Аун Сан Су Чжи шулай ук Франциянең югары бүләге — Мактаулы легион Ордены белән бүләкләнә[39].

2011 елда режиссер Люк Бессонның «Леди» исемле биографик фильмы чыга. Фильмның сценариен Ребекка Фрейн яза, төп рольдә — Аун Сан Су Чжи ролен Мишель Йео башкара[40].

Аун Сан Су Чжи — Социнтернның махсус хөрмәтле вице-президенты.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. After Victory in Myanmar, Aung San Suu Kyi Quietly Shapes a Transition / D. BaquetManhattan, NYC: The New York Times Company, A. G. Sulzberger, 2015. — ISSN 0362-4331; 1553-8095; 1542-667X
  3. Discogs — 2000.
  4. Брокгауз энциклопедиясе
  5. 5,0 5,1 Aung San Suu Kyi - FactsNobel Foundation.
  6. 6,0 6,1 Profile: Aung San Suu Kyi — 2015.
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 7,6 Aung San Suu Kyi - BiographicalNobel Foundation.
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 Myanmar to Create New Post for Aung San Suu Kyi, Cementing Her Power / D. BaquetManhattan, NYC: The New York Times Company, A. G. Sulzberger, 2016. — ISSN 0362-4331; 1553-8095; 1542-667X
  9. Ms Aung San Suu KyiInternational IDEA.
  10. https://www.nobelprize.org/nobel_prizes/about/amounts/
  11. THE BOOK OF SAKHAROV PRIZE LAUREATESEuropean Parliament, 2015.
  12. LaureatesUNESCO, 2004.
  13. http://web.gencat.cat/ca/generalitat/premis/pic/
  14. https://www.nytimes.com/2018/10/03/world/asia/aung-san-suu-kyi-canada-citizenship.html
  15. http://news.harvard.edu/gazette/story/2016/09/nobel-laureate-aung-san-suu-kyi-honored-at-harvard/
  16. https://web.archive.org/web/20190402094610/http://iccr.gov.in/content/nehru-award-recipients
  17. Australian Honours Search Facility
  18. https://cavavub.be/nl/eredoctoraten
  19. A biography of Aung San Suu Kyi(үле сылтама)
  20. Before the storm: Aung San Suu Kyi photograph peels back the years. The Guardian.
  21. Aung San Suu Kyi — Biography. Сайт Нобелевской премии. әлеге чыганактан 2012-06-24 архивланды. 2021-05-07 тикшерелде.
  22. Profile: Aung San Suu Kyi, Би-Би-Си (25 May 2006).
  23. Daw Aung San Suu Kyi, Burma's Icon of Democracy, Hope and Grace Under Pressure. Amnesty International Women's Action Council Stop Violence Against Women Campaign. әлеге чыганактан 2006-08-21 архивланды. 2021-05-07 тикшерелде.
  24. Aung San Suu Kyi profile. Assistance Association for Political Prisoners (Burma). әлеге чыганактан 2012-06-24 архивланды. 2021-05-07 тикшерелде.
  25. Aung San Suu Kyi interview (video). YouTube
  26. A biography of Aung San Suu Kyi, archived from the original on 2009-02-19, retrieved 2021-05-07 
  27. Biography Aung San Suu Kyi 2009 елның 19 февраль көнендә архивланган., Burma Campaign
  28. The Depayin Massacre 2 Years On, Justice Denied. ASEAN Inter-Parliamentary Burma Caucus (30 мая 2005). әлеге чыганактан 2007-06-14 архивланды. 2021-05-07 тикшерелде.
  29. Suu Kyi has 'major' operation, BBC News (19 сентября 2003).
  30. UN chief leaves Myanmar 'disappointed' with junta. әлеге чыганактан 2012-06-24 архивланды. 2021-05-07 тикшерелде.
  31. Лидер оппозиции Бирмы вышла на свободу, Би-би-си (13 ноября 2010 года).
  32. Пан Ги Мун назвал Аунг Сан Су Чжи «символом надежды для всего мира» (01.05.2012).
  33. Clinton Says U.S. Will Relax Some Curbs on Aid to Myanmar, The New York Times (1 декабря 2011).
  34. PM Yingluck backs Suu Kyi in landmark Myanmar talks (21 December 2011).
  35. Burma's Aung San Suu Kyi wins by-election: NLD party. BBC News (1 April 2012).
  36. Аун Сан Су Чжи: “в Мьянме – новая эра”. Euronews (2 апреля 2012). әлеге чыганактан 2012-06-24 архивланды. 2021-05-07 тикшерелде.
  37. Kyaw Myo Win. Winning NLD candidate list announced in state tv, MRTV (2 April 2012). 2 апрель 2012 тикшерелде.
  38. Heroes of our time - the top 50, New Statesman (22 May 2006). 2007 елның 31 декабрь көнендә архивланган.
  39. Орден Почетного легиона за заслуги перед Мьянмой. 2012 елның 29 апрель көнендә архивланган.
  40. The Lady (2011) — IMDb