Афанас вулысы
Афанас вулысы | |
---|---|
Үзәк | Афанас |
Халык саны | 10611 кеше (1890) |
Афанас вулысы (тат. ئافاناس ۋولىٰسىٰ, рус. Афонасовская волость) — Уфа губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Казиле, Ликарив (Вәтке губернасының Алабуга өязе), Сухаревски, Тәкмәк, Әхмәт һәм Бәтке вулыслары белән чиктәш булган (1890). 17 торак пунктта 10611 кеше яшәгән.[1] 1930 елда бетерелә, территориясе Чаллы районына кушыла.